Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шамуков Габдулла

Описание

      (1909–1981)

Күренекле сәхнә остасы, язучы һәм тәрҗемәче Габдулла Рухулла улы Шамуков 1909 елның 11 декабрендә элекке Сембер губернасы (хәзерге Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы) Әсән авылында крәстиян гаиләсендә туа. Үз авылында – башлангыч, Мәләкәстәге җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1929 елда Уфа шәһәренә барып, Башкорт сәнгать техникумының театр бүлегенә укырга керә, аны тәмамлагач, унбиш елга якын (1930–1945) Башкорт дәүләт академия театры труппасында актер булып эшли. 1946 елдан башлап ул Казанда – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты. 1952 елда Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетын тәмамлый.

Г.Шамуков – әдәбият-сәнгатьнең төрле тармакларында көчен сынап, һәркайсында үзенчәлекле эз калдырган күпкырлы иҗат кешесе. Актер буларак ул үзенең ярты гасырга сузылган сәхнә гомерендә татар театр сәнгате тарихында онытылмас сәхифәләр булып калырдай дистәләрчә образлар, характерлар иҗат итә. Г.Шамуков – татар сәхнәсендә Ленин образын тудырган актерларның иң беренчесе (Н.Погодинның «Мылтыклы кеше» пьесасы буенча куелган спектакль, 1947). Ул шулай ук Тукай (Ә.Фәйзи. «Тукай», Башкорт дәүләт академия театры, 1939; Татар дәүләт академия театры, 1947), Клобуков (Б.Лавренев. «Диңгездәгеләр өчен», 1946), Галимуллин (Н.Исәнбәт. «Мулланур Вахитов», 1948), Хлестаков (Н.Гоголь. «Ревизор», 1948), Труффальдино (К.Гольдони. «Ике хуҗаның хезмәтчесе», 1948), Илдархан (Н.Исәнбәт. «Зифа», 1954), Нуретдин (К.Тинчурин. «Җилкәнсезләр», 1958), Телятов (А.Островский. «Котырган акчалар», 1962), Ксанф (Г.Фигерейдо. «Эзоп», 1967), Мәрвән (Т.Миңнуллин. «Ир-егетләр», 1971), Актай (Н.Фәттах. «Кол Гали», 1974) кебек характерлары, табигатьләре белән бер-берсеннән нык аерылып торган башка геройларны да сәхнәдә художникларча зур осталык белән, калку һәм үзенчәлекле итеп гәүдәләндерүгә ирешә.

Театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен Г.Шамуков Башкортстанның атказанган (1943), Татарстанның (1950), РСФСРның (1957) һәм 1980 елда «СССРның халык артисты» дигән дәрәҗәле исемнәргә лаек була, Ленин ордены белән бүләкләнә (1960).

Г.Шамуковның әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеге дә турыдан-туры сәхнә һәм театр сәнгате белән бәйле: ул башлыча матур әдәбиятның сәхнәгә якын торган жанрларында иҗат итә. Аның беренче әдәби тәҗрибәләреннән булган «Су кызы» (1942), «Рөстәм» (1944), «Серле таяк» (1944), соңрак язылганнарыннан «Уңган кыз» (1954) исемле балалар өчен әкият-пьесалары үз заманында курчак театрлары сәхнәләрендә шактый зур уңыш белән бара. Шул ук вакытларда ул әдәби тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә башлый – 1944 елда сәхнәдә уйнар өчен В.Шекспирның мәшһүр «Отелло»сын тәрҗемә итә. Шуннан бирле дөнья әдәбияты, рус классикасы һәм совет чоры драматургиясенең күп кенә күренекле әсәрләре башкорт һәм татар театрлары сәхнәләрендә Г.Шамуков тәрҗемәсендә куелалар яки аерым басмалар булып дөньяга чыгалар. Алар арасында В.Шекспирның трагедия һәм комедияләре («Венеция сәүдәгәре», «Ромео һәм Джульетта», «Чамасына күрә чарасы»), Лопе де Веганың «Җүләр кыз», П.Бомаршеның «Шау-шулы көн», Ф.Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт», А.Грибоедовның «Акыллылык бәласе», Н.Гогольнең «Өйләнү», А.Пушкинның «Моцарт һәм Сальери», А.Островскийның «Котырган акчалар», М.Горькийның «Тормыш төбендә», А.Чеховның «Өч сеңел», борынгы грек драматургы Эсхилның «Богауланган Прометей», совет чоры рус язучыларыннан К.Симоновның «Ят күләгә» кебек чәчмә яки шигырь белән язылган драма әсәрләре бар. Тәрҗемәче шулай ук рус мәсәлчесе И.Крыловның да илледән артык мәсәлен татарчалаштыра, моның өстенә үзе дә күпсанлы мәсәлләр иҗат итә. 1969 елда аның тәрҗемә һәм оригиналь мәсәлләре, бергә тупланып, Татарстан китап нәшриятында аерым җыентык булып басылып чыга.

Г.Шамуков әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм шигырь төзелешенә кагылышлы теоретик хезмәтләр авторы буларак та укучыларга таныш. Аның Н.Исәнбәт иҗатына багышланган монографик китабы (1959), Ф.Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы» романын анализлаган күләмле мәкаләсе, М.Лермонтов, Җамбул әсәрләренең тәрҗемәләре турындагы язмалары һәм бигрәк тә «Татар шигырь төзелеше» дигән фәнни хезмәте (1958) тирән эчтәлекле, теоретик яктан нигезле һәм камил язылган булулары белән игътибарны җәлеп итә.

Г.Шамуков актерлык һәм әдәби иҗат тормышын күп еллар педагоглык эше белән тыгыз бәйләп бара. Казан театр училищесының укытучысы буларак ул театр сәнгате өчен яшь кадрларны үстерү-тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә.

Ул 1981 елның 21 сентябрендә Казанда вафат була.

Г.Шамуков – 1944 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Уңган кыз: пьеса-әкият. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 51 б. – 15000 д.

Нәкый Исәнбәт: тормышы һәм иҗаты турында монография. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 76 б. – 2000 д.

Мәсәлләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 16 б. – 10000 д.

Базга төшкән аю: мәсәлләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 30 б. – 10000 д.

Мәсәлләр / кереш сүз авт. Н.Юзиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 134 б. – 7000 д.

Каләмем: мәсәлләр, мәкаләләр / кереш сүз авт. М.Мәһдиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 272 б. – 7000 д.

* * *

Водяная: пьеса по мотивам детских стихов-сказок Г.Тукая. – Уфа: Башкир. кн. изд-во, 1942. – 23 с. – 3000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ш ә р ә ф и е в Ф. Сәхнә остасы // Соц. Татарстан. – 1967. – 19 февр.

Г ы й м р а н о в а Д. Тынгысыз кеше // Казан утлары. – 1970. – № 10. – 162–169 б.

Җ ә л ә л о в Х. Ялкынлы иҗат // Татарстан яшьләре. – 1979. – 11 дек.

Ш ә р ә ф и е в Р. Без аны ник яратабыз // Яшь ленинчы. – 1979. – 22 дек.

Г ы й м р а н о в а Д. Картаймас иҗат // Казан утлары. – 1982. – № 1. – 182–186 б.

Г ы й м р а н о в а Д. Габдулла Шамуков. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 140 б.

* * *

С е ч и н В. Мастер татарского театра // Сов. Татария. – 1957. – 8 мая.

Г у м е р о в А. Актер и писатель // Сов. Татария. – 1959. – 12 дек.

Э л и н Р. Талант, не дающий стареть // Веч. Казань. – 1979. – 24 дек.


Язучылар