Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Тәрҗеманов Җәвад

       Җәвад Әфтахетдин улы Тәрҗеманов 1920 елның 8 июлендә Казан шәһәрендә дин эшлеклесе гаиләсендә туа. 1938 елда Яңа бистәдәге 13 нче номерлы татар урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт химия-технология институтының механика факультетына укырга керә. Ватан сугышы елларында, институтта уку белән бергә, хәрби заводта станоклар көйләүче мастер булып эшли. 1944 елда диплом яклап, институтның металлар технологиясе кафедрасында аспирантурага калдырыла һәм бер үк вакытта заводта инженер-технолог хезмәтен алып бара. 1950 елны ул техник фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклый һәм аннан соң, чирек гасырдан артыграк, үзе укыган Казан дәүләт химия-технология институтының металлар технологиясе кафедрасында доцент булып эшли, ун елга якын институтта чыгып килгән «Гыйльми язмалар» («Ученые записки») басмасының җаваплы секретаре һәм мөхәррире була. Аның үз белгечлеге буенча дистәләгән фәнни хезмәтләре бар. Гыйльми һәм техника өлкәсендәге хезмәтләре өчен Җ.Тәрҗеманов 1981 елда «Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек була.

          Җ.Тәрҗемановның поэзия өлкәсендәге беренче тәҗрибәсе – «Безнең җавап» исемле шигыре җиденче сыйныфта укыган чагында язылып, 1935 елның 23 февралендә «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында басылып чыга. Шуннан соң ул бу газета битләрендә шигырьләре, мәктәп тормышы турындагы кечкенә мәкаләләре белән даими катнаша башлый.

          1938 елда яшь каләм тибрәтүченең «Галстук» исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

          Узган гасырның алтмышынчы елларының беренче яртысына кадәр Җ.Тәрҗемановның әдәби иҗаты тулысынча балалар, бигрәк тә кече яшьтәге балалар әдәбияты белән бәйле дияргә мөмкин. Бу чорда аның үзен балалар язучысы итеп таныткан күпчелек тезмә, чәчмә әсәрләре языла һәм шуларны үз эченә алган унбишләп китабы басылып чыга. Прозада исә язучы кыска хикәяләре һәм бигрәк тә әкиятләре белән таныла. Аның «Ябалак һәм Тавык» (1940), «Шуктуган» (1962), «Шаян белән Наян» (1965), «Көмешкойрык» (1967) кебек әкиятләре нәни укучылар арасында зур популярлык казана һәм бик күп телләргә тәрҗемә ителеп аерым китаплар булып басылып чыга.

          Җ.Тәрҗемановның нәниләр өчен язган әсәрләренең теле халыкчан гади, музыкаль яңгырашлы, төзек-тигез рифмалы. Аның аерым шигырьләре композиторлар тарафыннан көйгә салына.

          Алтмышынчы еллардан башлап Җ.Тәрҗеманов яшьләр һәм өлкәннәр өчен дә яза. Күп еллар буе фән өлкәсендә нәтиҗәле эшләү, Казан дәүләт университетының үткәндәге тарихыннан бай фактик материаллар туплау әдипне прозада зур әдәби-документаль әсәр язуга этәрә, һәм 1965 елда аның бөек математик Н.И.Лобачевскийның тормышы һәм фәндәге беренче адымнары турында рус телендә «Лобачевскийның яшьлеге» («Юность Лобачевского») исемле документаль романы басылып чыга. Язучы, даһи галимнең яшьлегенә генә тукталып калмыйча, аның бай, катлаулы, каршылыклы тормыш юлын ачарга омтылып, җитмешенче еллар дәвамында әсәрне камилләштерү һәм калган кисәкләрен язу белән шөгыльләнә.

          Нәтиҗәдә республика һәм үзәк матбугатта авторның зур уңышы дип бәяләнгән «Көмеш дага» романы иҗат ителә.

          Җ.Тәрҗеманов публицистика, очерк, әдәби тәнкыйть, балалар драматургиясе һәм мемуар жанрларында да актив эшли. Аның балалар өчен төрле жанрларда язган иң яхшы әсәрләре 1980 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Ачкыч һәм баскыч» исемле күләмле җыентыгында урын ала.

          Ул 1995 елның 9 мартында Казанда вафат була.

          Җ.Тәрҗеманов – 1947 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Галстук: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1938. – 32 б. – 6000 д.

Бал корты һәм Ишәк: әкият. – Казан: Татгосиздат, 1939. – 10 б. – 10000 д.

Ботканы кем ашаган: әкият. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 11 б. – 9070 д.

Без театр уйныйбыз: мәктәп сәхнәсе өчен пьесалар, инсценировкалар, скетчлар һәм интермедияләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 120 б. – 9000 д.

Ян, йолдызым, ян!: татар балалар әдәбияты турында очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 106 б. – 10000 д.

Сайланма әсәрләр / кереш сүз авт. Н.Гыйззәтуллин – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 371 б. – 10000 д.

Көмеш дага: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 452 б. – 12000 д.

Ачкыч һәм баскыч: сайланма шигырьләр, хикәяләр, пьесалар, мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 367 б. – 5000 д.

Лобачевскийның яшьлеге: докум. роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 342 б. – 4000 д.

Очрашулар, очрашулар: хикәяләр, очерклар, юлъязмалар, истәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 368 б. – 8000 д.

Балачак сабаклары: балалар өчен гыйбрәтле хикәяләр, әкият-пьеса. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 63 б. – 8044 д.

Әкиятләр: кече яшьтәге мәктәп балаларына. – Казан: (?), 2000. – 44 б. – 7000 д.

* * *

Юность Лобачевского: докум. роман / пер с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1965. – 302 с. – 15000 экз.

Юность Лобачевского: докум. роман / пер. с татар. – 2-ое изд. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1968. – 302 с. – 150000 экз.

Шуктуган: сказка / пер. с татар. Г.Снегирева. – М.: Дет. лит., 1970. – 17 с. – 300000 экз.

Серебряная подкова: роман. – М.: Сов. писатель, 1979. – 416 с. – 100000 экз.

Шуктуган: сказка / пер. с татар. Г.Снегирева. – 2-ое изд. – М.: Дет. лит., 1982. – 17 с. – 300000 экз.

Сказки. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1993. – 43 с. – 50000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ш ә р и ф у л л и н Ф. Бәхетле язмыш // Сов. мәктәбе. – 1970. – № 6. – 58 б.

Б а к и р Г. Балалар дусты // Соц.Татарстан. – 1970. – 7 июль.

И х с а н о в а Л. Зур бакчаның бер гөле // Казан утлары. – 1980. – № 6. – 171–173 б.

М и н с к и й Г. Язучы һәм галим // Соц. Татарстан. – 1980. – 8 июль.

К у к у ш к и н Р. Канатлы дөнья. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 79–84 б.

* * *

Д.А.Тарджеманову 60 лет // Лит. газета. – 1980. – 24 сент.


Язучылар