Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шәйдуллина-Морат Равилә

Равилә Шамил кызы Шәйдуллина-Морат – язучы, шагыйрә, эшмәкәр. 1949 елның 25 февральдә Теләче районының Алан авылында туган. Казан шәһәрендә ресторан һәм кафелар хуҗасы. Лирик шигырьләр, тормышчан проза,  балалар өчен язылган әсәрләр авторы.

Равилә Шәйдуллина-Морат хәзерге татар прозасының лирик-экзистенциаль канатын “Ялантауга ай кунган” дип исемләнгән җыентыкта урын алган гаҗәеп якты, эчке тирән сагышлы повестьлары белән баетты. Әдәбият мәйданына шигъри бәйләмнәре белән килеп кергән язучы прозасы милли мәдәният традицияләрен үстерә. Әдибә иҗатындагы лирик-эмоциональ башлангыч, моңсу-экзистенциаль бәян язма-басма сүзнең төп сурәтләү объекты – кешенең эчке дөньясы, кальбе, рухы дигән фикерне ныгыта. Әдибәнең лирик шигърияте, тормыш язган бәяннәре – һәммәсе зур тормыш тәҗрибәсенең әдәби тупламы.

2019 елның декабреннән Язучылар берлеге әгъзасы.

 

 


Язучылар