Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шәрифуллин Мәсгут

(1928-1966)
Мәсгут Гафиятулла улы Шәрифуллин 1928 елның 18 февралендә Башкортстанның Ярмәкәй районы Рәтамак авылында туган. Балачагы һәм мәктәп еллары шул авылда уза. Бөек Ватан сугышы чорында колхозда эшли. 1947—1952 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, Казанга килеп, производствога автомат станоклар көйләүче слесарь булып эшкә керә, аннан Казан художество училищесында укый. Училищены тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия Натрында художник-декоратор, соңыннан Казан телестудиясендә художество цехы мөдире хезмәтләрен альш бара.
1963—1965 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлап кайтканнан соң, М. Шәрифуллин гомеренең соңгы көннәренә кадәр (ул 1966 елның 17 апрелендә вафат булды) СССР әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры булып эшли.
М. Шәрифуллинның әдәби мирасы артык зур түгел. Ул илленче-алтмышынчы еллардагы авыл тормышына багышланган бер төркем хикәяләре, «Еллар үткәч», «Җир хуҗасы» исемле ике повесте һәм «Туганнар» дигән әсәре белән билгеле. Соңгысы, сәхнәләштерелеп, 1966 елда Г. Камал исемендәге Татар академия театрында да күрсәтелә. М. Шәрифуллин 1962 елдан бирле СССР Язучылар союзы члены иде.


Язучылар