Матбугат чараларының һәркайсы диярлек гел фаҗигаләр, җинаятьләр турында язарга ярата дип мин еш канәгатьсезлек белдерәм инде. Моның рейтинг күтәрү, тираж җыю өчен эшләнгәнен белгән хәлдә дә тормышның гел тискәре якларын күрсәтү белән килешәсе килми.
Шуңадырмы, бу хәбәр шундук игътибарны җәлеп итте. «Нижегород өлкәсендә бер малай дүрт ел эчендә 810 китап укыган». Аена уртача унҗиде китап килеп чыга. Уйлап карасаң, уен түгел бит инде. Урындагы балалар китапханәсе өчен бу рекорд дип исәпләнә икән. Кем белә, бәлки Россия өчен дә рекордтыр…
Алеша Субботин бишенче сыйныфта укый. Нижегород өлкәсенең Бор шәһәренә алар биш ел элек Луганскидан күченеп килгәннәр. Бомбага тотылган җимерек йортларны малай әле дә хәтерли икән.
— Ул бик тынгысыз, хәтта бераз хулиганрак та малай иде, — дип сөйли әнисе Екатерина, — компьютеры да, телефоны да юк иде. Шуңа баланы китапханәгә яздырдык. Һәм менә могжиза! Леша китаплар дөньясына чумды. Көн саен диярлек бер китап укый. Моңа кадәр нәфис әдәбият белән алай кызыксынганы юк иде.
Китапханәчеләр фикеренчә, хәзер Алексей китап укучылар конкурсларында катнашып, һәрвакыт диярлек җиңүче булып чыга икән.
— Ул үзенә ошаган әсәрләрнең эчтәлеген безгә дә сөйли, — ди малайның әнисе. — Фантастика, фэнтези, детектив, маҗаралы әсәрләр, хайваннар турында хикәяләр укырга ярата. Матур бизәлешле китапларны үз итә.
Китап уку малайга яхшы тәэсир итә. Аның сүз байлыгы арта, дөньяга карашы киңәя, фикер йөртү сәләте күзгә күренеп үзгәрә. Әдәбиятка гына бикләнеп, йомылып ята торган малай түгел ул, аралашучан, программалаштыру һәм дзюдо белән шөгыльләнә. Актив тормыш рәвеше алып бара.
* * *
Беренчедән, матбугат чараларының менә шундый уңай күренешләрне эзләп табуы һәм күпләп таратуы үзе үк игътибарга лаек. Чөнки без күп очракта ниндидер китапханәгә барып сораштырулар үткәрәбез дә шундагы бер ялкау китапханәченең сүзләрен байрак итеп: «Хәзер кеше китап укымый!» — дип дөнья яңгыратабыз. Сүз татар әдәбияты турында барса, аның артыннан ук: «Татарда укырлык китаплар юк», «татар әдәбияты икенчел» дигән фикерләр ишетелә башлый. Белмим, монысы ниндидер көчләр тарафыннан махсус эшләнәме, әллә үзлегеннән килеп чыгучы иярчен күренешме? Ләкин ул әдәбиятны һәм язучыны кимсетүгә, булган байлыгыбызны күрмәмешкә салышуга килеп терәлә. Ә бит чынында болай килеп чыга. Әгәр китапханәгә кеше йөрми һәм китап укучылар юк икән, теге китапханә хезмәткәрләре моның өчен берни эшләми дигән сүз.
Икенчедән, китап укучылар, әдәбият яратучылар чынлап та бар һәм күп. Заман шаукымы белән мал артыннан куучылар җәмгыятендә без аларны күрмибез генә. Күрмәскә тырышу да бар. Дөрес, хәзер китап кибетләрендә озын-озын чиратлар юк. Элек бар иде. Ләкин элек колбасага да зур чиратлар хасил була иде. Хәзер юк. Тик аңа карап кына беркем дә: «Хәзер халык колбаса ашамый», — дими. Бүген бер өлкәдә дә товар кытлыгы, дефицит юк диярлек. Хәзер һәр өлкәдә — кулланучы дефициты. Товар җитештерүчеләр кулланучы эзли торган заман. Бу китап сәүдәсенә дә кагыла. Китапларның укучыга вакытында барып җитмәве, әдәбиятның начарлыгыннан бигрәк, китап сәүдәсенең дөрес оештырылмавы белән бәйле.
Ә югарыда телгә алынган Алеша Субботин кебек малайларның булуы чынлап та шатландырды. Моны, бәлки, мал-акча дип күзе тонган җәмгыятьнең рухият тарафына тартылуының бер чагылышы дип карарга да мөмкиндер. Соңгы елларда иң чагу, иң якты булып күренгән чагылышы. Ә кешелек рухи кыйммәтләргә әйләнеп кайтачак инде ул. Шунсыз мөмкин түгел.
(«Ватаным Татарстан»)