Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мөхәммәдев Шакир

       Күренекле мәгърифәтче, әдип, журналист Шакир Мөхәммәтша улы Мөхәммәдев 1865 елда Буа каласында ярлы көнкүрешле гаиләдә туа. Буа мәдрәсәсендә укый. 1880 елларда Оренбургта приказчик, конторщик булып эшли. 1900–1901 елларда Харбинга бара. Шунда чакта язылган «Җәһаләт, яхуд Галиәкбәр агай» һәм «Яфрак асты, яхуд Мәкәрҗә ярминкәсе» исемле повестьлары (беренчесе – Казанда, икенчесе – Оренбургта) басыла.

           1902 елны Ш.Мөхәммәдев туган каласына кайта, аннары тагын Оренбургка китә һәм Хөсәеневләр конторында эшли башлый. Иҗат эшчәнлеген дәвам итеп, «Яңа Бәдавам», «Хан кызы» әсәрләрен бастыра. 1905 елда әдипнең Оренбургта «Япон сугышы, яхуд доброволец Батыргали агай», 1906 елда «Урал буе – татар туе» әсәрләре басыла. 1906 елның сентябреннән Ш.Мөхәммәдев Оренбургта «Карчыга» исемле көлке журналы чыгара. 1958 елны Казанда хәзерге имляда әдипнең «Сайланма әсәрләр»е басылып чыга.

           Ул 1923 елда вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Җәһаләт, яхуд Галиәкбәр агай. – Казан, 1901.

Яфрак асты, яхуд Мәкәрҗә ярминкәсе. – Оренбург, 1901.

Япун сугышы, яхуд доброволец Батыргали агай. – Оренбург, 1905.

Хан кызы. – Оренбург, 1908.

Сайланма әсәрләр. – Казан: Татгосиздат, 1908.

Сайланма әсәрләр / төз. М.Гайнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 408 б. – 7000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Г а й н у л л и н М. Шакир Мөхәммәдевның иҗат мирасы // Сов. әдәбияты. – 1965. – № 5. – 143–150 б.

Г а й н у л л и н М., Г а й н е т д и н о в М. Шакир Мөхәммәдев // Татар әдәбияты тарихы. – 2 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 351–362 б.

Ә м и р х а н о в Р. Давылллы чор җырчысы // Казан утлары. – 1985. – № 7. – 184 б.


Язучылар