Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Туфан Хәсән

      ХХ гасыр татар поэзиясенең классик шагыйре Хәсән Фәхри улы Туфан 1900 елның 27 ноябрендә (яңа стиль белән – 9 декабрьдә) элекке Казан губернасының Чистай өязе Аксубай волосте (хәзерге Аксубай районы) Иске Кармәт авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә дөньяга килә.

          Хәсән укырга-язарга әтисеннән һәм үзлегеннән өйрәнә, ә 1905 елгы революциядән соң Кармәттә җәдит мәктәбе ачылгач, шунда йөреп укый башлый. 1914 елның язында ул Тобол губернасының Ахман авылында яңа җир алып урнашкан абыйлары янына китә һәм җәен алар белән бергә бакыр колчеданы руднигында эшли. Шул елның көзендә абыйлары аны Уфага «Галия» мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Үз чорының алдынгы уку йортларыннан саналган бу мәдрәсә Х.Туфанның белем даирәсен киңәйтүгә һәм әдәби иҗат эшенә тартылуына уңай йогынты ясый. Шунда ул Г.Ираһимовтан әдәбият дәресләре тыңлый, шул ук мәдрәсәнең шәкерте Ш.Бабич оештырган әдәбият-сәнгать түгәрәгенә йөреп, шигырь серләренә өйрәнә, әдәби кичәләрдә С.Рәмиев, М.Гафури, С.Сүнчәләй кебек шагыйрьләрнең чыгышларын ишетә. Ахырда, кулына каләм алып, үзе дә беренче өйрәнчек шигырьләрен яза.

          Җәйге каникул вакытларында яшүсмер егет, укуын дәвам итәргә акча юнәтү өчен, Урал рудникларында – шахтер, сәгать төзәтүче, Лысьва металлургия заводында токарь булып эшли. 1917 елгы Февраль көннәрен ул шунда, Лысьва заводында каршылый.

          Октябрь вакыйгаларыннан соң, 1918 елда «Галия» шәкертенең Уфада җыелган Милләт Мәҗлесе утырышларында чыгышларны язып баручы секретарь-стенографист булып эшләве һәм шул язмаларны, корылтай карарларының күчермәләрен ике сабакташы белән бергә Омскига – кызыллар кысуыннан көнчыгыш тарафларына чигенгән Милли Шура җитәкчелегенә тапшырырга барганлыгы да мәгълүм. Шул сәяхәтеннән ул берничә ел Себер якларында калырга мәҗбүр була. 1919–1922 елларда Верхнеудинск (Улан-Удэ) шәһәрендә качак татар балалары өчен ачылган мәктәптә укытучы булып эшли, шәһәрдәге татар яшьләренең әдәби-музыкаль түгәрәгенә җитәкчелек итә. Соңыннан, 1940 елда кулга алынгач, Х.Туфан биографиясендәге әлеге фактлар аны милләтчелектә, совет хакимиятенә каршы «контрреволюцион» оешмалар төзүдә гаепләү өчен төп дәлилләрнең берсенә әверелә.

          1923 елның июнендә Х.Туфан әтисе, абыйлары янына Лысьвага кайта. 1924 елның җәендә исә Казанга килә һәм 1928 елга кадәр Н.Нариманов исемендәге 17 нче номерлы Бишбалта мәктәбендә укытучылык хезмәтен дәвам иттерә.

          Х.Туфанның исеме матбугатта беренче тапкыр 1924 елда күренә. Шул елны «Октябрь баласы» журналы һәм «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы битләрендә аның берничә шигыре басылып чыга.

          Шуннан соң үткән ике-өч ел эчендә исә ул татар шигъриятенә һәм эчтәлек, һәм форма җәһәтеннән яңа бер аһәң, сыйфат алып килгән үзенчәлекле шагыйрь булып таныла. Бу елларда Х.Туфан поэма жанрында аеруча зур иҗади уңышларга ирешә. Тематик яктан, нигездә, Урал эшчеләре тормышыннан алып язылган «Урал эскизлары» (1926), «Ике чор арасында» (1927), «Башлана башлады» (1927), «Бибиевләр» (1927) кебек лиро-эпик әсәрләрендә шагыйрь, тормыш фактларын, чынбарлык күренешләрен заман турындагы фәлсәфи уйланулары белән тыгыз бәйләп, егерменче еллардагы социаль атмосфераны, искелек белән яңалык көрәшен, идеяләр бәрелешен, шул процесста тормышның, кеше шәхесенең ничек үзгәрә, яңара баруына җанлы картиналар һәм колоритлы эшче характерлары аша ачып бирә. Чорның әһәмиятле, олы темаларын, әхлакый-фәлсәфи проблемаларын зур социаль яңгырашлы итеп гәүдәләндерүе, сөйләм теленә нигезләнгән язу стиленең яңача шигъри чараларга, образларга бай булуы белән бу поэмалар егерменче еллар татар поэзиясенең үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итәләр.

