КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин Ает авылында Фатих Кәрим музее ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә зур учак булачак дип саный.
“Мин экспозицияләрне әйбәтләп карап чыктым, һәрхәлдә, Фатих Кәримнең тормышы, иҗаты, шәхесе турында шактый эзлекле мәгълүмат бар. Бу – әдәбиятыбызда, халкыбызда ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә зур учак булачак. Татарстан хөкүмәт тарафыннан бик матур эш башкарылган дип уйлыйм”, – диде ул.
Галим музейда “Разведкада” шигыре куелуын хуплаганын әйтте. “Анда Фатих Кәримнең үзенә биргән бәясе шулкадәр төгәл ачыкланган. Аны әйбәтләп укыган кеше үзе дә Фатих Кәримне аңлаячак дип уйлыйм. Безнең үзебездә дә моны булдырырга кирәк. Моны Татарстан Милли музее эшләгән. Мин аларга нәкъ шушы шигырен сайлап алулары өчен рәхмәт әйтәсем килә”, – диде ул.
“Фатих Кәримнең сугыш чорындагы хисләренең тирән мәгънәсен сизә идем. Әмма быел Калининград өлкәсенә барып, аның соңгы каны тамган урында булганнан соң, бөтенләй батырлыгының эчтәлеге өр-яңадан ачылды. Тәэсирләрне биреп бетерү мөмкин түгел, ләкин ул биредә туган, шәхес булган, тәрбияләнгән. Гомуми характердагы мәгълүматлар шактый нык бирелгән дип уйлыйм”, – ди ул.
Фоат Галимуллин Фатих Кәримнең 1920-1930 еллардагы иҗат чорын өйрәнгәнен сөйләде. “Анда эстетика белән идеологиянең каршылыгы, идеология басымы астында шигъриятнең яшәргә омтылуы, шуның өчен көрәше бик көчле”, – дип сөйләде ул. (Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина)