Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Минһаҗева Асия

Шагыйрә Асия Миръякут кызы Минһаҗева 1952 елның 16 ноябрендә Татарстанның Мөслим районы Метрәй авылында колхозчы гаиләсендә туа. Укуын Метрәй сигезьеллык мәктәбендә башлап, 1968 елда гаиләләре Мөслим эшчеләр бистәсенә күчкәч, урта белем алуын шунда тәмамлый. Урта мәктәптән соң ике ел (1970–1972) Мөслим районының Баек урта мәктәбендә татар теле һәм тарих укытучысы булып эшли. Шул елларда район газетасында, бераз соңрак «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») һәм «Казан утлары» журналларында аның тәүге шигырьләре басылып чыга.

           1972–1977 елларда А.Минһаҗева – Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеге студенты. Уку чорында университеттагы «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсенең актив әгъзасы була, республика матбугатында шигырьләре басыла, телевидение оештырган шигърият тапшыруларында катнаша, тирән хисле, үз-үзенә таләпчән, кыю сүзле, горурихлас тавышлы, җитлеккән шагыйрә буларак исеме әдәби мохиттә телгә алына башлый. 1985 елда исә Татарстан китап нәшриятында шагыйрәнең «Биеклектә очрашу» дигән беренче мөстәкыйль җыентыгы басылып чыга.

           Университетны тәмамлаганнан соң, А.Минһаҗева өч ел Мөслим районының Үрәзмәт урта мәктәбендә – укытучы, сиксәненче елларда Казанда төрле көндәлек матбугат редакцияләрендә – корректор, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында – кече фәнни хезмәткәр, Татарстан Язучылар берлеге аппаратында – секретарь-машинистка, аннары Әлмәт шәһәрендә «Әлмәт таңнары» газетасында хатлар бүлеге мөдире һәм туксанынчы елларда кабат Казандагы матбугат оешмаларында төрле хезмәт вазифаларын башкара. 1993 елда аның Татарстан китап нәшриятында «Якты сагыш» дигән, әдәби җәмәгатьчелек һәм шигырь сөючеләр тарафыннан җылы кабул ителгән икенче шигъри җыентыгы басыла.

           А.Минһаҗева – 1990 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Биеклектә очрашу: шигырьләр / кереш сүз авт. С.Хәким. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 96 б. – 1400 д.

Якты сагыш: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 71 б. – 2000 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Р ә ш и т о в Ә. Күңел кылларына кагылсаң… // Татарстан яшьләре. – 1986. – 22 апр.

И х с а н о в а И. Үзе салган сукмак // Идел (альманах). – 1987. – № 19. – 64–65 б.

Ш ә р и п о в Р. Ачык йөз // Казан утлары. – 1987. – № 7. – 179–181 б.


Язучылар