          1928 елның язында Х.Туфан Кавказ һәм Урта Азия якларына җәяүле сәяхәткә чыгып китә. Аның бу сәяхәте ике елга сузыла. Сәяхәттә йөргәндә, ул төрле халыкларның тормышлары белән якыннан таныша, халык иҗаты әсәрләрен өйрәнә, ашуглар, акыннар белән очрашып сөйләшә. Болар һәммәсе шагыйрь иҗатын яңа темалар, яңа хисләр белән баеталар. Сәяхәттән соң Туфан поэзиясендә лирик агым, халыкчан образлылыкка игътибар бермәбер көчәя, ул халыкның лирик җыр традицияләренә йөз тота башлый.

          Сәяхәттән кайткач, Х.Туфан 1930–1934 елларда Татарстан радиокомитетында әдәби һәм музыкаль тапшырулар мөхәррире, аннары 1937 елга кадәр «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының җаваплы секретаре булып эшли. 1940 елның 18 ноябрендә ул кулга алына һәм аңа 1956 елга кадәр Себердә тоткынлыкта булырга, ул якларның тормышы белән ныклап танышырга, хәтер хәзинәсен яңа тәэсирләр, истәлекләр белән тулыландырырга туры килә. 1956 елның җәендә Х.Туфан Казанга кайта һәм гомеренең соңгы көннәренәчә шунда яши.

          Утызынчы елларда шагыйрь иҗатында күзәтелгән лирик-фәлсәфи юнәлеш («Ант» поэмасы, 1935) һәм сәнгатьчә гадилеккә омтылу тенденциясе («Озату», «Ак каен» җырлары, «Тимеркәй турында баллада», «Юкмыш бабай малае» әкият-поэмасы һ.б.), елдан-ел тирәнәя һәм яңа поэтик сыйфатлар белән байый барып, кырыгынчы-илленче елларда дәртле кайнар хис, тирән фикер поэзиясе булып өлгерә. Бу чорда иҗат ителгән «Алга барышлый», «Иртәләр җитте исә», «Гөлләр инде яфрак яралар», «Үзеңә бүләк итәсе иде», «Чәчәк сибелә җилдә», «Моабитны күрдем төшемдә», «Агыла да болыт агыла», «Сиңа», «Ромашкалар», «Тамчылар ни диләр», «Тургай нигә дәшми», «Әйткән идең», «Иртәләрем-кичләрем», «Сөйли торган материя», «Кая шулай ашыгасың, йөрәк?», «Сүз кушасы килә талларга», «Һиндстанны эзлим», «Төннәр дә уяу далада» кебек лирик-фәлсәфи шигырьләр хис-фикер, форма, композиция бөтенлеге-камиллеге ягыннан татар поэзиясенең лирика жанрындагы энҗеләр булып саналырга хаклы.

          Алтмышынчы-җитмешенче елларда да шагыйрь, үз иҗат принципларына тугры калып, югары гражданлык идеяләре белән сугарылган күпсанлы лирик, публицистик шигырьләрен, поэмалар һәм балладаларын («Тимә Ибәтемә», «Упкыннар өстендә», «Кайда син, романтика?», «Еракларга алып киттеләр», «Могикан» һ.б.), тематик шигырь циклларын («Ә үткәнгә хатлар бармыйлар», «Лирик затлардан», «Кармәт истәлекләре» һ.б.) иҗат итә. Шагыйрьнең бу еллар иҗатында шулай ук сатирик һәм юмористик шигырьләр дә зур урын били.

