Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Галиева Гөлчәчәк

Язучы-прозаик, әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм публицистик язмалар авторы Гөлчәчәк Кәрим кызы Галиева (Яхина) 1928 елның 5 февралендә Татарстанның Арча районы Сеҗе авылында укытучы гаиләсендә туа. Үз авылларында җидееллык һәм Арча педагогия училищесында урта педагогик белем ала. Читтән торып укып, 1954 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый. 1946-1952 елларда туган авылы мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укыта. Шул елларда авыл Советы депутаты, җәмәгать тәртибендә үзешчән сәнгать түгәрәге җитәкчесе һәм авыл яшьләренең комсомол оешмасы секретаре вазифаларын да башкара. 1952 елдан Г.Галиева Казанда төпләнеп яши. Әүвәл шәһәрнең 26 нчы һәм 89 нчы мәктәпләрендә пионер вожатые, 22 нче эшче яшьләр урта мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли, 1963 елдан Идел буе районының 18 нче эшче яшьләр урта мәктәбендә унбиш ел директор хезмәтендә була.

Бала чактан әдәбиятка, туган телгә гашыйк Гөлчәчәк Галиева мәктәптә эшләгән елларында ук балаларга үзенең төп белгечлеге булган тарих фәненнән тирән белем бирү вазифасы белән генә канәгатьләнмичә, балалар күңелендә матур әдәбиятка, туган телгә мәхәббәт уяту юнәлешендә дә тырышлык күрсәтә. Тора-бара үзе дә кулына каләм алып, көндәлек матбугатта әдәби язмалары, бигрәк тә аерым әдәби әсәрләрнең идея-эстетик эчтәлегенә, теленә кагылышлы тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре белән катнаша башлый. Аның узган гасырның туксанынчы елларында һәм яңа гасыр башында дөнья күргән «Татар хикәясе ни хәлдә?», «Без белгән Бакый агамы?», «Сөяркә булу гөнаһмы?», «Язучы кем өчен яза?», «Каләм алдым кулыма», «Милләт каһарманы», «Чын сәнгать әсәре булсын», Рәфикъ Юныс иҗатына багышланган «Шагыйрь, публицист…» кебек иҗат портретлары һәм тәнкыйть мәкаләләре, аерым караш-фикерләре әдәби җәмәгатьчелекнең бер өлешендә кайнар бәхәсләр кузгату белән бергә авторның каләмдәше Фәнис Яруллин әйткәнчә, «Үткенлеге, төпле дәлилләргә бай булуы, кешенең кемлегенә карап тормыйча, бары тик әдәбиятыбыз үсешен генә кайгыртып язылуы белән кызыклы». Г.Галиева көндәлек матбугатта әледән-әле күренә килгән «Сөенечләр бүлештек», «Күп укыган – күп белгән», «Туган телнең ләззәте», «Буыннарның көмеш чылбыры», «Мәйдан тоткан егетләрдә өмет», «Ул былбылы иде милләтнең», «Мае беткән шәм шикелле», «Утларыгыз яктырак балкысын», «Сабада алган тәэсирләр», «Юксындырасың, бик тә юксындырасың, Гариф абый» кебек истәлек һәм публицистик язмалары белән дә укучыларга яхшы таныш.

Бер-берсен яратышып кавышкан парның төрле тормыш сынауларына дучар ителгән мәхәббәт тарихын чын сәнгатьчә матур, бизәкле тел белән һәм психологик тирәнлектә тасвирлаган «Тулгак» повесте Гөлчәчәк Галиевага аеруча популярлык китерә. «Ел китабы – 2001» конкурсында II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән бу әсәр буенча күп кенә җирләрдә – Арча, Апас, Балтач, Саба районнарында, Казан китапханәләрендә, гимназияләрдә, мәктәпләрдә һәм музейларда укучылар конференцияләре уза, матбугатта повестьның идея-фикер эчтәлеген, әдәби-сәнгати сыйфатларын анализлаган күпсанлы уңай мәкаләләр басыла.

2003 елда әдибәнең «Тулгак» әсәрен һәм бүгенге җәмгыятьтәге кешеләр арасында барган астыртын көрәшнең нигезендә акча, байлык, комсызлык ятуын һәм шуңа бәйле булган төрле бозыклык, әхлаксызлык күренешләрен фаш иткән «Өзелгән өмет» исемле яңа повестен, хикәяләрен, мәкаләләрен, истәлек язмаларын үз эченә алган икенче китабы басылып чыга.

Ул 2014 елның 11 маенда Казан шәһәрендә вафат була, туган авылы зиратында җирләнгән.

Г.Галиева – 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 


Язучылар