Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

 

 

Мозаффария Маһруй

1873 елда Казан губернасы Тәтеш өязе Олы Тормы авылында Габделвәли мулла гаиләсендә дөньяга килә. Әнисе — Зөя өязе Кече Кайбыч авылы мулласы Төхфәтулла хәзрәт кызы, ягъни Уральскидагы “Мотыйгия” мәдрәсәсе мөдәррисе, Габдулла Тукайның остазы Мотыйгулла хәзрәтнең апасы.

XX гасыр башында Маһруй ханым татар кызлары өчен дәүләт хисабына ачылган беренче рус-татар мәктәбендә укыта. Мәктәпнең попечителе (башлыгы) итеп Хәдичә Әхмәрова, рус телендә укытыла торган дөньяви фәннәр укытучысы— аның кызы Маһипәрвәр, татар телен һәм дин сабагын укытучы итеп Маһруй ханым Мозаффария билгеләнгән. Мәктәптә дәресләр 1901 елның 5 сентябрендә Захарьевская (хәзерге Каюм Насыйри) урамында урнашкан Шәмсетдинов йортында 25 укучы белән башланган.

Остазларыннан яхшы тәрбия алган, рус телен өйрәнгән, белемгә омтылучы кызлар белемнәрен рус мәктәпләрендә арттыру мөмкинлегеннән яхшы файдаланганнар. 1914 елда “Сөембикә” журналы бу мәктәпне бетергән утыздан артык кызның рус гимназияләрендә укуларын дәвам итүләре хакында хәбәр урнаштырган. Маһруй ханым язып калдырган тәрҗемәи хәлендә үзенең укучылары арасында күп кенә укытучылар, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина, Гөлсем Сөләйманова, Мәрьям Рахманкулова кебек олуг артистлар булуын горурлык белән искә алган.

XX гасыр башында Маһруй абыстай чын мәгърифәтче булып формалашып җиткән. Аның хатын-кызлар тәрбиясенә багышланган “Нәсыйхатнамә” исемле беренче китабы 1901 елда дөнья күргән. Татар вакытлы матбугаты барлыкка килгәч, ул “Казан мөхбире”, “Баянелхак”, “Әл-ислах”, “Сөембикә”, “Мәктәп” кебек газета-журналларда да шигырь һәм хикәя, мәкаләләрен бастырган. Аның хатын кызларның шәхси иреген богаулап килгән гореф-гадәтләргә каршы көрәшкә, белемгә өндәүче әсәрләрен җәмәгатьчелек, бигрәк тә яшь зыялы кызлар һәм егетләр җылы каршы алган. Маһруй ханымның 1906-1917 елларда татар матбугатында дөнья күргән әсәрләрендә хатын-кызлар арасында аң-белем тарату, гаиләдә һәм мәктәпләрдә гигиена кагыйдәләрен куллану һәм бала тәрбиясе мәсьәләләре күтәрелгән. Кайбер хикәяләрендә ул шул чор татар хатын-кызлары кичергән фаҗигаи тормышны да сурәтләгән.

Ләкин Маһруй ханымның иң танылган дип, мөгаен, аның “Әл-ислах” газетасында басылып чыккан “Мәшһүр хатыннар” исемле шигырен атарга кирәктер.

 

 

Язучылар