Шагыйрь Сирин (Сирин Хәниф улы Батыршин) 1896 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасының Ютазы районы Кәрәкәшле авылында крәстиян гаиләсендә туа. Большевиклар инкыйлабына кадәр Бәйрәкә («Гобәйдия») мәдрәсәсен тәмамлый, аннары туган як авылларында башлангыч мәктәпләрдә балалар укыта. 1918 елда аны Бөгелмәдәге өчьеллык педагогия курсларына укырга җибәрәләр. Шушы елларда Бөгелмәдә чыга торган «Юксыл» исемле төбәк газетасында ул беренче шигырьләрен бастыра.
1921 елда курсларны тәмамлап, Сирин Казанга юл тота. Анда әдәбият-сәнгать кешеләре белән якыннан аралаша һәм иҗади тәҗрибәләрен дәвам иттерә. 1925 елда бераз вакыт Бөгелмәдә чыккан «Сабанчы» газетасы редакциясендә эшләп, яңадан Казанга килгәч, Сирин 1927 елда Көнчыгыш дәүләт педагогия институтына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, шактый еллар Казан мәктәпләрендә тел-әдәбият укытучысы булып эшли.
1929 елда шагыйрьнең балаларга атап язган «Яз», «Җәй», «Көз», «Кыш» дигән шигырьләре, рәсемнәр белән бизәлеп, һәрберсе биш-алты битле аерым китап булып басылып чыга, ә 1931 елда «Тамчылар» исемле күләмле генә җыентыгы дөнья күрә.
Шагыйрьнең тормыш, табигать күренешләрен, хезмәт пафосын җанландырып гәүдәләндергән шигырьләре үзләренең оптимистик рухы, форма һәм тел-сурәтләү чараларындагы яңалыклары белән укучылар күңеленә бик хуш килә: аларны ятлыйлар, сәхнәләрдән сөйлиләр, мәктәп хрестоматияләренә урнаштыралар, кайберләре исә («Язгы тамчылар») композиторлар тарафыннан көйгә салына.
Ләкин Сирингә шигърияттәге уңышлары һәм яңа иҗади хыяллары белән озак юанырга туры килми: 1935 елның 22 августында ул һәм тагын берничә язучы (Ә.Айдар, Г.Ризванов, И.Кули һ.б.) кулга алына. Аларны контрреволюцион оешма төзеп, Советларга каршы пропаганда алып баруда гаеплиләр (58 нче статьяның 10 һәм 11 пунктлары). 1936 елның 31 гыйнварында Сирин, махсус киңәшмә карары белән, биш елга ирегеннән мәхрүм ителә.
Лагерьдан Сирин 1941 елда, сугыш башланыр алдыннан гына азат ителә. Төрмәдән ул рухи яктан сындырылып, иҗади яктан тәмам сүнеп чыга. Озакламый аны Ватан сугышы фронтына җибәрәләр. Ул алгы сызыкта сугыша, яралана. Сугыштан туган авылына кайткач, әдәбият дөньясыннан бөтенләй читләшеп, колхозда гади умартачы булып эшли башлый. Аның 1959 елда үзе исән чагында чыккан «Шигырьләр» исемле соңгы җыентыгы да тулысы белән 1935 елга кадәр язылган шигырьләреннән гыйбарәт.
Сириннең әдәби мирасы әле ахыргача тупланып бетмәгән килеш кала бирә. КГБ архивында (хәзер Татарстан дәүләт музеенда) аның шактый күләмдә кулъязма шигъри әсәрләре, көндәлек язмалары сакланып калуы билгеле.
Сирин 1969 елның 23 ноябрендә туган авылы Кәрәкәшледә вафат була.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Кыш: шигырь. – Казан: Татиздат, 1929. – 7 б. – 3000 д.
Көз: шигырь. – Казан: Татиздат, 1929. – 6 б. – 3000 д.
Яз: шигырь. – Казан: Татиздат, 1929. – 6 б. – 3000 д.
Җәй: шигырь. – Казан: Татиздат, 1929. – 6 б. – 3000 д.
Кеше: балалар өчен халык әкиятеннән хикәя. – Казан: Татиздат, 1930. – 22 б. – 5000 д.
Бә-ә-ә дә мә-ә-ә: шигырь. – Казан: Татиздат, 1931. – 14 б. – 10000 д.
Корыч атлар: шигырьләр. – Казан: Татиздат, 1931. – 10 б. – 10000 д.
Тамчылар: шигырьләр. – Казан: Татиздат, 1931. – 61 б. – 3000 д.
Тимер юл: шигырь. – Казан: Татиздат, 1931. – 10 б. – 10000 д.
Трамвайлар ник туктаган: шигырь. – Казан: Татиздат, 1932. – 11 б. – 7000 д.
Җиләк бакчасы: шигырь. – Казан: Татгосиздат, 1933. – 8 б. – 10000 д.
Шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 54 б. – 4000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Ш ә р и п о в Ә. Үзенчәлекле шагыйрь // Соц. Татарстан. – 1976. – 5 дек.
М о с т а ф и н Р. Кыш сайрамый сандугач… // Казан утлары. – 1996. – № 12. – 161–164 б.
И г ә н ә й Я. Эз салып атылган йолдыз // Аргамак. – 1996. – № 12. – 94–97 б.
Б а д ы й к ш а н Л. Шагыйрь белән очрашулар // Ватаным Татарстан. – 1997. – 14 гыйнв.