Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Агиев Фәхрелислам

Балалар язучысы, педагог, нашир һәм мө­хәррир Фәхрелислам Нигъмәтулла улы Агиев 1887 елның 12 мартында элекке Тамбов губер­насының Тимников өязе (хәзер Мордва Респуб­ликасының Краснослободский районы) Тенеш (Тенишево) дигән авылда мулла гаиләсендә туып үсә. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала. Ундүрт яшеннән үз көнен үзе күрә башлап, бер сәүдәгәргә ияреп Харбин якларына китә һәм приказ­чик кебек яллы эшләрдә йөри.1906 елда Ф.Агиев Казанга килә һәм, үзлегеннән әзерләнеп, мәгълүм Казан Татар укытучылар мәктәбе программасы буенча экстерн тәртибендә имтиханнар тапшырып, башлангыч рус-татар мәктәпләре укытучысы дигән рәсми таныклык ала. 1908-1915 елларда шәһәрдәге рус-татар мәктәп­ләрендә укытучы булып эшли. Бер үк вакытта ул, Казанның мәдәни тор­мышында актив катнашып, 1907 елда ачылган «Шәрекъ клубы» староста­ларыннан берсе буларак, балалар өчен клубта кичәләр, уеннар, балалар­дан хор төркемнәре оештыру, шәһәрдә «Ак чәчәк» бәйрәмнәре уздыру кебек мәдәни эшләргә җитәкчелек итә.
Шушы ук елларда Ф.Агиевның әдәби иҗат эшчәнлеге дә башлана. Басмада аның беренче әдәби иҗат тәҗрибәсе – «һөнәр» исемле шигыре «Казан мөхбире» газетасының 1907 елгы 16 ноябрь санында дөнья күрә. Шигырьләрдән тыш көндәлек матбугат битләрендә аның хикәяләре, әки­ятләре, уку-укыту мәсьәләләренә, мәктәп-мәдрәсә хәлләренә, мөгаллимнәр тормышына багышланган дистәләрчә мәкаләләре басыла.
Ф. Агиевның әдәбият тарихында аеруча мактаулы хезмәте – ул да булса өч ел буе (1913–1916) «Ак юл» исемле махсус балалар журналы чыгарып килүендә. Бу – татар телендә балалар өчен махсус чыгарылган икенче журнал (беренчесе – Заһид Шамил наширлеге һәм мөхәррирлегендә, Фатих Әмирхан катнашында чыккан «Тәрбиятел-әтфал», Мәскәү, 1907). «Ак юл»ның беренче саны 1913 елның 15 апрелендә дөнья күрә, соңгы 74 нче саны 1916 елның 22 гыйнварында чыгудан туктала. Журналда шул заманның бик күп каләм ияләре языша (Шәйхулла Алкин, Шәһит Әхмәдиев, Габделбари Баттал, Ибраһим Бикколов, Садри Җәләл, Хөсни Кәрим, Нәкый Исәнбәт, Гали Рәфикый, Фатих Сәйфи-Казанлы, Сәгыйть Сүнчәләй, Галимҗан Шәрәф һ.б.). Ф.Агиевның үзенең дә күпчелек әсәрләре – ши­гырьләре, хикәяләре, тәрҗемә әсәрләре, тәгълим-тәрбия мәсьәләләренә караган мәкаләләре, истәлек язмалары шушы журналда басыла. Г.Тукай белән якын аралашып, дустанә мөнәсәбәттә яшәгән әдип-журналист, шагыйрь вафат булгач, журналда аның турында истәлекләрен, аңа ба­гышланган шигырьләрен һәм «Мәрхүм шагыйребез Габдулла Тукаебызтугрысында», «Габдулла Кушлавыч авылында, Шәрифә карчыкта», «Габ­дулла Сасна авылында, әнкәсе янында» кебек шагыйрьнең тәрҗемәи хәленә кагылышлы мәкаләләрен урнаштыра.
Хакимият башына большевиклар килгәннән соң, Ф.Агиевның шәхси иҗат активлыгы кими. Ул нигездә тәрҗемә эше, уку китаплары төзү, 1918 елда вафат булган җизнәсе Гафур Коләхмәтевнең кулъязма әдәби мира­сын барлау, аны басмага әзерләү кебек эшләр белән шөгыльләнә. Туган якларында берничә ел гомер сөргәннән соң, 1924 елда ул Мәскәүгә күчә, анда әүвәл РСФСР Мәгариф комиссариатында инструктор-методист, СССР халыклары Үзәк нәшриятында (Центриздат) татар бүлеге секретаре, анна­ры берникадәр вакыт Мәскәү Үзәк татар драма театрының директоры бу­лып эшли. Шул елларда аның Мәскәү нәшриятларында балалар өчен яз­ган хикәяләре, әкиятләре тупланган «Кәкре аяклы тавык» һәм «Хикәяләр җыентыгы» дигән ике китабы басылып чыга.
Фәхрелислам Агиев – егерменче елларның ахырларында ОГПУ тара­фыннан фальсификация юлы белән махсус оештырылып, «Солтангалиевнең контрреволюцион оешмасы» дип исемләнгән «җинаять эше» буенча кулга алынган татар зыялыларының берсе. 1930 елның 23 июлендә ОГПУ коллегиясе аны иң югары җәзага – атарга хөкем итә. 1931 елның 13 гыйн­варында шул ук коллегия, алдагы карарын үзгәртеп, үлемгә хөкем ителгән­нәрнең җәзасын ун еллык концлагерь белән алыштыра. Ләкин бу «эш» белән гаепләнүчеләрнең күпчелеге 1937–1938 еллардагы «олуг террор» чорында кабат җавапка тартылып, НКВД «өчлек»ләре карары белән янә атарга хөкем ителәләр. Шулар исемлегендә Ф .Агиев та була. Ул 1938 елда Мәскәү төрмәсендә атып үтерелгән дип уйланыла. Кабере билгесез.


Язучылар