Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шаһиева Розалина

Шагыйрә һәм сәнгать белгече Розалина Гомәр кызы Шаһиева 1945 елның 28 июлендә Татарстанның Яшел Үзән районы Бишнә авылында туа. Балачак һәм мәктәп еллары Казанда уза. 1963 елда Казанның 80 нче мәктәбен тәмамлап, шул ук елны Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә, 1968 елда университетта рус теле һәм әдәбияты белгечлеге алып чыккач, берникадәр вакыт Казан дәүләт педагогия институтының рус һәм чит илләр әдәбияты кафедрасында ассистент булып эшли, ә 1969 елның ноябреннән Татарстан сынлы сәнгать музеена эшкә күчеп, 1975 елга кадәр музейның «Татарстан сынлы сәнгате» бүлегендә кече фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәткәр, бүлек мөдире хезмәтләрен башкара. Бакый Урманче, Фуад Вәлиев, Альфред Халиковлар җитәкчелегендә татар сынлы сәнгать ядкарьләрен җентекләп өйрәнеп, республика Сынлы сәнгать музее тарихында беренче буларак, музейдагы татар милли көнкүреш сәнгате коллекцияләреннән махсус экспозиция төзүдә якыннан торып катнаша.

1975 елда Р.Шаһиева СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының сәнгать секторы каршындагы аспирантурага укырга керә. Уку дәверендә һәм аспирантураны тәмамлаганнан соң, янә республиканың Сынлы сәнгать музеенда өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләгәндә, борынгы чорлардагы һәм урта гасырлардагы татар поэзиясе һәм көнкүреш сәнгатенең синтетик формаларын – кулъязма китап, каллиграфия, шәмаил, күн мозаикасы, чигү һәм башка төрләрен үзара чагыштыру юлы белән тарихи яссылыкта өйрәнеп, татар көнкүреш сәнгате төрләренең һәркайсы асыл тамырлары белән әдәбиятка, поэзиягә барып тоташа икәнлеген ачыклый. Яшь белгеч үзенең бу эзләнүләре, фикер-табышлары турында матбугатта күпсанлы мәкаләләрен бастыра, радиотапшыруларында катнаша, фәнни җыеннарда чыгышлар ясый.

Шушы ук елларда Р.Шаһиева, мәктәптә укыганда ук башланган шигырьләр язуын дәвам иткән хәлдә, әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә нәтиҗәле эшли: Дәрдемәнд, С.Хәким, Ф.Хөсни иҗатларыннан аерым әсәрләрне, татар халык әкиятләрен, Х.Госман, Н.Юзиев, М.Бакировларның шигырь теориясенә караган фәнни хезмәтләрен рус теленә тәрҗемә итә.

1991 елда Р.Шаһиева «Казан» милли мәдәни үзәккә эшкә күчә, сәнгать белгече һәм 1996 елдан Үзәк директорының фәнни эшләр буенча урынбасары сыйфатында элекке Ленин мемориалын татар халкының гамәлдәге даими мәдәни йорты-музее итеп үзгәртеп коруга үзеннән күп өлеш кертә. Монда сынлы сәнгать күргәзмәләре, әдәбият-сәнгать кичәләре, төрле милли тамашалар оештырыла. 1993–2001 еллар арасында Мәскәүдә, Венгриядә, Гарәп Әмирлеге, Төркия, Иранда, Финляндиядә һәм Париждагы ЮНЕСКО бинасында тамашага куелган татар сынлы сәнгать күргәзмәләре дә нәкъ менә «Казан» милли мәдәни үзәгендә һәм Р.Шаһиеваның якыннан катнашы белән оештырыла.

Р.Шаһиева – Казан нәшриятларында дөнья күргән ике шигъри җыентык авторы. Ул – киң карашлы, дөнья шигърияте традицияләрен тирән үзләштергән каләм иясе. Аның көтелмәгән метафораларга, мифологик образларга, гыйбарәләргә, ритмик үзенчәлекләргә бай шигъри тәҗрибәләре хәзерге татар поэзиясендә милли яңарыш идеяләренең эчтәлектә һәм форма өлкәсендә гамәли бер чагылышы булып тора.

Р.Шаһиева 1993 елдан «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә, 1991 елдан Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы.

Р.Шаһиева – 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кара мәрҗән: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Фәйзуллин. – Казан: Н.к.,1997. – 95 б. – 2000 д.

Ниса: шигырьләр, поэмалар, тәрҗемәләр. – Казан: Мастер-Лайн, 2003. – 286 б. – 200 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ф ә й з у л л и н Р. Розалина –гөлсукмак // Казан утлары. – 1998. – № 4. – 171–172 б.

Х ә й р е т д и н Ф. Серле мәрҗән // Сөембикә. – 1999. – № 11. – 26–27 б.

Г а т а ш Р. Үзебезнең гади, милли «Ниса» // Казан утлары. – 2004. – № 3. – 128–129 б.


Язучылар