Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Салихов Данил

Драматург Данил Хәбибрахман улы Салихов 1958 елның 7 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Киров исемендәге совхоз бистәсендә туа. 1976 елда бистәдәге урта мәктәпне тәмамлагач, ул Казан музыка училищесының вокал бүлегенә укырга керә. Өченче курс программасын үткәч, Казан театр училищесына укырга күчә һәм 1983 елда аны тәмамлап, Д.Салихов Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. 1985–1991 елларда ул – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында актерлык хезмәтендә. Аннары, театрдан китеп, 1992–1995 елларда республика балалар журналы «Салават күпере» редакциясендә баш мөхәррир урынбасары һәм 1996 елның гыйнварыннан башлап 2006 елның июленә кадәр Татарстан Әдәби фонды директоры, 2006-2010 елларда – Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, 2010 елдан 2016 елга кадәр –  Язучылар берлеге рәисе урынбасары  вазифаларын башкара.

Д.Салихов – актерлык хезмәтеннән үсеп чыккан, сәхнә законнарын, серләрен үзенең хезмәт тәҗрибәсендә сынап үзләштергән, заманча әзерлекле, талантлы драматургларның берсе. Татар сәхнәсенә ул беренче мәртәбә 1988 елда «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем» исемле драмасы белән чыга. 1998 елда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә куела башлаган һәм җәмгыятьтәге эчкечелек проблемасының кеше табигатендәге әхлакый уңай сыйфатларны тәмам томалап, гаиләгә, тирә-юньдәге кешеләргә бетмәс кайгы-хәсрәтләр китерүен гыйбрәтле вакыйгалар аша сурәтләгән «Яшьлек хатам – йөрәк ярам» спектакле тамашачы тарафыннан аеруча җылы каршы алына һәм театрның тотрыклы спектакльләреннән берсенә әверелә. Шушы ук театр сәхнәсендә куелган «Бәйрәмгалинең сыер тышавы» (1990), Әлмәт драма театры сәхнәләштергән һәм җүләрләр хастаханәсендәге аяныч хәлләрне фаш иткән «Алла каргаган йорт» драмасы (1991 ) белән «Хатын түгел – аҗдаһа!» комедиясе (1992), Минзәлә драма театры сәхнәләштергән «Микүләй дәдәйнең бөер ташы» сатирик комедиясе (1992) һәм аннан соңгы елларда Татарстан, Башкортстан, Оренбург, Уфа, Чаллы татар театрларында куелган «Әти кызына өйләнәм», «Кодаң булса генерал», «Чукрак», «Капчыктагы Мәгъфия», «Пуля», «Узып барышлый», «Мөгезле Мәүлихан», «Көтмәгәндә, уйламаганда», «Өзелгән йөзем» кебек сәхнә әсәрләре Д.Салиховны хәзерге татар драматургиясенең әйдәп баручы төп көчләреннән берсе итеп таныта.

Д.Салихов – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге, 2001 елдан Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы.

2016 елда узган язучылар Корылтаенда күпчелек тавыш белән Берлек рәисе итеп сайлана.

2021 елның 3 мартында (Берлек рәисе булып 4 ел 10 ай торганнан соң) рәис вазыйфасын калдыра. XIX Корылтайда рәислеккә үз кандидатурасын куймый.

 

————————————————————–

Бүләкләре, мактаулы исемнәре:

  • 2000 — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
  • 2005 — Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге әдәби бүләге
  • 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
  • 2006  – «Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган» истәлек медале
  • 2007 — Татарстан мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе
  • 2014 — Саҗидә Сөләйманова премиясе
  • 2017  –Гамил Афзал премиясе
  • 2017 – «Литературный Олимп» Халыкара премиясенең дипломы һәм «Литературный Олимп» медале
  • 2017 – Россия Лермонтов комитетының «Кайсын Кулиев медале»
  • 2018 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) — «Татар әдәбиятына керткән зур өлеше һәм күпьеллык иҗади хезмәте өчен».
  • 2020 – Туфан Миңнуллин премиясе
  • 2021 – «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә -100 ел» медале

Төп басма китаплары:

