Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мәҗит Гафури: «Нигә ул миңа бабай дип эндәшә?»

Шагыйрь Мәҗит Гафури илле дүрт яшендә вафат булды. Карт түгел иде әле. Иҗатының ташып торган чагы. Шуңа карамастан, татар матбугаты инде аны күптән карт шагыйрь дип атап йөртә иде. Кем белә, бәлки, әле картлыгы өчен түгел, ә ул заманда иң өлкән язучыларның берсе булганга олылап, ихтирам итеп шулай атаганнардыр. Ничек кенә булмасын, Мәҗит ага үзен карт яисә бабай дип әйттерергә теләмәгән, күрәсең.

Берзаман шулай, егерменче елның азагында булса кирәк, Мәҗит ага шагыйрь Сәйфи Кудаш белән бергә Уфаның текә ярыннан Агыйделгә сокланып карап тора икән. Көн матур, кояшлы, җылы. Астан, пристань ягыннан, кешеләр агылып менә: атлылар, җәяүлеләр… Шунда шактый авыр капчык күтәргән бер егет, Мәҗит ага янына җиткәч, аңардан:

– Бабай, Аксаков урамына ничек барырга икән? – дип сорый.

Мәҗит аганың йөзе кинәт караңгыланып китә. Берничә секунд чамасы ни дип җавап бирергә дә белмичә тора. Аннары кинәт, кулы белән кире якка күрсәтеп:

– Аксаков урамымы?.. Аста ул, түбәндә, энекәш, – ди. – Төшкәч, сул якта.

Егет, авыр капчыгын күтәреп, түбәнгә, Агыйделгә таба китә. Сәйфи Кудаш, бик гаҗәпләнеп, М.Гафурига карый:

– Нишләвегез бу, Мәҗит ага? Аксаков урамы анда түгел ич.

– Булмаса соң, нигә ул миңа бабай дип эндәшә? – ди шагыйрь. – Кирәкмәгәнгә картайтмасын кешене!

Күпмедер вакыт уза – секундлармы, минутлармы, Мәҗит ага кинәт Сәйфи Кудашны ашыктыра:

– Бар әле, йөгер әле шул егет артыннан. Аксаков урамының кайда икәнен әйт! Капчыгын да күтәрешеп мен!

Сәйфи Кудаш теге егет артыннан йөгереп төшеп китә.

 

(Афзал Шамов. Безнең мирас. — №3. — 114 б)

  • Фото  интернеттагы ачык чыганаклардан алынды

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева