Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мулланурова Роза

Журналист һәм балалар язучысы Роза Мулланурова (Роза Габденур кызы Камалетдинова) 1946 елның 16 маенда Татарстанның Әгерҗе районы Яңавыл авылында туа. Үз авылларында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Иж-Бубый урта мәктәбендә укый. 1969 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлагач, ике ел Казан электр техникумы китапханәсендә китапханәче булып эшли. 1971 елның сентябреннән Казандагы В.И.Ленин исемендәге фәнни-җитештерү берләшмәсендә (элекке дары заводы) чыга торган күптиражлы «Ленинчы» газетасында әүвәл хәбәрче, аннары 1974-1990 елларда редактор вазифаларын башкара. 1990 елдан Роза Мулланурова — «Сөембикә» журналы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире хезмәтендә.
Роза Мулланурова укучыларга әдәбият-сәнгать кешеләре турындагы күпсанлы журналистик язмалары, очерклары, иҗат портретлары, әңгәмә-интервьюлары һәм балаларга атап язган лирик хикәяләре белән таныш. Очеркларында, иҗат портретларында ул теге яки бу шәхеснең эш-хезмәтен аның рухи дөньясы аша ачарга омтыла, шәхеснең характер сыйфатларын тормышчан детальләр, нечкә, табигый штрихлар ярдәмендә җанландырып, калкытып күрсәтә белә. Галимә Ибраһимова, Вафирә Гыйззәтул-лина, Шаһсәнәм Әсфәндиярова, Кәшифә Тумашева, Наилә Гәрәева, Рауза Хәйретдинова, Флера Гыйззәтуллина турындагы әдәби очерклар — шул осталыкның матур мисаллары. 1997 елда республика күләмендә «Хатын-кыз язмышлары» исеме астында уздырылган очерклар бәйгесендә Р.Мулланурова җиңүче итеп таныла.
Публицистик язмалары белән беррәттән, көндәлек матбугатта — «Сөембикә» журналында, «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Сабантуй» газеталары битләрендә Роза Мулланурованың балалар дөньясын, сабый баланың рухи халәтен, психологиясен тоеп-аңлап язган лирик хикәяләре, әкиятләре, юмористик парчалары әледән-әле басыла килә. 1991 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Чишмә күзе» дигән китабына кергән хикәяләрендә язучы табигатьтән инсафлы, яхшы күңелле бала образларының уй-хыялларын, тормышта үз сукмагын табу өчен аларның кылган самими эш-гамәлләрен оста сурәтләп күрсәтә. Әсәрләренең теле матур, ягымлы, шул ук вакытта халыкчан бай, тәвәккәл дә. 2006 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Ялгыз каеннан да ялгыз…» исемле хикәяләр җыентыгын да әдәби тәнкыйтьчеләр «Халык китабы» дип югары бәяләде. Хикәяче үзенә генә хас тирән психологик сиземләү, хиссияти тәэссорат, оста сурәтләүләр аша геройларының эчке халәтен бөтен нечкәлекләре белән җанландыруга ирешә. Аның хикәяләренә кешеләр арасындагы, хәтта туганнар, ата-ана белән бала мөгамәләсендәге иң нечкә нәзберек җепләрнең бәйләнешләрен дә гадәттән тыш сизгерлек, такт, аңлау белән тасвирлау хас. Авторның «Юшкын», «Бүре чагасы», «Күктәтәй», «Башсыз балан куагы» хикәяләре шуның ачык мисалы.
1995 елда ул «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.
Р.Мулланурова — 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Чишмә күзе: балалар өчен хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. — 96 б. — 5000 д.
Ялгыз каеннан да ялгыз…: хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 239 б. — 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әгъләмов М. Роза Мулланурова //Яшь ленинчы. — 1989. — 7 июль.
К а ю м о в М. Балачак күзләре // Сабантуй. — 1992. — 8 февр.
Авзалова М. Каләмдәшебез Раузагөл // Ватаным Татарстан. — 1996. — 18 май.
Әмирханов М. Хөрмәтлебез // Сөембикә. — 2001. — № 5. — 176.
Сабирова Л. Сабый җанлы // Сабантуй. — 2001. — 19 май.
Җәлилова Г. Иртәгә кояш елмаер // Шәһри Казан. — 2005. — 26 окт.
Әмирханов М. Ялгызлык // Сөембикә. — 2006. — № 5. — 36 б.
Әхмәтҗанов М. Ялгызлыктан яман тагын ни бар? // Шәһри Казан. — 2006. — 25 авг.
Р ә х и м о в а Б. Халык китабы // Казан утлары. — 2007. — № 9. — 156-158 б.


Язучылар