  • Салихов Д. Яшьлек хатам – йөрәк ярам: пьесалар. – Казан: «Татар китабы» нәшрияты, 1998. – 328 б.
  • Салихов Д. Узып барышлый: пьесалар. – Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2002. – 272 б.
  • Салихов Д. Гыйләҗ тәрәзәләре: пьесалар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2004. – 286 б.
  • Салихов Д. Таш сандык: пьесалар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2008. – 320 б.
  • Салихов Д. Пьесы. – Казань: «Рухият», 2008. – 455 с.
  • Салихов Д. Комедияләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2015. – 383 б.
  • Салихов Д. Пьесы. – Казань: Татарское книжное издательство, 2017. – 462 с.
  • Салихов Д. Ак күгәрчен / башкорт телендә – 2012. – 343 б.
  • Салихов Д. Сәер кеше / әзәрбайҗан телендә – 2018. – 123 б.
  • Салихов Д. Чукрак: роман. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2018. – 220 б.
  • Гаетбай Н. Комедияләр /башкортчадан тәрҗемә һәм кереш сүз авторы – Д.Салихов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012. – 320 б.
  • Гаетбай Н. Капкын: повесть / башкортчадан Д.Салихов тәрҗемәсе. – Казан: «Мәгариф–Вакыт» нәшрияты, 2016. – 103 б.
  • Загребин Е. Ачы язмыш: пьесалар, хикәяләр, повесть / тәрҗемә – Д.Салихов, З.Хәким. – Казан: «Мәгариф– Вакыт» нәшрияты, 2016. – 191 б.
  • Куни Р. Яп тәрәзәң, бетте баш!: комедия / Д. Салихов тәрҗемәсе. – Казан: «Мәгариф–Вакыт» нәшрияты, 2017. – 119 б.

Россия дәүләт театрларында куелган әсәрләре/ Пьесы, поставленные в государственных театрах России

К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры/ Татарский государственный театр драмы и комедии имени К.Тинчурина

  • «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем»/«Последний подарок»/ 1987 / Режиссер: П.Исәнбәт/П.Исанбет
  • «Яшьлек хатам – йөрәк ярам»/«Ошибки молодости»/ 1989 / Режиссер: И.Мәхмүтова/И.Махмутова
  • «Бәйрәмгалинең сыер тышавы»/«Стреноженное»/ 1989 / Режиссер: М.Мөбәрәков/М.Мубараков
  • «Капчыктагы Мәгъфия»/«Мешок» / 2005 / Режиссер: З.Харисов
  • «Танышулар-кавышулар театры»/«Театр знакомств» / 2007 / Режиссер: Р.Заһидуллин/Р.Загидуллин

Әлмәт Татар дәүләт драма театры/ Альметьевский государственный театр драмы

  • «Хатын түгел – аждаһа»/«Не жена, а дьявол»/ 1992 / Режиссер: Д.Салихов
  • «Әти кызына өйләнәм»/«Женюсь на дочери отца»/ 1995 / Режиссер: К.Вәлиев/К.Валеев
  • «Алла каргаган йорт»/«Дом, проклятый богом»/ 1996 / Режиссер: Д.Кузаева
  • «Чукрак»/«Возмездие» / 1998 / Режиссер: К.Вәлиев/К.Валеев
  • «Узып барышлый»/«Случайная остановка» / 2001 / Режиссер: И.Хәйруллин/И.Хайруллин
  • «Көтмәгәндә, уйламаганда»/«Пуля» / 2006 / Режиссер: И.Хәйруллин/И.Хайруллин
  • «Өзелгән йөзем»/«Сломанная лоза» / 2006 / Режиссер: Г.Каюмов
  • «Парлы ялгызлар»/«Наши судьбы» / 2007 / Режиссер: Г.Каюмов
  • «Сәер кеше»/«Странный человек» / 2008 / Режиссер: И.Гәрәев/И.Гараев
  • «Капчык»/«Мешок» / 2009 /Режиссер: И.Гәрәев/И.Гараев
  • «Анакаем»/«Мамулечка» / Д.Салихов тәрҗемәсендә С.Белов әсәре/Пьеса С.Белова в переводе Д.Салихова / 2010 / Режиссер: И.Хәйруллин/И.Хайруллин
  • «Баязит» / 2010 / Режиссер: Ф.Ибраһимов/Ф.Ибрагимов

