Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шәрәфетдинов Дамир

    Дамир Рәүф улы Шәрәфетдинов 1940 елның 12 сентябрендә Казан шәһәрендә дөньяга килә. Балачак еллары Татарстанның Буа районы Татар Буасы авылында уза, шунда урта мәктәпне тәмамлап, 1959–1963 елларда Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетында белем ала. Хезмәт эшчәнлеген «Татарстан яшьләре» һәм «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталары редакцияләрендә әүвәл – хәбәрче, аннары физкультура-спорт бүлекләре мөдире булып эшләүдән башлый. 1973 елда Ленинградта Югары партия мәктәбенең журналистика факультетын тәмамлап кайткач, 1974–1990 еллар арасында ул КПССның Татарстан өлкә комитетында инструктор һәм партия архивы мөдире вазифаларын башкара. Аннары «Татарстан» журналының баш редакторы (1990–1991), Татарстанның яңа тарихына бәйле документларны саклау һәм өйрәнү Үзәге директоры (1991–1992), «Казан» милли мәдәни үзәгенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары кебек җитәкче урыннарда эшли. 1993–2005 елларда ул – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы хезмәтендә. Бер үк вакытта 1994 елдан – Баш архив идарәсе һәм Россия тарихчы-архивчылар җәмгыятенең Татарстан бүлеге басмасы «Гасырлар авазы – Эхо веков» фәнни-документаль журналының баш редакторы һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советы рәисе. Ул шулай ук 2001 елдан Казан дәүләт энергетика университетының иҗтимагый фәннәр кафедрасы профессоры сыйфатында студентларга лекцияләр укый.

Баш архив идарәсе башлыгы булып эшләү дәверендә Д.Шәрәфетдинов республикадагы архивларның матди-техник базасын ныгыту, аларны компьютерлаштыру, кадрлар белән тәэмин итү, хезмәткәрләрнең квалификацияләрен күтәрү, чит илләрдәге архивларда сакланган Татарстан тарихына нисбәтле документларны ачыклау, аларның асыл нөсхәләрен яки күчермәләрен Татарстанга кайтару өлкәсендә зур оештыру чаралары күрә.

Д.Шәрәфетдиновның әдәби-публицистик һәм фәнни иҗатында татар халкының рухи яшәеше үзенчәлекләрен, аның милли йолаларын, бәйрәмнәрен, бигрәк тә Сабан туе йолаларын тарихи яссылыкта тикшерү-өйрәнү үзәк темаларның берсен тәшкил итә. Аның «Тормыш тудырган традицияләр» («Традиции, рожденные жизнью», 1978), «Остаз кыры» («Поле наставника», 1984), «Сабан туе – хезмәт бәйрәме» («Сабантуй – праздник труда», 1987), «Сабан туе – Сабантуй» (татар һәм рус телләрендә, 1997) исемле очерк һәм фәнни-популяр жанрдагы китаплары, «Татарстанда халык бәйрәмнәренең барлыкка килүе һәм үсеше» дигән кандидатлык диссертациясе (1999), татар халкының ел фасыллары белән бәйле бәйрәмнәренең тарихи тамырларын һәм үсешен бәян иткән «Татар барда – Сабан туе бар» монографиясе (2003) киң җәмәгатьчелектә югары бәя ала.

Төп өлешен милли көрәш, ат чабышы, көч һәм җитезлек таләп иткән ярыш төрләрен эченә алган Сабан туе бәйрәмен тарихи өйрәнү барышында Д.Шәрәфетдинов башка авторлар белән берлектә «Халык уеннары» (1966), «Татар-башкорт милли спорт көрәше: ярыш кагыйдәләре» («Татаро-башкирская национальная спортивная борьба: правила соревнований», 1971), «Җир шары алкышлый» (1976), «Сабан туе бәйрәмнәрендә атлы-спорт уеннары һәм ярышлары» («Конно-спортивные игры и соревнования на праздниках Сабантуй», 1979) кебек күмәк җыентыкларны басмага әзерләшүдә якыннан катнаша.

