Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

“Рухият” нәшриятында “Алмазная гора” китабы чыкты

Язучы һәм тәрҗемәче Борис Вайнер татар әкиятләрен рус теленә тәрҗемә итеп китап чыгарды.  Китапның сәнгати редакторы – Наилә Ахунова.

«Алмазная гора» дип аталган китап “Рухият” нәшриятында басылып чыккан. Китапка «Турай батыр», «Чәчәк күлмәк» кебек тылсымлы биш татар әкияте тупланган. Шулай ук Борис Вайнерның башка тәрҗемә әсәрләре, татар әкиятләре нигезендә язылган «Алмазная гора» әкият-пьесасы да урнаштырылган.

Китап төсле рәсемле бүләк басма форматында чыгарылган. Рәссамы – Аида Ромашова. Китап кече һәм мәктәп яшендәге балаларга адресланган. Тиражы – 2 мең.

(«Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова)


Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева