Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сафин Фәннур

Фәннур Шәйхенур улы Сафин 1948 елның 27 июнендә Татарстан Республикасының Минзәлә районы Күзкәй авылында туа. 1966 елда урта мәктәпне тәмамлагач, ул комсомол путевкасы белән Түбән Кама төзелешенә килә һәм нефть-химия комбинатында өч елга якын слесарь булып эшли. 1969–1974 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны тәмамлаганнан соң, бераз вакыт Казан телестудиясендә – мөхәррир, аннары озак еллар «Татарстан яшьләре» газетасы, «Ялкын», «Казан утлары» журналлары редакцияләрендә – әдәби хезмәткәр, Татарстан Язучылар берлегенең Матур әдәбиятны пропагандалау бюросы хезмәткәре, «Мәгариф» китап нәшриятында мөхәррир вазифаларын башкара.

Фәннур Сафин матур әдәбиятка бик яшьли килеп, башлангыч мәктәптә укыганда ук беренче шигъри тәҗрибәләре белән «Ялкын» журналы һәм «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газеталарында күренә башлый. Студент елларында иҗат иткән шигырьләре исә «Беренче карлыгачлар» (1970), «Юл башы» (1972) исемле күмәк җыентыкларда дөнья күрә.

Шагыйрьнең беренче мөстәкыйль китабы – «Кеше юлга чыкса» (1976) исемле җыентыгы «Җитмешенче еллар Корчагиннары» дигән Бөтенсоюз конкурсына куелып, җиңүчеләрнең берсе итеп таныла.

Ф.Сафин – нигездә, лирик шагыйрь. Аның шигырьләре яшьлек романтикасы белән мул сугарылган булып, үз замандашларының күңел кичерешләре, туган җир, туган табигать турында лирик уйланулар рәвешендә кабул ителәләр. Шагыйрьнең лирикасына халыкчан тел бизәкләре, беркадәр моңсулык һәм сагыш белән өртелгән җылылык хас. Бу сыйфатлар аның «Сез кемнәр?» (1980), «Тынлык» (1982), «Күкчәчәк» (1985), «Чәчәк гомере» (1988) исемле соңгы җыентыкларына кергән поэма һәм шигырьләренең дә хис һәм кичерешләр эчтәлеген тәшкил итә.

Ф.Сафинның лирик шигырьләренә профессиональ һәм үзешчән композиторлар тарафыннан күп кенә җырлар иҗат ителә. Аның «Бир кулыңны», «Хушлашырга ашыкма», «Җырымда юатырмын», «Ялгыз көймә», «Мәхәббәт шатлыгы» шигырьләре көйгә салына һәм популярлык казана.

Ул балалар өчен дә яза. Аның балаларга атап язган шигырьләре һәм әкиятләре вафатыннан соң 1993 елда басылып чыккан «Яңгыр малае» исемле җыентыгында урын ала.

Фәннур Сафин 1992 елның 30 яки 31 декабрендә ялгыз яшәгән фатирында кинәт вафат була.

Ф.Сафин – 1978 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кеше юлга чыкса…: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 104 б. – 3000 д.

Сез кемнәр?: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 80 б. – 3000 д.

Тынлык: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 80 б. – 4000 д.

Күкчәчәк: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 80 б. – 1700 д.

Чәчәк гомере: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 149 б. – 3800 д.

Яңгыр малае: шигырьләр, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 63 б. – 10000 д.

Тынлык: шигырьләр / төз. Р.Корбан; кереш сүз авт. Л.Лерон. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 272 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ә г ъ л ә м о в М. Ак пароход юлга чыга // Татарстан яшьләре. – 1977. – 8 февр.

Б а я н о в Ә. Яшь шагыйрьләр юлга чыга // Казан утлары. – 1977. – № 5. – 124–127 б.

В ә л и е в М. Рәхмәт сезгә, шагыйрь! // Татарстан яшьләре. – 1978. – 26 дек.

Р ә х и м о в а Б. Без кемнәр? // Казан утлары. – 1981. – № 4. – 182–184 б.

Ә х м ә т о в Р. Сез кем, шагыйрь? // Казан утлары. – 1981. – № 4. – 184–186 б.

Л е р о н Л. Йөрәктә ниләр бар? // Казан утлары. – 1987. – № 5. – 156–158 б.

Г а м б ә р Н. Авырту булып калды // Казан утлары. – 1998. – № 6. – 172–174 б.

Я к у п о в К. Тынлыкка эндәшү // Мирас. – 2002. – № 12. – 55–57 б.

М ә х м ү д о в Ә. Җырларында – сихри моң // Шәһри Казан. – 2003. – 12 сент.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин