Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Синугыл Әдхәт

Әдхәт Синугыл (Әдхәт Мәкәрим улы Синегулов) 1935 елның 15 мартында Башкортстан Республикасының Эстәрлебаш районы Куганак-Баш авылында эшче гаиләсендә туа. 1936 елда әнисез кала. Әдхәтнең әтисе ятим торып калган өч бала белән Эстәрлетамак районындагы Майинский спирт заводына кара эшче булып эшкә урнаша. 1941 елда әтисе фронтка киткәч, Әдхәтнең балачагы һәм үсмер еллары башта үзе туган Куганак-Баш авылындагы бабасында, аннары Эстәрлебаш район үзәгендәге балалар йортында уза. Эстәрлебаштагы беренче номерлы унъеллык татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Совет Армиясе сафларына алына һәм Амур өлкәсенең Куйбышевка-Восточная шәһәрендә хәрби парашютчылар частенда хезмәт итә. Ә.Синугыл 1956–1958 елларда Эстәрлебаш район комсомолы комитетында Тәтер-Арслан МТС зонасы буенча инструктор, Турмай, Үч-Әсән, Калкаш авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфларда – укытучы, Түбән Шәкәр башкорт мәктәбендә – мөдир, Васильевка авыл уку йортында – китапханәче, Миякә район газетасында тәрҗемәче хезмәтләрен башкара. 1959–1964 елларда ул Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала. Университетны тәмамлау белән, Татарстанның Сарман районына караган Иске Минзәләбаш унберьеллык мәктәбендә тарих, татар теле һәм әдәбиятын укыта. Күп вакыт та үтмәстән, ул Казанга күчеп килә һәм шәһәр артындагы Биектау районында башта «Ильич юлы» (хәзерге «Биектау хәбәрләре») газетасында тәрҗемәче, аннары район радиоүзәгендә радиотапшырулар мөхәррире булып эшли. Ә.Синугыл 1967–1970 елларда Татарстан китап нәшриятында – мөхәррир, ә 1971–1977 елларда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Әдәбият бүлеге мөдире вазифаларын башкара.

1977–1997 еллар дәвамында Ә.Синугыл Ташкент каласында яши һәм анда Үзбәкстан дәүләт кинематографиясенең кинопрокат бүлегендә фәнни-популяр һәм документаль фильмнар буенча өлкән мөхәррир, аннары Бохара, Кашкадәрья һәм Сурхандәрья өлкәләрендә Бөтендөнья Автор Хокукларын (ВААП) саклау буенча Үзбәкстан Республикасы бүлегенең вәкаләтле вәкиле һәм Үзбәкстан Язучылар тәшкиләте органы саналган «Йолдыз» исемле иҗтимагый-әдәби журналның техник мөхәррире булып эшли.

1983–1985 елларда Ә.Синугыл СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда укый. 1992–1993 елларда «Шәһри Казан» газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлегендә – әдәби хезмәткәр, аннары «Ватаным Татарстан» газетасы белән «Татар-Информ»ның Үзбәкстан мәмләкәте буенча штаттагы үзхәбәрчесе итеп билгеләнә. Бер үк вакытта ул Үзәк Азиядәге БДБ илләре буенча Мюньхен шәһәрендә урнашкан АКШ конгрессы органы саналган «Либерти» («Азатлык») радиостанциясенең Ташкенттагы үзхәбәрчесе булып эшли. 2000–2001 уку елларында Гарәп Әмирлекләренең Донецк (Донбасс) шәһәрендәге Ибн Фадлан исемендәге Украина ислам университетында талибәләргә татар теле һәм әдәбиятыннан дәресләр бирә.

Ә.Синугылның беренче шигырьләре белән укучылар Уфада нәшер ителүче «Пионер», «Ленинчы», «Кызыл таң» журнал һәм газеталары, «Яшь көчләр» альманахы аша танышалар. 1959 елдан башлап аның әсәрләре инде Казан вакытлы матбугаты битләрендә дә күзгә чалына һәм 1977 елда беренче мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы басылып чыга.

