Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Бикбулатова Инга

Инга Хак кызы Бикбулатова 1936 елның 10 июнендә Татарстан Республикасының Ютазы районында туа. Комсомол яшеннән мәктәптә һәм пионер лагерьларында вожатый булып эшли.
Урта белем алганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә, өченче курстан Ленин стипендиаты, фәнни эш белән шөгыльләнә, институтның күптиражлы газетасында мәкаләләре басыла. 1960 елда институтны тәмамлый, мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, шул ук вакытта директор урынбасары булып эшли.
СССР Мәгариф министрлыгы тарафыннан ул укытучы-новатор дип таныла, 1991 елда Татарстанның атказанган укытучысы дигән исемгә лаек була.
Инга Бикбулатова педагогик эшчәнлек белән беррәттән әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә, 1974 елдан республика һәм үзәк матбугатта мәкаләләре басыла. Болар – тәрбия темасын яктырткан мәкалә-уйланулар, балалар һәм яшьләр тормышыннан зарисовкалар, зур булмаган хикәяләр, юморескалар, шигырьләр. Алар редакцияләр тарафыннан атнаның иң яхшы публикацияләре дип бәяләнә, ә республика Мөгаллимнәр җәмгыяте һәм Китап сөючеләр җәмгыяте аны үзләренең премияләре белән бүләкли.
Инга Бикбулатованың «Пробуждая чувства добрые» исемле беренче китабы укытучы язмалары буенча языла. Ул 1986 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыга һәм тиз арада таралып та бетә. Икенче китабы «Уроки уроков словесности» дип атала. Повесть һәм хикәяләрне үз эченә алган «Любви все возрасты…» (1994), «Бармаршак, или Куда ж нам плыть?» (1995), «Император всея души» (1997), «Все дьявольски наоборот» (2000) китаплары да үз укучыларын таба. Югары сыйныф укучылары турында язылган «Бармаршак» китабы милли китапханә һәм китап сөючеләр җәмгыяте тарафыннан үткәрелгән «Ел китабы – 96» бәйгесендә диплом белән бүләкләнә.
Инга Бикбулатова публицистика һәм прозадан тыш унлап пьеса авторы. Шуларның берсе Татар яшьләр театрында, икенчесе – Уфа «Нур» театрында куела.
И.Бикбулатова – 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар