Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Туфайлова Зәкия

 Зәкия Туфайлова (Зәкия Туфаил кызы Шәйхетдинова) 1907 елның 29 гыйнварында Башкортстанның Кушнаренко районы Илморза авылында мулла гаиләсендә туа. 1930 елда Свердловск (хәзерге Екатеринбург) шәһәрендәге педагогия техникумын тәмамлаганнан соң, Урал төбәгендә, Ленинград, Казан шәһәрләрендә эшче яшьләрнең кичке мәктәбендә, һөнәр училищеларында укытучы һәм тәрбияче булып эшли.

          Соңыннан, китапханәчеләр курсын тәмамлап, Казанда республика китапханәсендә хезмәт итә.

          Зәкия Туфайлованың беренче шигырьләре узган гасырның егерменче елларында Уфада «Игенчеләр атнасы» дигән газетада басыла. Әмма актив иҗат эшчәнлеге илленче елларга туры килеп, ул яңа бер яну, илһамлану белән иң кече яшьтәге балаларга атап шигырьләр иҗат итәргә керешә.

          1954–1977 еллар арасында аның унбер китабы басылып чыга.

          Зәкия Туфайлованың нәниләр өчен язган иң яхшы шигырьләре һәм табышмаклары тормышчан гадилеге, уку өчен кызыклы һәм мавыктыргыч, юмор катыш йөгерек телле һәм сәнгатьле гомумиләштерү көченә ия булулары белән истә кала.

          Ул 1977 елның 11 гыйнварында Казанда вафат була.

          З.Туфайлова – 1971 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Уйла, тап: табышмаклар. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 13 б. – 20000 д.

Тапкыр бул!: табышмаклар. – Казан: Таткнигоиздат, 1958. – 13 б. – 15000 д.

Табышмаклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. – 14 б. – 15000 д.

Зәңгәр кикрикле әтәч: мәктәпкәчә яшьтәге балаларга. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 15 б. – 25000 д.

Менә ич мин: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 13 б. – 30000 д.

Мин яңа сүз өйрәндем: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 13 б. – 27000 д.

Фамилиясез Локман: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 13 б. – 25000 д.

Әни сүзе: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 27 б. – 15000 д.

Нәни капитаннар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 87 б. – 10000 д.

Көмеш яңгыр: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 17 б. – 15000 д.

Без Ленин оныклары: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 63 б. – 5000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

М и ң л е б а е в К. Зәкия Туфайлова шигырьләре // Азат хатын. – 1965. – № 1. – 17 б.

Б и к ч ә н т ә е в а Ә. Сандугачлар тел китерә // Соц. Татарстан. – 1965. – 30 июнь.

И х с а н о в а Л. Юллар үткәндә // Азат хатын. – 1967. – № 1. – 17 б.

З а р и п о в Х. Хикмәтле китаплар // Татарстан яшьләре. – 1967. – 28 март.

К у к у ш к и н Р. Канатлы дөнья. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 144–149 б.


Язучылар