
Әсгать Айдар (Әсгать Харис улы Айдаров) 1906 елның 6 июнендә элекке Самара губернасының Иске Сорочи дигән татар авылында мулла гаиләсендә туа. 1921 елга кадәр туган авылындагы мәдрәсәдә укый. Ачлык елны әти-әниләре белән Урта Азиягә китеп, берничә ел балалар йортында тәрбияләнә һәм шунда укуын дәвам иттерә. 1923 елда Уфа шәһәрендә совет-партия мәктәбен тәмамлагач, ике ел комсомолның кантон комитетында бүлек мөдире, аннары, яңадан Урта Азиягә китеп, Ташкентта үзбәк телендә чыга торган «Кызыл Үзбәкстан» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1927 елда Казанга күчеп килә һәм 1929 елга кадәр әүвәл Татарстан тамаша оешмалары идарәсендә, аннары «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә эшли. 1929–1930 елларда Ә.Айдар – гаскәри хезмәттә, чик буе гаскәрләрендә (кавалериядә) хезмәт итә. Хәрби хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, берникадәр вакыт Мәскәүдә татарча чыга торган «Коммунист» газетасында әдәби хезмәткәр, аннары, 1932 елдан башлап, Казанда Татарстан дәүләт нәшриятында мөхәррир һәм Татарстан радиокомитетында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара.
1935 елның августында Ә.Айдар шагыйрь Сирин һәм бер төркем нәшрият хезмәткәрләре (Г.Ризванов, И.Кули, И.Хәкимов) белән бергә кулга алына һәм, «совет хакимиятенә каршы пропаганда алып баруда» гаепләнеп, биш елга ирегеннән мәхрүм ителә. Тоткынлыктан ул Ватан сугышы башланыр алдыннан гына котылып кайта.
Сугышның башыннан ахырынача Әсгать Айдар хәрәкәттәге армиянең алгы сызыгында була, солдат-разведчик һәм гвардияче старшина сыйфатында бик күп канлы бәрелешләрдә катнаша, берничә тапкыр авыр яралана, сугышчан батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә Дан орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә. Каләм иясе буларак фронт газеталарында актив языша, совет сугышчыларының фронттагы батырлыклары турында күп кенә очеркларын, сугыш язмаларын бастыра.
Сугыш беткәч, Ә.Айдар Казанга кайтып, бер-ике ел чамасы «Кызыл Татарстан» газетасында эшләп ала, аннары, янә кулга алыну афәтен сизеп булса кирәк, кабат Урта Азия якларына китеп бара һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр (ул 1959 елның 24 гыйнварында вафат була) шул тарафларда яши һәм төрле мәдәни-агарту оешмаларында эшләп гомер кичерә.
Әсгать Айдарның әдәби мирасы күләм ягыннан әллә ни зур түгел. Сугышка кадәр аның тезмә әсәрләре тупланган ике җыентыгы («Әсгать Айдар шигырьләре», Казан, 1928; «Барабызлар турында», Мәскәү, 1929) һәм Кызыл Армия, чик сакчылары тормышы, Урта Азиядә басмачыларга (асылда мөстәкыйльлек өчен көрәшүчеләргә) каршы сугыш вакыйгаларын сурәтләгән «Ак каенлыкта» (1929), «Ташбай» (1932, 1935), «Соңгы сулышта» (1935) исемле повестьлары басылып чыга. Ике кисәктән торган һәм кат-кат нәшер ителеп килгән «Ташбай» повесте аеруча уңыш казанып, балалар арасында озак еллар буе яратып укылган китапларның берсенә әйләнә. Сугыштан соңгы чорда әдипнең күләмле тагын ике әсәре – фашизмга каршы көрәш вакыйгаларын җанландырып күрсәткән «Солдат хикәясе» (1946) һәм романтик рухтагы «Таулар легендасы» (1960) исемле повестьлары дөнья күрә. Соңгысы 1964 елда рус теленә дә тәрҗемә ителә.
Ә.Айдар – 1944 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.