Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Габдрәхим Фәрит

    Фәрит Габдрәхим (Фәрит Ибраһим улы Габдрәхимов) 1933 елның 8 гыйнварында Башкортстанның Бүздәк районы Арслан авылында туа. Октябрьский нефть техникумын, Башкорт дәүләт университетының татар-рус бүлеген тәмамлый.

          Әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап аяк баса. Хезмәт юлын колхозда башлый, төзелештә эшли, мәктәптә укыта. Әдәби иҗатка тартылу аны 1965 елда Туймазы шәһәр газетасы редакциясенә алып килә. Шигырьләре алтмышынчы еллар башында газета-журнал битләрендә, Уфада чыккан «Яшь көчләр» альманахында басылып чыга.

          Фәрит Габдрәхим 1969 елдан 1994 елга чаклы, ягъни лаеклы ялга чыкканчыга кадәр, «Кызыл таң» газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшли.

         Шагыйрьнең лирик герое – бай рухлы, көчле, горур шәхес. Ә соңгы елларда ул төп игътибарын милли әсәрләр иҗат итүгә юнәлтә. Аның күп кенә шигырь-поэмалары дәһшәтле чорларны кичкән халкыбызның ачы язмышын ачуга, рухи ныклыгын гәүдәләндерүгә, бүгенге аяныч хәле һәм киләчәге турында тирән уйлануларга багышлана.

         Ул – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1982).

        Ф.Габдрәхим – 1979 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар