Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сабит Рәшит

Рәшит Сабит (Рәшит Мәхмүт улы Сабитов) 1937 елның 27 мартында Башкортстанның Гафури районы Ялгыз Каен авылында колхозчы гаиләсендә туа. Ул туган авылында урта мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлагач, 1954–1955 елларда Эстәрлетамак шәһәрендә авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесында укып, киң профилле тракторчы-машинист һөнәрен алып чыга, аннан Ялгыз Каен МТСында тракторчы булып эшли. Яшь хәбәрче һәм шигырь язу белән мавыккан егет өлгергәнлек аттестаты алу теләген алга куя һәм 9–10 сыйныфларда укый.

1957 елда Рәшит Сабит хәрби хезмәткә чакырыла. 1960 елда Кара диңгез флоты хезмәтеннән кайткач, Урта Азиягә китә. Бохара шәһәре янындагы Көнчыгыш нефть разведкалау экспедициясенең Мүбәрәк идарәсендә бораулаучы ярдәмчесе булып эшли.

1961 елда Рәшит Сабит Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә, аны 1967 елда тәмамлап, Башкортстанның Кырмыскалы районы Сәвәли урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта.

1968 елда ул Башкортстанда татар телендәге «Кызыл таң» газетасына хезмәткәр итеп чакырыла. 1975 елда «Пионер» журналына әдәбият һәм сәнгать бүлегенең өлкән мөхәррире булып күчә, 1979–1988 елларда Башкортстан китап нәшриятында балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясендә мөхәррир булып эшли.

1988–1990 елларда Рәшит Сабит, профессионал язучы буларак, туган авылы Ялгыз Каенга кайтып яши. 1990–1993 елларда ул «Кызыл таң», 1993–1994 елларда «Гасыр»да – бүлек мөдире, 1994–1997 елларда «Заман-Башкортстан» газетасында – хәбәрче, баш мөхәррир урынбасары, 1998–2000 елларда «Тамаша» журналында җаваплы сәркәтип булып эшли.

Р.Сабит 2000 елдан профессионал язучы, 2004 елдан Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе. Аның әдәби иҗат белән ныклап кызыксынуы университетта укыган чордан ук башлана. «Кызыл таң» газетасында эшләгән чорда да Рәшит Сабит, журналистлык хезмәте белән бергә, шигырьләр язуын дәвам итә, республика басмаларында аның шигъри шәлкемнәре әледән-әле күренгәләп тора. Алар «Яшь көчләр» альманахының берничә китабында да басылып чыга.

1980 елда Рәшит Сабитның «Яшьлегем йөзе» дигән тәүге китабы дөнья күрә. Анда кергән шигырьләрендә автор яшьлекнең кайнар хис-тойгыларын, халыклар дуслыгын, тырыш хезмәтне, комсомолның тыныч төзелештә һәм илне саклаудагы батырлыгын данлый.

Р.Сабит балаларга багышлап шигырьләр, хикәя-повестьлар яза. Ул соңгы унбиш елда, нигездә, яшьләр, өлкәннәр өчен хикәяләр, повестьлар иҗат итә. Аның «Мәхәббәт өянәге», «Егет һәм хатын», «Әй, гүзәлем, камышлы күл», «Төнге афәт», «Күптәнге низаг» һ.б. повесть-хикәяләрендә бүгенге замандашларыбызның образлары, көнкүрешләре, мәхәббәт һәм хыянәтләре, яшәү рәвешләре, хезмәтләре мавыктыргыч вакыйгалар аша сурәтләнә.

Ул – Россия Федерациясенең матбугат отличнигы.

Р.Сабит – 1984 елдан СССР (Башкортстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Батырлар кайда туа?: повесть, хикәяләр. – Уфа: Китап, 1996. – 240 б. – 3500 д.

Ташламачы, мәхәббәтем: шигырьләр, поэмалар. – Уфа: Чурагул, 2005. – 112 б. – 400 д.

Мәхәббәт өянәге: повестьлар, хикәяләр. – Уфа: Китап, 2006. – 336 б. – 2000 д.

* * *

Яшьлегем йөзе: шигырьләр. – Өфө: Китап, 1980. – 37 б. – 7000 д. (Башкорт телендә.)

Лачыннар биек оча: повесть, хикәяләр. – Өфө: Китап, 1981. – 208 б. – 8000 д. (Башкорт телендә.)

Саумы, мәктәп!: шигырьләр, шигъри әкиятләр. – Өфө: Китап, 1983. – 40 б. – 15000 д. (Башкорт телендә.)

Мин нефтьче булам: шигырьләр. – Өфө: Китап, 1984. – 12 б. – 300000 д. (Башкорт телендә.)

Кыйгак-кыйгак каз кычкыра: повестьлар, хикәяләр. – Өфө: Китап, 1985. – 296 б. – 7000 д. (Башкорт телендә.)

Сүнгән йолдызлар яктысы: повестьлар, хикәяләр. – Өфө: Китап, 1988. – 256 б. – 7000 д. (Башкорт телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

И с х а к о в Р. Өч әсәр – бер тема // Башкортстан. – 2004. – № 168. – 30–35 б.

М ө л е к о в М. Ышанычлы тәкъдим // Кызыл таң (Өфө). – 2004. – № 248.

К и н җ ә б у л а т о в И. Асылыңа кайту // Башкортстан. – 2007. – № 57. – 58–60 б.

М ө л е к о в М. Зәңгәр тауларга карап // Кызыл таң (Өфө). – 2007. – № 58.


Язучылар