          Гомумән, Х.Туфан, тормыш һәм иҗат юлында нинди генә каршылыкларга очрамасын, бервакытта да туган җиренә, халкына һәм поэзиягә булган тирән ышанычын югалтмый. Аның халык әдәбиятына нигезләнгән иҗаты, татар классик поэзиясенең традицияләрен алга таба үстереп һәм киңәйтеп, үзенә бер шигъри дөнья булып формалаша. Ул татар шигырен яңа эчтәлек, яңа ритмик ачышлар, лирик композициянең, строфа төзүнең классикага әверелердәй яңа үрнәкләре белән баета.

          Совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Хәсән Туфан ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1970, 1980) белән бүләкләнә, ә «Сайланма әсәрләр» (Казан, 1964) китабы өчен ул 1966 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

          Ул 1981 елның 10 июнендә Казанда вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә.

          Х.Туфан – 1934 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Х.Туфан шигырьләре: поэма, лирика. – 1 кисәк / кереш сүз авт. Г.Нигъмәти. – Казан: Яңалиф, 1929. – 38 б. – 3000 д.

Х.Туфан шигырьләре. – Казан: Татиздат, 1932. – 343 б. – 3000 д.

Җырлар, шигырьләр / кереш сүз авт. С.Хәким. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 215 б. – 3000 д.

Сайланма әсәрләр / кереш сүз авт. Х.Госман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 311 б. – 10000 д.

Юкмыш бабай малае: әкият. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 14 б. – 28000 д.

Давыллы еллар лирикасы: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 432 б. – 4500 д.

Сайланма әсәрләр: 2 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974–1975. – 6000 д.

1 т.: шигырьләр, поэмалар (1925–1955) / кереш сүз авт. Т.Галиуллин. – 1974. – 352 б.

2 т.: шигырьләр, поэмалар (1955–1974). – 1975. – 367 б.

Лирик шигырьләр / төз. М.Гайнетдинов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 256 б. – 5500 д.

Лирика / төз. Н.Юзиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 320 б. – 8000 д.

Гүзәл гамь: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 304 б. – 10000 д.

Кайсыгызның кулы җылы?..: шигырьләр, поэмалар / төз. Ф.Зыятдинова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 256 б. – 3000 д.

Юкмыш бабай малае: әкият. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 31 б. – 5000 д.

Әсәрләр: 5 томда / төз. М.Гайнетдинов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007–2008.

1 т.: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. М.Гайнетдинов. – 2007. – 479 б. – 3000 д.

2 т.: шигырьләр, поэмалар. – 2007. – 463 б. – 3000 д.

3 т.: шигырьләр, поэмалар. – 2008. – 419 б. – 3000 д.

* * *

Стихотворения / пер. с татар. Р.Морана, Л.Хаустова. – М.: Сов. писатель, 1958. – 170 с. – 5000 экз.

Стихотворения / пер. с татар. – М.: Худож. лит., 1970. – 207 с. – 8000 экз.

Внук бабая Небывая: сказка / пер. с татар. Р.Морана. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1974. – 12 с. – 350000 экз.

Фиалка: стихи разных лет / пер. с татар. – М.: Современник, 1984. – 112 с. – 20000 экз.

* * *

Күңел дәфтәреннән шигырьләр / кереш сүз авт. М.Кәрим. – Өфө: Китап, 1960. – 208 б. – 5000 д. (Башкорт телендә.)

Наступило лето: стихи. – Ташкент: Изд-во лит. и искусства, 1972. – 177 с. – 5000 экз. (На узбекском языке.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Н и г ъ м ә т и Г. Туфан шигырьләре // Г.Нигъмәти. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 202–224 б.

Ю з и е в Н. Тылсымлы шигърият дөньясы // Н.Юзиев. Сәнгатьчә матурлык һәм осталык. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 231–243 б.

Т у ф а н Х. Бәлки, шагыйрь булмас та идем… // Х.Туфан. Давыллы еллар лирикасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 5–22 б.

Г а л и у л л и н Т. Сүз кушасы килә талларга… // Т.Галиуллин. Яңа үрләр яулаганда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 110–138 б.

Б ә ш и р о в Г. Барган саен юллар күңеллерәк // Г.Бәширов. Бүген дә, иртәгә дә. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 163–170 б.

Хәсән Туфан: шагыйрьнең иҗат юлы турында. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 125–144 б.

Г а й н е т д и н о в М. Хәсән Туфан поэтика


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин