Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гыймадов Әхмәт

       Әхмәт Гыймадов – 1941-1945 еллардагы Ватан сугышында һәлак булган яшь татар язучыларының берсе. Ул 1915 елда Казан шәһәрендә басмаханә эшчесе (хәреф җыючы) гаиләсендә туа. Казанның Мулланур Вахитов исемендәге мәктәптә җиде сыйныф белем алгач, фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбенә укырга керә һәм аны тәмамлаганнан соң Казан заводларында слесарь булып эшли. Шул елларда ул производство, эшчеләр хезмәтен яктырткан хикәя-язмалары, хәбәр-мәкаләләре белән көндәлек матбугатта катнаша башлый. 1937 елда яшь хәбәрчене үзе эшләгән заводның күптиражлы газетасына редактор итеп куялар. Хикәяләрендә ул әдәби чаралар белән яңа тормыш төзүче эшче образларын, аларның хезмәт энтузиазмын гәүдәләндерергә омтыла. Бер үк вакытта ул балалар әдәбиятында да көчен сынап карый, «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналында, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында героик-романтик рухтагы хикәяләрен («Пионер Владик», «Мигуэль» һ.б.) бастыра. Аның революциягә кадәрге Казан һөнәрчеләре тормышы турында «Юллар» исемле повесть язарга керешүе дә мәгълүм.

          1943 елның башында Әхмәт Гыймадов фронтка җибәрелә һәм шул ук елның октябрь аенда сугыш кырында һәлак була. Язучының зур булмаган әдәби иҗатыннан бер әсәр – узган гасырның утызынчы елларында Испаниядә барган гражданнар сугышы хәлләрен СССРда сыену урыны тапкан испан баласы авызыннан сөйләтү рәвешендә 1938 елда язылган «Мигуэль» дигән хикәя С.Шакир төзеп чыгарган «Алар сафта» (1961, 1985 еллардагы басмалар) исемле җыентыкка кертелгән. Ә.Гыймадов турында өстәмә мәгълүматларны һәм бәяләмәләрне шулай ук Ә.Синегуловның «Туплар һәм музалар» (1969), З.Мәҗитовның «Сугышчан поэзия» (1975) дигән китапларыннан да табарга мөмкин.


Язучылар