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры/Татарский государственный театр драмы имени С.Умутбаева

  • «Хатын түгел – аждаһа»/«Не жена, а дьявол»/ 1992 / Режиссер: Д.Салихов
  • «Микүләй дәдәйнең бөер ташы»/«Колики» / 1993 / Режиссер: Д.Салихов.
  • «Өзелгән йөзем»/«Судьбы»/ 2006 / Режиссер: И.Хәйруллин/ И.Хайруллин
  • «Хиромантлар»/«Хироманты» / 2008 / Режиссер: Д.Салихов

Чаллы Татар дәүләт драма театры/Набережночелнинский Татарский государственный театр драмы

  • «Мөгез»/«Рог» / 1996 / Режиссер: Ф.Ибраһимов/Ф.Ибрагимов

Буа Татар драма театры/ Буинский Татарский театр драмы

  • «Киллер»/«Пуля» / 2004 / Режиссер: Р.Садриев
  • «Кирле Мар Америка»/«Америка» / 2005 / Режиссер: Р.Садриев

Уфа Татар дәүләт «Нур» театры/ Уфимский Татарский государственный театр «Нур»

  • «Хатын түгел – аждаһа»/«Не жена, а дьявол»/ 2001 / Режиссер: И. Хәйруллин/И.Хайруллин
  • «Пуля» / 2003 / Режиссер: Ә.Хәбибрахманова/А.Хабибрахманова
  • «Күңел кыңгыраулары»/«Колокольчики души» / 2005 / Режиссер: Ә.Сафиуллин/А.Сафиуллин

А.Мөбәрәков исемендәге Сибай Башкорт дәүләт драма театры/Сибайский башкирский государственный театр драмы имени А.Мубаракова

  • «Хатын түгел – аждаһа»/«Не жена, а дьявол» / 1992 / Режиссер: Д.Галимов
  • «Пуля»/ 2004 / Режиссер: С.Әфләтүнов/С.Афлятунов
  • «Капчыктагы Мәгъфия»/«Магъфия в мешке» / 2006 / Режиссер: Д.Галимов Туймазы Татар дәүләт драма театры/ Туймазинский Татарский государственный театр драмы
  • «Мөгезле Мәүлихан»/«Рогоносец Мавлихан» / 1996 / Режиссер: И.Гәрәев/И.Гараев
  • «Сәер кеше»/«Странный человек» / 2004 / Режиссер: И.Гәрәев/И.Гараев
  • «Кызлар капкыны»/«Девичья ловушка» / 2013 / Режиссер: Б.Ибраһимов/Б.Ибрагимов

Стәрлетамак дәүләт Башкорт драма театры/ Стерлитамакский государственный Башкирский театр драмы

  • «Өзелгән йөзем»/ «Сломанная лоза» / 2006 / Режиссер: Ф. Бакиров
  • «Хатын түгел – аждаһа» /«Не жена, а дьявол» / 2017 / Режиссер: И. Вәлиев / И.Валеев

М.Фәйзи исемендәге Оренбург Татар дәүләт драма театры/ Оренбургский Татарский государственный театр драмы имени М.Файзи

  • «Хатын түгел – аждаһа»/«Не жена, а дьявол» / 1994 / Режиссер: Р.Абдуллаев
  • «Кодаң булса генерал…»/«Если сват генерал…» / 2000 / Режиссер: Р.Абдуллаев
  • «Анакаем»/«Мамулечка»/ Д.Салихов тәрҗемәсендә С.Белов әсәре/пьеса С.Белова в переводе Д.Салихова / 2014 / Режиссер: Р.Абдуллаев

Дагыстан Ногай дәүләт театры/ Дагестанский Ногайский государственный театр

  • «Хатын түгел – аждаһа»/«Не жена, а дьявол» / 2017 / Режиссер: А.Джумакаев

Иҗаты турында:


Язучылар