Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучы Хәбир Ибраһим җырлый башлаган

Драматург, язучы, ТАИС (Интеллектуаль милек агентлыгы) җитәкчесе, Абдулла Алиш һәм Шәйхи Маннур исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Ахир» тәхәллүсе белән иҗат итүче Хәбир Ибраһим җырлый да башлаган.«Сәнгатькә яшьтән үк гашыйк, – ди Хәбир Ибраһим. – Җырга, моңга, театрга мөккибән. Әти дә, абый да, кече апа да – җитәкчеләр. Мин язучы булырга теләдем, ашкындым.

Бу дөньяда үземнең кирәклегемне һәрдаим исбатларга туры килде. «Мырау Батыр»да җырладым. Телесериалның композиторы Рәшит Абдуллин: «Тавышың бар, җырчы булырга тырыш», – диде.

Үз юлым белән киттем. Әдәбият, драматургия якын иде. Мәдәният институтында укыганда, һәвәскәр композитор Шамил Кашаповның бер җырын отып калдым, шуны озак еллар күңелемдә йөрттем. Сүзләре примитив иде, үзгәрттем, көчәйттем. Җырны берничә «йолдыз»га тәкдим иттем. Игътибарсыз калдырдылар. Бервакыт, театрлар пьесаларымны куймый башлагач, режиссер-диктаторларга кул селтәп, прозага күчтем, анда да «ут уйнатып» алдым.

Бу юлы да шул ук хәл: җырлыйсы килә башлады. Продюсер Җәүдәт Гыйльманов ярдәме белән, композитор Риф Әхмәтов студиясендә Шамилнең «Гөнаһсыз кызга» дигән җырын яздырдым. Дусларга, танышларга ошады кебек. Башкортстанда поэзия көннәрендә йөргәндә, Чаллы шагыйре Рәкыйт Аллабирде белән таныштым. Кызык кеше, минем кебек сәер. Җырларын тыңлатты. «Минем таңнар әле үтмәгән» исемле җыры бик ошады. Аны башкорт композиторы Глүзә Буранбаева язган. Үзе җырлый да. Мин дә җырларга булдым. Сүзләре минем өчен язылган кебек, көе дә матур. Алдым, яздырдым. Поэзия көннәрендә шигырь укырга гына түгел, ә җырларга да туры килде. Җитәкчебез шагыйрь Ркаил Зәйдулла: «Безнең арада профессиясен дөрес сайламаган язучылар да бар, шуларның берсе – Хәбир Ибраһим!» – дигәч җырламыйча кая барасың (көлә). Баянчы Рәүф Ибраһимовка кушылып җырладым.

Менә шулай итеп, җыр сәнгатен дә үзләштердем. Әдәбиятның бөтен жанрын да тартып барган кешегә әллә ни кыен булмады. Җырчылар тынычлансыннар, мин аларга конкурент түгел, мин ул җырларны кичәләрдә җырлар өчен генә яздырдым.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/yazucy-xabir-ibrahim-yrlyi-baslagan-5859042


Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева