Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Низамиев Рашат

Описание

Рашат Мияссәр улы Низамиев 1950 елның 1 мартында Татарстан Республикасының Саба районы Олы Мишә авылында (хәзер Теләче районына керә; Олы Яңавыл исеме белән дә билгеле) колхозчы гаиләсендә туып үсә. Туган авылында – башлангыч, Олы Саурышта – сигезьеллык һәм Иске Икшермә авылындагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1967–1972 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Университетны тәмамлагач, ике ел Татарстанның Биектау районы Олы Битаман авылы мәктәбендә балалар укыта. 1974–1976 елларда Казан заводларының берсендә күптиражлы газетада хәбәрче, ә 1976 елның маеннан 1981 елга кадәр «Татарстан яшьләре» республика газетасы редакциясендә штаттагы хәбәрче, бүлек мөдире һәм җаваплы сәркәтип, 1981–1983 елларда балалар журналы «Ялкын» редакциясендә җаваплы сәркәтип, татар әдипләренең төп журналы «Казан утлары»нда проза бүлеге мөхәррире һәм баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара. 1997–2006 елларда яшьләр журналы «Идел»нең баш мөхәррир хезмәтендә. 2006 елдан ул «Казан утлары» журналында бүлек мөхәррире.

Р.Низамиев әдәби иҗат эше белән мәктәп елларында ук шөгыльләнә башлый. Бишенче сыйныфта укыганда, «Ялкын» журналында беренче басма шигыре дөнья күрә. Соңга таба, җитмешенче елларда, күп кенә лирик һәм балалар өчен язган шигырьләре, хикәяләре, әдәби парчалары, мәкаләләре республика көндәлек матбугатында еш басыла, ул берничә тапкыр «Ялкын» журналы оештырган «Чаткы» конкурсында җиңүче итеп таныла, редакциянең Мактау кәгазе белән бүләкләнә.

1980 елда Татарстан китап нәшриятында яшь шагыйрьнең «Йолдыз яңгыры» исемле беренче җыентыгы басылып чыга. Хәзер ул – ун китап авторы. Шуларның дүртесе – шигырь китаплары. Шагыйрь буларак Р.Низамиев үзен традицион төзек калыптагы, төгәл рифмалы, интонациясе-аһәңе белән лирик яңгырашлы, халыкчан образларга, тормышчан детальләргә, табигать тасвирларына бай, эчтәлеге белән дөнья хәлләренә игътибарлы, аларга булган фикер-мөнәсәбәтен үзенә генә хас шигърият чаралары ярдәмендә гәүдәләндерергә омтылган сизгер, гамьле каләм осталарының берсе итеп таныта. Аның прозасына да шигърилек хас. Хикәяләрендә, «Кызыл кар яугач», «Бозлы миләшләр» (икенче исеме – «Кар кеше»), «Урман эчләрендә урман», «Шәһәр өстендә акчарлак» кебек күләмле әсәрләрендә язучы лирик яңгырашлы тел-стиль белән тормыш сәхнәсендә төрле сынауларга юлыккан каһарманнарының язмышлары мисалында җәмгыятьне, милләтне борчыган күптөрле иҗтимагый, тәрбияви-әхлакый мәсьәләләр турында сүз алып бара, яшь кешенең шәхес буларак формалашу юлында очраган катлаулы, хәвефле факторларга игътибарны юнәлтә.

Беренче татар балеты «Шүрәле»нең авторы – яшьли Ватан сугышы кырында ятып калган композитор Фәрит Яруллин турындагы роман-хроника исә әдип иҗатының зур бер уңышы итеп бәяләнә. 2000 елда Татарстан китап нәшриятында «Ут һәм җыр» исеме белән әсәрнең тулыландырылган яңа басмасы дөнья күрә.

Р.Низамиевның соңгы еллардагы иҗат уңышларыннан тагын бер әсәрне – XX йөз төрки дөньясының ике мәшһүр шәхесенә багышланган, кайчандыр совет режимыннан качып Төркиягә китәргә мәҗбүр булган әдип Гаяз Исхакый белән, Төркиядән качып «хөр тормышлы» совет канаты астына сыенган төрек шагыйре Назыйм Хикмәтнең гыйбрәтле язмышлары фонында гаять тә үткен коллизияле, сәяси-публицистик яңгырашлы эчтәлеккә ия булган «Ике мөһаҗир» поэмасын – аерым атап китәргә кирәктер.

Поэзия һәм проза жанрларыннан тыш Р.Низамиев публицистика, әдәби тәнкыйть өлкәләрендә дә иҗади активлыгын дәвам иттерә.

Аңа 1992 елда «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Р.Низамиев – 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Йолдыз яңгыры: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 160 б. – 2500 д.

Кызыл җәй: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 48 б. – 10000 д.

Бөек сер: хикәя, повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 176 б. – 9000 д.

Яралы керпе: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 32 б. – 13800 д.

Фәрит Яруллин: роман-хроника. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 256 б. – 8700 д.

Кызыл кар яугач: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 224 б. – 25000 д.

Ут һәм җыр: роман-хроника. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 240 б. – 3000 д.

Яшьлеккә хат: фәлсәфи трактат, повесть. – Казан: Мәгариф, 2003. – 152 б. – 1000 д.

Тормыш трамвае: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 238 б. – 2000 д.

Алдым каләм кулыма: эссе, әңгәмәләр, публицистика. – Казан: Мәгариф, 2007. – 143 б. – 1000 д.

* * *

Созвездие Сююмбеки: стихи татарских поэтов среднего поколения / пер. с татар. Д.Чкония. – М.: Современник, 1988. – С. 341–359.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Х ө с н и я р З. Якутларны барлар вакыт // Идел. – 1990. – № 11. – 39 б.

Ә х м ә т җ а н о в М. Могҗизаларга бай дөнья // Шәһри Казан. – 1995. – 17 февр.

Б а д ы й к о в Х. Тау чишмәсе кебек // Казан утлары. – 1995. – № 6. – 183–187 б.

Ш а б а е в М. Үз йолдызы бар // Казан утлары. – 2000. – № 2. – 118–122 б.

С и б а т Р. Рашатка без шат // Ватаным Татарстан. – 2000. – 3 март.

М ө х ә м м ә т е в а Д. Матурлыкның яшәр урыны // Мәдәни җомга. – 2001. – 12 гыйнв.

Х ә л и м А. Милли тәсбих турында хикәят // Мәдәни җомга. – 2002. – 15 февр.

Г а л и у л л и н Т. Һәр шагыйрьнең үз бизәге // Идел. – 2005. – № 7. – 60 б.

Язучылар