Шагыйрьнең соңгы елларга караган иҗатына күз салсак, татар шигъриятенә аның үз образларын, үз аһәңен, үзенчә сөйләү-тасвирлау манерасын алып килүе күзгә ташлана. Поэтик яңалыкны ул әллә нинди шигъри формаль уеннардан эзләми, традицион кебек күренгән калыпларда да ул шигъри сүзенең егәрлеген эшкә җигә белә. Аның классик Көнчыгыш шигъриятенә, бигрәк тә дастан поэзиясе традицияләренә нык таянуын һәм шулардан өйрәнүен дә отышлы як буларак ассызыклап әйтеп үтәргә кирәк.

Шагыйрьнең «Җыр төбәген сагынып», «Көньяк гөлләре», «Иман гасыры», «Ефәк кәрваннар», «Борай белән Курай» атлы җыентыкларында дөнья күргән лирик һәм сатира-юмор шигырьләре ихлас гражданлык хисе белән сугарылганлыгы, тормышчан вә актуальлеге, югары әдәби зәвык таләпләренә җавап бирүләре белән аерылып торалар.

Аның «Чалгы җыры», «Песи пенсиядә», «Урал кунагы», «Каракаш» һ.б. шигырь-поэмалардан торган поэтик җыентыклары балалар әдәбиятына багышланган саллы хезмәтләрдән санала.

Ә.Синугыл әдәбиятка барыннан да элек тәрҗемәләр белән килә. Африка континенты шагыйрьләре әсәрләреннән торган «Давыллы Африка» антологиясе, XI гасыр төрки шигъриятенең йөзек кашы саналган Йосыф Хас Хаҗиб-Баласагунлының эпоска тиң «Котадгу белек» поэмасы, XIX гасыр Аурупа классик поэзиясенең шедевры саналган Адам Мицкевичның «Кырым сонетлары», медицина фәненә башлап нигез салучы, философ, шагыйрь Әбугали Ибн Синаның зур күләмле «Тыйб рисаләләре» дастаны, «Венгр әдәбияты җәүһәрләре» антологиясе, «Эллада кызы» кебек коллектив шигырь җыентыкларындагы Ә.Синугыл тарафыннан тәрҗемә ителгән поэтик әсәрләр дә аның татар тәрҗемә шигъриятенә керткән лаеклы өлеше булып тора.

Иҗат эшчәнлегеннән тыш Ә.Синугыл иҗтимагый тормышта да активлык күрсәтә. Аның тырышлыгы белән 1990 елларда Ташкент каласында Татар мәдәни мәркәзе оештырыла. Күченеп Кырым утравында яши башлагач та, татар диаспорасы белән тыгыз элемтә урнаштыра: Ялта шәһәрендә төрки милләт балаларының халыкара фестивальләрен үткәрүдә якыннан катнаша, алар өчен «Сөембикә варислары» исеме астында хор өчен җыр тексты яза, «Татар-башкорт федерациясе»н оештыруда да хәстәрлек күрсәтә. Ул – шәрык поэзиясе белгече һәм тарафдары, Кырым татарлары әдәбияты белән иҗади багланышларга ихлас күңелдән хезмәт итүче, кыйтгаларны тоташтырып, ике арада бәйләнешләр урнаштыру миссиясен үтәүче, күп төрки телләр белүче әдибебез буларак билгеле зат.

Шагыйрь укучыларга Ә.Синугыл-Куганаклы тәхәллүсе белән дә таныш. Татар әдәбиятын үстерүдәге һәм дөнья әдәбияты классикларын тәрҗемә итүдәге күпьеллык хезмәтләрен искә алып, Әдхәт Синугылга Татарстан Республикасының һәм «Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Әдхәт Синугыл 2004 елның 14 гыйнварында, Казанга иҗат эшләре белән килгән вакытында, Язучылар берлеге бинасында кинәт йөрәге туктап вафат була.

Ә.Синугыл – 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Туплар һәм музалар: әдәби тәнкыйть очерклары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 98 б. – 2500 д.

Чалгы җыры: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 32 б. – 8000 д.

Җыр төбәген сагынып: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 95 б. – 3000 д.

Көньяк гөлләре: шигырьләр / кереш сүз авт. Г.Рәхим. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 126 б. – 2000 д.

Ник елыйсың, курчагым?: нәниләр өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 12 б. – 5000 д.

Иман гасыры: шигырьләр, тәрҗемәләр / кереш сүз авт. Х.Миңнегулов. – Казан: Матбугат йорты, 2002. – 431 б. – 1000 д.

Ефәк кәрваннар: шигырьләр / кереш сүз авт. Н.Нәҗми. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 304 б. – 2000 д.

Борай белән Курай: сатира-юмор шигырьләре, памфлетлар, пародияләр, мәсәлләр, фельетоннар, тәрҗемәләр. – Казан: Матбугат йорты, 2003. – 213 б. – 1000 д.

* * *

Давыллы Африка: Африка континенты шагыйрьләре антологиясе / тәрҗ. һәм соңгы сүз авт. Ә.Синугыл. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 72 б. – 4000 д.

Латифа аз-Зайят, Ачык ишек: романнар / тәрҗ. Ә.Синугыл, Л.Антонов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 316 б. – 25000 д.

Пальмалар шавы…: Вьетнам беллетристларының хикәяләре / тәрҗ. Ә.Синугыл. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 120 б. – 7000 д.

* * *

Яшьлек һәйкәле: шигырьләр. – Ташкент: Г.Голәм атындагы Әдәбият вә сәнгать нәшр., 1979. – 123 б. – 1500 д. (Кырым татар телендә.)

Каракаш: балалар өчен шигырьләр, әкият-поэмалар. – Ташкент: Г.Голәм атындагы Әдәбият вә сәнгать нәшр., 1989. – 126 б. – 3000 д. (Кырым татар телендә.)

Миләүшә: нәниләр өчен шигырьләр китапчыгы. – Симферополь: «Яңа дөнья» басмасының балалар китапханәсе, 1996. – 8 б. – 5000 д. (Кырым татар телендә.)

Урал кунагы: балалар өчен шигырьләр, әкият-поэмалар. – Өфө: Китап, 2003. – 125 б. – 1000 д. (Башкорт телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

А р с л а н о в Н. Күңел авазлары // Соц. Татарстан. – 1977. – 6 март.

Р ә х и м Г. Алда – яңа эзләнүләр // Кызыл таң (Өфө). – 1986. – 29 май.

А ф з а л Г. Ачык хат // Яңа аваз. – 1992. – Гыйнв.

Н ә җ м и Н. Шагыйрь һәр илдә дә шагыйрь // Ватаным Татарстан. – 1993. – 7 апр.

А ф з а л Г. Әдхәт Синугыл шигырьләре // Ватаным Татарстан. – 1993. – 13 авг.

М и ң н е г у л о в Х. Күңелендә аның милләт гаме // Мәгърифәт. – 1995. – 18 март.

З ә й н а ш е в а Г. Җыр төбәген сагынып яшәүче шагыйрь // Шәһри Казан. – 1995. – 22 март.

Г а т а ш Р. Әдхәт Синугылга 60 яшь // Казан утлары. – 1995. – № 3. – 94–95 б.

М о р т а з и н Ф. Көтелмәгән шатлык // Шәһри Казан. – 1996. – 11 дек.

К у р б а т о в Х. Сәнгатьле сурәт, фәлсәфи фикер // Тулпар (Өфө). – 1997. – № 5. – 30–32 б.

Г ы й з з е т д и н о в а З. Гөлгә бизәп гомер юлларын // Өмет (Өфө). – 1998. – 25 июль.

С и б ә г а т о в Р., Н ә җ м и Н., Х ә с ә н о в Р. һ.б. Шагыйрь иҗаты турында хәдис-цитаталар // Кызыл таң (Өфө). – 2000. – 5 сент.

М и ң н е г у л о в Х. Мәхәббәт һәм нәфрәт шагыйре // Кызыл таң (Өфө). – 2002. – 1 авг.

* * *

А р и п о в А. Кардашлар иҗатидан (Мукаддима). – Совет Узбекистони (Ташкент). – 1984. – 20 янв.

М и р а з и з А. Адхат Синугылга 60 яшь // Узбекистан адабиети ва саньати. – Ташкент. – 1995. – 4 апр.

* * *

Х а с а н о в а С. Зрелость таланта // Народное слово (Ташкент). – 1995. – 4 апр.

З а м а л е е в С. Зрелость мастера // Моя Родина (Харьков). – 2002. – 12 февр.


Язучылар