Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сафиуллин Юныс

Драматург Юныс Габдулла улы Сафиуллин 1947 елның 18 октябрендә Татарстанның Яшел Үзән районы Бакырчы авылында туа. Әтисе хәрби кеше булу сәбәпле, Сафиуллиннар гаиләсенә бик еш бер урыннан икенче урынга күченеп йөрергә туры килә. Язмыш аларны Ерак Көнчыгышка чаклы илтеп ташлый. Әтиләре отставкага чыккач, алар кире туган авылларына әйләнеп кайталар.

Юныс әүвәл Бакырчыдагы башлангыч мәктәптә, аннары күршедәге Акъегет авылы сигезьеллык мәктәбендә укый. Башлангыч сыйныфлардан ук үзешчән түгәрәкләрдә катнаша, бишенче сыйныфта укыганда инде шигырьләр язарга керешә. Аларның кайберләре шул заман Төньяк Норлат район газетасы «Ярыш»та һәм республика балалар газетасы «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») битләрендә дә басылып чыгалар.

1962 елда сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Юныс Казан театр училищесына укырга керә. Анда укыганда, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры спектакльләрендә катнаша башлый.

Театр училищесын тәмамлап, 1966–1969 елларда гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Ю.Сафиуллин Татарстан республика Күчмә театрында (1989 елдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) актер булып эшли башлый. 1976 елда А.В.Луначарский исемендәге Мәскәү дәүләт театр сәнгате институты (ГИТИС) каршындагы икееллык Югары режиссерлар курсын тәмамлый һәм 1981 елга кадәр Күчмә театрда актерлык эшен дәвам иттерә. 1981 елның февраленнән ул. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында әүвәл актер, аннары театрның әдәби бүлек мөдире хезмәтендә.

Ю.Сафиуллинның беренче сәхнә әсәрләре («Буйдак ир һәм аның танышлары», «Ур-тура, Сатирик!», «Менә без дә үсеп җиттек», «Ләйсән ире Хәсән» һ.б.) узган гасырның җитмешенче еллары башында ук язылса да, алар үз режиссерын табалмыйча шактый вакыт сәхнәләштерелмичә яткырыла. 1972 елда язылган «Менә без дә үсеп җиттек» комедиясе Әлмәт драма театры тарафыннан 1979 елда сәхнәләштерелә, ә Г.Камал театры аны 1986 елда үз сәхнәсендә куя. Әлмәт театры 1980 елны «Ни булган бу ирләргә?» трагикомедиясенә тормыш бирә, «Әллә өйләнергә инде?!» комедиясе 1978 елда Күчмә театр сәхнәсендә куела.

Драматургның сиксәненче-туксанынчы еллар дәвамында театр сәхнәсендә дөнья күргән пьесалары («Менә без дә үсеп җиттек», «Ни булган бу ирләргә?», «Әллә өйләнергә инде?!», «Алмазбулат», «Пар канат», «Йөзек һәм хәнҗәр», «Ләйсән ире Хәсән»), үз вакытында тамашачы тарафыннан җылы кабул ителеп, әдәби тәнкыйтьтә дә уңышлы спектакльләр буларак бәяләнәләр. 1994 елда «Идегәй» дастанына һәм тарихи чыганакларга нигезләнеп язылган «Идегәй» трагедиясе аеруча зур резонанс ала. Татар академия театры аны ике тапкыр Мәскәүгә алып бара. Анда театр белгечләре спектакльне трагедия жанрында дөнья драматургиясе ирешкән югарылыкта язылган, бу жанрның бөтен таләпләренә җавап бирерлек әсәр нигезендә туган спектакль дип бәялиләр.

Юныс Сафиуллин узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап Татарстан телевидениесе һәм радиосы аша театр яңалыклары, күренекле артистлар, режиссерлар турында даими тапшырулар алып баруы һәм көндәлек матбугатта басылган күпсанлы мәкаләләре, иҗат портретлары белән дә тамашачылар һәм укучылар даирәсенә яхшы таныш. Аның Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» фаҗигасенә таянып язган сценариесе буенча 2004 елда шул исемдә тулы метражлы кинофильм да төшерелә.

Ю.Сафиуллин – дүрт җыентык һәм ике тапкыр аерым-аерым чыккан «Идегәй» трагедиясе китабы авторы. Ике пьесасы русча тәрҗемәдә Мәскәүдә дә басылып чыга. Аның талантлы режиссер, вакытсыз дөньядан киткән иҗатташ дусты Дамир Сираҗиевка багышланган «Чәчәкләр һәм күз яшьләре» исемле проза китабы һәм режиссер Рәфкать Бикчәнтәевнең тормышы-иҗаты турында зур очеркы урнашкан һәм автор-төзүче буларак матбугатка әзерләп чыгарган истәлекләр китабы да бар.

Юныс Сафиуллинга театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен 1996 елда «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

vЮ.Сафиуллин – 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Менә без дә үсеп җиттек.: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 176 б. – 11000 д.

Пар канат: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 228 б. – 3000 д.

Чәчәкләр һәм күз яшьләре: әсәр-хатирә. – Казан: Хәтер, 1999. – 170 б. – 1000 д.

Идегәй: трагедия. – Чаллы: Шәһәр басмаханәсе, 2002. – 72 б. – 2000 д.

Әллә өйләнергә инде?!: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 352 б. – 3000 д.

Идегәй: трагедия. – 2 басма. – Чаллы: Шәһәр басмаханәсе, 2006. – 72 б. – 2000 д.

* * *

Рәфкать Бикчәнтәев: истәлекләр / төз.-авт. Ю.Сафиуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 280 б. – 3000 д.

* * *

Билет на завтра: пьеса / пер. с татар. Р.Назарова. – М.: ВААП, 1979. – 73 с. – 175 экз.

Алмазбулат: пьеса-сказка / пер. с татар. В.Щепетильникова. – М.: ВААП, 1984. – 59 с. – 100 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Х а н з а ф а р о в Н. Замандаш геройны яклап // Соц. Татарстан. – 1986. – 7 май.

С а ф и у л л и н Ю. Үзем турында // Мирас. – 1997. – № 2. – 29–38 б.

Г а л и м у л л и н Ф. Ерак һәм якын образ // Мирас. – 1997. – № 6. – 143–145 б.

Ә х м ә т о в а Ч. Минем кебекләрнең бәхете – эштән. // Шәһри Казан. – 1997. – 31 окт.

Г ы й л ә җ е в А. Пакь кеше, ак кеше. // Яшел Үзән. – 1997. – 5 дек.

М и ң н у л л и н а Ф. Сәнгать ул – җанлы хәтер // Казан утлары. – 2002. – №6. – 166–170 б.

М и ң н у л л и н а Ф. Бибигайшә васыяте // Идел. – 2003. – № 1. – 58–59 б.

Ә х м ә д у л л и н А. Үсештәге иҗат // Мирас. – 2003. – № 7. – 55–63 б.

К а м а л е т д и н о в а Г. «Зөләйха» // Сөембикә. – 2005. – № 2. – 4–7 б.

М и ң н у л л и н а Ф. «Идегәй», «Алмазбулат» һәм башкалар // Мәдәни җомга. – 2005. – 19 авг.

З а к и р җ а н о в Ә. Рухи биеклек // Казан утлары. – 2006. – № 5. – 174–179 б.

Ш ә р ә ф е т д и н о в а Ф. Бикчәнтәй феномены // Ватаным Татарстан. – 2007. – 23 февр.

Ә х м ә д у л л и н А. Күңелләрне уятыр: хәзерге татар драматургиясе. – Казан: Мәгариф, 2007. – 129–142 б.

М и ң н у л л и н Ф. Юныс Сафиуллин драматургиясе. – Казан: ИЯЛИ АН РТ, 2007. – 132 б.

* * *

П о ю р о в с к и й Б. Бенефис бенифисов: трагедия «Идегей» на сцене ТГАТ им. Г.Камала // Культура. – 1995. – 14 янв.

И в а н ы ч е в а О. О старости думать некогда // Казанские ведомости. – 1997. – 15 нояб.

Х а н з а ф а р о в Н. Слушая внутренний голос. // Респ. Татарстан. – 1997. – 23 дек.

И г л а м о в Р. В пространстве трагедии // Идель. – 1998. – № 2. – С. 77–79.

И г л а м о в Р. Вспоминая Дамира // Респ. Татарстан. – 1999. – 3 дек.

З о л о т о в а И. Цветы и слезы Дамира Сиразиева // Звезда Поволжья. – 1999. – 15 дек.

Ш а й м и е в М. Прекрасное и вечное таинство театра // Казань. – 2002. – №34. – С. 15.

С а т т а р о в а А. Современная татарская драматургия 1985–2000 годов. – Казань: Gumanitarya. – 2003. – С. 16; 45–63; 76–77; 128–131.

М и н н у л л и н а Ф. Драматургия Юнуса Сафиуллина: эволюция творчества. – Казань: ИЯЛИ АН РТ, 2004. – С. 26.


Язучылар