Д.Шәрәфетдиновның әдәби иҗатында хәрби тема, сугыш темасына язылган әсәрләр дә бар. Комдив Искәндәр Тальковский (1894–1942) турында «Карурман аша ла башлар адаша…» (2000), Йосыф Ибраһимов (1895–1961) турында «Комбриг» (1990), Польша-Литва татарларыннан чыккан хәрби башлыклар турында «Ватанның тугры уллары» (авторларның берсе сыйфатында, 2001) дигән тарихи-документаль очерк китаплары, язучының сугыш чорына туры килгән балачагы истәлекләренә нигезләнеп язылган «Агымсуда сирень агып бара» повесте – шулар җөмләсеннән.

Тарихчы-архивчы буларак, Д.Шәрәфетдиновның иҗат эшчәнлегендә архив документлары аша совет тоталитар режимы чорында хаксызга репрессияләнгән яки, читкә тибәрелеп, онытуга дучар ителгән тарихи шәхесләрнең абруйлы исемнәрен халыкка кире кайтару мәсьәләләре мөһим бурычларның берсе итеп карала. Ул – архив документлары җирлегендә төзелгән ике дистәдән артык тарихи басманың, шул җөмләдән халыкара милли азатлык хәрәкәтенең танылган теоретигы Мирсәет Солтангалиевнең тормышы һәм иҗтимагый иҗат эшчәнлеге турында документаль материалларны эченә алган өч архив җыентыгының (1992, 1998, 2002) фәнни редакторы. Аның турыдан-туры катнашында һәм фәнни җитәкчелегендә басмага әзерләнгән «Мирсәет Солтангалиев. Сайланма әсәрләр» (1998) китабы Россия Федераль архив хезмәтенең III дәрәҗә бүләгенә лаек була.

Д.Шәрәфетдинов җәмәгать эше тәртибендә бик күп фәнни һәм иҗтимагый оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Ул – Татар энциклопедиясенең Баш редколлегиясе, «Хәтер» сериясе басмасы редколлегиясе, Татарстан Республикасының Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр мәҗмугасы редколлегиясе әгъзасы, Халыкара архив оешмалары советында Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиле. Татар милли көрәше буенча спорт остасы буларак, Татарстан милли спорт төрләре федерациясе идарәсендә дә әгъза булып тора.

Д.Шәрәфетдинов – 1964 елдан Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, 1990 елдан Татарстан Республикасы, 1998 елдан Россия Федерациясенең «Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр йөртә, 1998 елдан – «Россиянең шәрәфле архивчысы».

Ул 2014 елның 2 июлендә Казан шәһәрендә вафат була. Яңататар бистәсе зиратында җирләнгән.

Д.Шәрәфетдинов – 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Татар барда – Сабан туе бар: тарихи-документаль очерк. – Казан: Гасыр, 2003. – 479 б. – 1000 д.

* * *

Сабан туе – халыкның яшәеше: фәнни-популяр очерк. – Казан: «Гасырлар авазы» журналы басмасы, 1997. – 310 б. – 7000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)

Карурман аша ла башлар адаша. = Бездны мрачной на краю.: Искәндәр Тальковский турында тарихи-документаль очерк. – Казан: Гасыр, 2000. – 224 б. – 500 д. (Татар һәм рус телләрендә.)

* * *

Татарская борьба куреш: пособие по обучению и тренировке / соавт. М.Сахабутдинов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1974. – 111 с. – 4000 экз.

Традиции, рожденные жизнью: очерки. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1978. – 95 с. – 5000 экз.

Поле наставника: очерки. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. – 128 с. – 3300 экз.

Сабантуй –праздник труда: очерки. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. – 134 с. – 5000 экз.

Комбриг Юсуф Ибрагимов: повесть в документах. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1990. – 167 с. – 8000 экз.

Отчизны верные сыны: очерки / соавт. Я.Гришин. – Казань: Гасыр, 2001. – 160 с. – 500 экз.

Традиционные культуры татарского народа XIX начало XXI вв: монография. – Казань: Гасыр, 2004. – 639 с. – 1000 экз.

На службе Родины: очерки / соавт. Я.Гришин. – Казань: Гасыр, 2005. – 333 с. – 500 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Г а р и ф у л л и н Д. Татар күрке –Сабантуй // Казан утлары. – 2004. – № 6. – 178–180 б.

Ә х м ә т җ а н о в М. Язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе // Татар иле. – 2004. – № 8 (февр.).

* * *

Д и м и т р и е в а А. Юбилей главного архивиста Республики Татарстан // Отеч. арх. – 2000. – № 4. – С. 120–121.

 


Язучылар