Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Бәкер Кәбир

       Язучы, журналист, театр тәнкыйтьчесе Кәбир Бәкер (Кәбир Кәрим улы Бәкерев) Оренбург янындагы Зобачи (Түбән Әзерки) исемле татар казачийлары авылында туа. 1905 еллардан башлап Петербургта чыккан «Нур» газетасы идарәсендә эшли. Аннан, Казанга килеп, «Әлислах» газетасында языша. 1913 елда Оренбургтагы «Вакыт» газетасына эшкә күчә. Үткен каләмле язучылардан берсе.

     Февраль революциясеннән соң Ташкентта «Олуг Төркестан» газетасын оештыра. Ул чыгудан туктагач, «Правда Востока» газетасында эшли.

     Төркестан мөселманнары корылтаенда катнаша. 1920 елда Совет хакимиятен урнаштыручы татар гаскәрләрендә мулла вазифасын башкара. Ташкентта сәүдә эше белән шөгыльләнә. 1926 елда Себергә сөрелә. Туган якларына кайткач, кабат кулга алына (1930) һәм үлем җәзасына хөкем ителә.

     Хөкеме үзгәртелеп Соловки сәяси лагерена озатыла. Гомеренең соңгы елларын Самара шәһәрендә яши һәм заводта эшли.

     «Чөн тамь, яхуд Татар мәдрәсәсендә атнакич» (1912), «Ахун хәзрәтнең вафаты» (1912), «Кара тап» (1912), «Тарихи пьеса», (1912), «Җанлы курчаклар» (1912), «Тукай Петербургта» (1914) һәм татар театры, әдәбиятына багышланган күпсанлы тәнкыйди һәм публицистик мәкаләләр авторы.


Язучылар