Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гали Мөхәммәт

Хикәяләре, драма әсәрләре һәм әдәби-гыйльми хезмәтләре белән егерменче йөз татар әдәбияты тарихында үзенә бер аерым урын алып торган Мөхәммәт Гали (Мөхәммәт Мөхәммәтгали улы Галиев) 1893 елның 24 (иске стиль – 12) мартында элекке Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы) Олы Елга авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Башта атасы укыткан авыл мәктәбендә, 1903.1910 елларда үз авылларыннан алтмыш чакрым ераклыктагы Сатыш мәдрәсәсендә, аннары Казанның Күлбуе («Касыймия») һәм 1912 елдан 1915 елга кадәр Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. 1915 елда мәдрәсәдән китеп, солдат хезмәтеннән котылып булмасмы дигән өмет белән егерме ике яшьлек егет берара чит җирләрдә – Украинадагы тимер рудникларында, Әстерхан һәм Баку нефть промыселларында, Төрекмәнстанда – кара эшче, Бохара шәһәрендә йөкче булып эшләп йөри.

Ләкин барыбер аның эзенә төшәләр: Төрекмәнстандагы Чарджоу шәһәрендә тотып алып, 1916 елның февралендә Оренбург аша туп-туры фронтка озаталар. Ул Беренче бөтендөнья сугышының Австрия юнәлешендәге сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, һөҗүмгә күчкән Россия гаскәриләре белән бергә Румыния җирләренә кадәр барып җитә. Россиядә тәхеттән патша төшерелүен ул шунда каршылый һәм 1917 елның сентябрендә, авыру сәбәпле солдат хезмәтеннән котылгач, туган авылына әйләнеп кайта.

Октябрь вакыйгаларыннан соң М.Гали ике ел үз авылларындагы башлангыч мәктәптә балалар укыта. 1919 елның башында Казанга килеп, Мәркәз мөселман Хәрби коллегиясе тарафыннан чыгарылган «Кызыл Армия» газетасы редакциясенә корректор булып эшкә урнаша. Соңга таба шул ук редакциядә әдәби хезмәткәр, җаваплы сәркәтип һәм газетаның редколлегия әгъзасы вазифаларын башкара. 1921 елның мартында газета чыгудан туктагач, ул «Эшче» газетасына күчә, 1921 елның җәеннән «Татарстан хәбәрләре», соңрак «Безнең байрак», ә 1926 елда «Крәстиян гәзите» редакциясенә күчеп, алты ел шунда әдәби хезмәткәр булып эшли.

1931 елда М.Гали Казан университетының география факультетына укырга керә, укуын уңышлы тәмамлагач (1933), берникадәр вакыт Казан педагогия институтының география кафедрасында ассистент булып хезмәт итә, рабфакта, Казан техникумнарында география фәненнән дәресләр бирә, «Спартак» аяк киемнәре комбинаты каршындагы олы яшьтәгеләр мәктәбендә татар әдәбияты укыта.

Тоталитар режим оештырган репрессияләрнең иң кызган 1937 елда милләтчелек сөременнән арынып бетмәгән, «халык дошманнары» белән якын мөгамәләдә булган, хәзерге әдәби иҗатында да пассив дип, СССР Язучылар берлегендә оешу көннәреннән үк әгъза булып торган М.Галине әгъзалыктан мәхрүм итәләр. Шулай да эшне кулга алу дәрәҗәсенә үк җиткермиләр. Чыннан да, үпкә хастасы белән каты авырып китү сәбәпле, утызынчы елларда аның иҗат активлыгы шактый кимегән була. Кем белә, бәлки, шул «иҗат пассивлыгы» әдипне кулга алынудан коткарып та калгандыр. Һәрхәлдә, күп кенә күренекле, актив иҗат эше белән шөгыльләнгән замандашларыннан аермалы буларак, Мөхәммәт Гали якты дөньядан үз үлеме белән китеп бара. Ул 1952 елның 6 маенда үпкә авыруыннан Казанда вафат була. 1945 елның ахырларыннан башлап гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында кече гыйльми хезмәткәр һәм кулъязмалар бүлегенең мөдире булып эшли.

М.Гали – шактый бай әдәби һәм гыйльми мирас калдырган иҗади шәхес. Аның «Авыл тормышы» исемле очерк характерындагы беренче әдәби язмасы 1911 елда «Йолдыз» газетасында Мөхәммәт Елгавый имзасы белән басылып чыга. «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыганда, әдәбият мөгаллиме һәм тәнкыйтьчесе Нәҗип Гасрый (1886–1937) киңәше белән ул чынлап торып язучылык эшенә тартыла. 1914–1915 елларда «Аң» журналы битләрендә аның бер төркем хикәяләре басыла («Кунак көткәндә», «Җиләккә барганда», «Аулак өйдә», «Авыл егетләре», «Сабан туенда» һ.б.). Авыл халкының тырыш хезмәтен, гаҗәеп бай этнографиясен җанлы картиналарда, төрле катлау кешеләренең көнкүрештәге мәзәкчел һәм драматик хәлләрен, гореф-гадәт һәм табигать күренешләрен, сабан туе кебек бәйрәм көннәрендә яшьләрнең уеннар оештырып күңел ачуларын тормышчан детальләр аша образлы итеп, укырга күңелле итеп сурәтләгән бу хикәяләре белән М.Гали әдәби иҗаттагы шул беренче адымнарыннан ук үзен талантлы хикәяче итеп таныта. Соңга таба аның иҗатына социаль мотивлар үтеп керә, ул авылдагы социаль тигезсезлеккә, халыкның Беренче бөтендөнья сугышына каршы ризасызлык уй-хисләрен чагылдырган хикәяләрен иҗат итә.

Иске авыл темасы М.Галинең инкыйлабтан соң иҗат иткән хикәяләрендә дә төп урынны алып тора. «Хикмәт хәзрәт» (1918), «Сәмигыл карт» (1919), «Яңгырсыз елларда» (1921), «Пожарныйлар» (1923), «Көтүчеләр» (1923) кебек хикәяләр әнә шундыйлардан. Шул ук вакытта аерым хикәяләрендә («Чәчүлек сукканда», «Таз Шәрәфи», «Рәхмәтулла тегүче» һ.б.), бигрәк тә журналист буларак көндәлек матбугат өчен язган күпсанлы очеркларында, мәкаләләрендә М.Гали Совет хакимияте шартларында татар авылы тормышына үтеп кергән яңалыклар, кискен үзгәрешләр турындагы темаларга да мөрәҗәгать итә. 1933 елда язылган «Карпат» исемле повестенда исә әдип патша армиясендәге солдат тормышының кырыс чынбарлыгын яктырта.

Утызынчы елларда М.Гали драматургия жанрында да көчен сынап карый. Аның ХХ гасыр башындагы милли азатлык хәрәкәте йогынтысында татар крәстияннәренең патша колонизаторларына каршы чыгышларын чагылдырган «Печәнчеләр, яки Бәхет эзләгәндә» (1936), 1908–1912 еллардагы Столыпин җир реформасы буенча крәстияннәрне көчләп хуторларга күчерү вакыйгаларына багышланган «Имана» (1939) һәм атаклы мәгърифәтче Каюм Насыйриның тормышы һәм эшчәнлеге турында «Каюм Насыйри» исемле биографик-тарихи пьесалары бар. Соңгысы, Хөсәен Уразиков катнашында язылып, 1945 елда Каюм Насыйриның тууына 120 ел тулу бәйрәме көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела. Бу елларда әдип Каюм Насыйри турында зур биографик-тарихи роман язарга да тотына, ләкин әсәр тәмамланмый кала.

Язылган өлеше әдипнең вафатыннан соң «Каюмның балачагы» исеме белән 1958 елда аерым китап рәвешендә басылып чыкты.

Сугыш алды елларында, бигрәк тә Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшләү чорында Мөхәммәт Гали татар әдәбияты тарихының аерым теоретик мәсьәләләренә, әдипләрнең тормыш юллары һәм иҗатларына багышланган мәкаләләрен, монографик гыйльми хезмәтләрен бастыра. Аның, Г.Камалны классик драматург итеп күрсәтүдән тыш, әдипнең шагыйрь, тәнкыйтьче, тәрҗемәче һәм рәссам буларак киң кырлы эшчәнлеген анализлаган, иҗатының татар әдәбияты һәм мәдәнияте тарихында, татар профессиональ театрын нигезләүдә, татар әдәби телен үстерүдә тоткан ролен ачып биргән «Г.Камал» (1941) дигән монографик китабы, Г.Тукай биографиясенә багышланган «Тукайның Уральскидагы тормышы» (1946), «Шагыйрь баскан эзләрдән» (1957) исемле хезмәтләре, татар иҗтимагый фикере һәм әдәбиятының күренекле вәкилләре Гали Мәхмүдов, Ибраһим Хәлфин, Акмулла, шагыйрь Сәгыйть Рәмиевләрнең тормышлары һәм иҗатлары турындагы күләмле мәкаләләре фактик материалга бай һәм фикри яктан заманы өчен шактый объектив яссылыкта язылулары белән аерылып торалар. Ул шулай ук атаклы замандашлары Г.Тукай, Г.Камал, Ш.Камал турында зур булмаган истәлек язмалары һәм тәрҗемә китаплар авторы буларак та билгеле.

Мәсәлән, И.Тургеневның «Аучы язмалары», Жюль Вернның атаклы «80 мең километр су астыннан» романының утызынчы еллардагы татарча беренче тәрҗемәләре М.Гали тарафыннан башкарылган иде.

М.Гали – 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар