Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гыйләҗев Илдус

Шагыйрь Илдус Сабир улы Гыйләҗев 1946 елның 15 гыйнварында Татарстанның Азнакай районы Урсай авылында туа. 1961 елда – Урсай җидееллык, 1965 елда Чалпы унберьеллык мәктәбен тәмамлый. 1965-1970 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып югары белем ала. Аннан соң ике ел взвод командиры һәм рота командирының сәяси эшләр буенча урынбасары сыйфатында хәрби хезмәттә була. Армиядән кайтып, 1972-1974 еллар дәвамында Азнакай районы Карамалы авылында партоешма һәм колхоз рәисе урынбасары булып эшләгәннән соң, ике ел КПССның Азнакай район комитетында парткабинет мөдире вазифаларын башкара. И.Гыйләҗевнең шуннан соңгы хезмәт юлы шул ук райондагы күмәк хуҗалыкларны җитәкләү вазифалары белән бәйле: егерме ике ел буена ул Балтач, Чалпы, Чемодур, Туйкә авылларында колхоз рәисе, совхоз директоры булып эшли. Аннары, берникадәр вакыт «Актүбәнефть» идарәсе җитәкчесенең авыл хуҗалыгын үстерү буенча урынбасар булып эшләгәннән соң, 1990-1991 елларда КПССның Азнакай район комитетында секретарь, икенче секретарь вазифаларын башкара. Хезмәттәге уңышлары өчен үз вакытында ВДНХныңкөмеш медале, 1980 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә, 1986 елда СССР Министрлар Советының махсус премиясенә лаек була. Ул – Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 1985-1990 елларда Татарстан Югары Советының унберенче чакырылыш халык депутаты.

Хәзерге вакытта төп яшәү урыны – Азнакай районының Туйкә авылында. Илдус Гыйләҗев, эш-хезмәтендә гомере буе авылны, авыл халкын кайгыртып яшәгәне кебек, әдәби иҗатында, поэзиясендә дә үзенә генә хас табигыйлек, лирик-публицистик яңгырашлы шигъри сүзе белән җир кешесенең хезмәт батырлыгына дан җырлый, ил-җир, милләт язмышы, катлаулы чор вазгыяте белән бәйләп, аның яшәү нигезен тәшкил иткән гореф-гадәтләрен, уй-хисләрен, теләк-омтылышларын, гамен-борчуларын тасвирлый. «И.Гыйләҗев шигырьләре – гади, хикмәтле, табигый яңгырашлы… Шагыйрь үзенең күпме һәм нәрсә күтәрә алганын, ягъни нәрсә турында, ни өчен, кем өчен язганын яхшы белә. Ә инде күтәргәнен, көчле кулы белән тимер чөюче атлет кебек, ул егетләрчә күрсәтә, демонстрацияли дә белә», – ди аның поэзиясе турында каләмдәше Равил Фәйзуллин.

2006 ел башында И.Гыйләҗев «Яратканга күрә» исемле китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

И.Гыйләҗев – 1990 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар