Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хуҗи Гали

Татар совет поэзиясендә күп еллар тырышып эшләгән һәм бай әдәби мирас калдырган Гали Хуҗи (Гали Хаҗи улы Хуҗиев) 1912 елның 17 октябрендә хәзерге Татарстан АССРның Апае районы Карамасар авылында крестьян-тимерче гаиләсендә туа. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлый, аннары Казанга килеп, авыл хуҗалыгы институтының хәзерлек курсларында укый. Курсларны тәмамлагач, институтның төп курсына кабул ителә, ләкин авырып китүе сәбәпле, укуын ташларга мәҗбүр була. 1932—1941 елларда башта «Кызылармеец» газетасында әдәби хезмәткәр, соңыннан «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасы редакциясендә җаваплы секретарь һәм редактор урынбасары, 1941—1942 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетында пропаганда буенча секретарь вазифаларын башкара. 1937—1941 елларда, төп эшеннән аерылмыйча, Казан дәүләт педагогия институтында укый. 1940 елда Коммунистлар партиясенә член итеп алына.

1942 елда Гали Хуҗи үз теләге белән фронтка китә һәм Җиңү көненә кадәр Беренче Украина фронтында татар телендә чыккан «Ватан намусы өчен» исемле газетаның җаваплы секретаре булып эшли. Фронттагы сугышчан хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң да Гали Хуҗи журналистлык хезмәтен дәвам иттерә: башта «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Социалистик Татарстан») газетасының үз-хәбәрчесе, ә 1949 елдан 1954 елга кадәр «Яшь сталинчы» («Татарстан яшьләре») газетасының редакторы булып эшли. 1954—1962 елларда ул Татарстан Язучылар союзы каршындагы яшь язучылар белән эшләү (консультация) бюросына җитәкчелек итә. 1963 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр (Гали Хуҗи 1966 елның 13 октябрендә вафат булды) ул профессиональ язучы сыйфатында әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Гали Хуҗиның шигырьләре көндәлек матбугатта утызынчы елларның беренче яртысында күренә башлый. Тәүге иҗат тәҗрибәләрен туплаган «Шатлык» дигән җыентыгы 1936 елда басылып чыга. Шушы беренче җыентыгында ук шагыйрьнең соңыннан бөтен иҗаты буенча сузылган төп тематик юнәлеш — совет кешесенең, бигрәк тә яшь буынның, патриотик хисләрен, тормыштагы батырлыгын, каһарманлыгын сурәтләүне игътибар үзәгенә алу омтылышы ачык сизелә. Бу омтылыш соңга таба авторны кече формадагы лирик-публицистик шигырьләрдән катлаулы ситуацияләргә корылган күләмле әсәрләр — поэмалар язуга китерә. Шул рәвешчә яшь шагыйрьнең сугышка кадәрге елларда ук Ватанны саклау темасына багышланган «Комсомолка» (1937), «Хасан күле» (1939) кебек поэмалары иҗат ителә.

Совет патриотизмы темасы Гали Хуҗиның Бөек Ватан сугышы чоры иҗатында аеруча калку чагыла. Фронт тормышы тәэсирендә туган күп санлы лирик шигырьләреннән тыш, ул бу. чорда күләмле биш поэма «Зоя Космо-демьянская» (1942), «Россия» (1944), «Яу күрке» (1944), «Дуслык хикәясе» (1944), «Гражданин, солдат, шагыйрь» (1945) әсәрләрен яза. Болар арасында Ватан сугышына бәйле рәвештә илнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәк язмышы турында лирик-публицистик уйланулар рухында язылган «Россия» һәм шагыйрь Фатих Кәримгә багышланган «Гражданин, солдат, шагыйрь» поэмалары әдип иҗатының гына түгел, шул заман татар поэзиясенең дә поэма жанрындагы уңышлы үрнәкләре булып тәкъдир ителәләр.

Ватан сугышы героикасын поэтик гәүдәләндерүне Гали Хуҗи тыныч төзелеш елларында да дәвам иттерә. Герой шагыйрь Муса Җәлилгә багышланып, «Кырыс хикәят» дигән гомуми баш астына берләшкән өч поэма («Яшь гомерләр ике килми», «Йөрәк кушканча», «Таш капчыкта», 1954—1963), Сталинградны саклау сугышларында һәлак булган рус егете В. Каменщиков, испанлы Р. Ибаррури һәм татар X. Фәтхетдиновларның батырлыгы турындагы «Туганнар», сугыш сәхифәләрен җанландырган «Курск хатирәсе» һәм «Дустым Рим Баһау турында хикәят» (1965) поэмалары әнә шундыйлардан. Бо-ларга тагын героик үткәнгә һәм тарихи шәхесләргә багышланган «Канәфер чәчәге» (грек халкының батыр улы Никос Белояннис турында), «Вөҗдан сүзе» (Юлиус Фучик турында), «Аврора» крейсерында» (Октябрь революциясе турында), «Беренче карлыгачлар» (гражданнар сугышы турында) кебек поэмаларны өстәргә мөмкин. Г. Хуҗи шулай ук язучыдан зур җаваплылык сорый торган лениниана кебек җитди темадан да читтә калмый: Владимир Ильичның яшүсмер чагына багышланган «Идел хикәясе» һәм «Ильичның анасы» (1954) исемле поэмаларын яза.

Утыз биш еллык иҗат дәверендә Г. Хуҗи дүрт дистәдән артык зур һәм кече күләмле поэма, баллада һәм шигъри цикллар иҗат итә. Аларның иң, яхшы дигәннәре, чорның поэтик елъязмалары буларак, татар совет әдәбиятының үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итә.


Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986


Язучылар