Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Закирова Гөлүсә

Гөлүсә Рәүф кызы Закирова 1976 елның 25 маенда Татарстанның Апас районы Кече Болгаер авылында туа. 1993 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә. Бер үк вакытта республиканың «Сабантуй» газетасындада хезмәт юлын башлый. «Ялкын», «Татарстан» журналларында, «Мәгърифәт» газетасында бүлек мөхәррире булып эшли. «Татарстан – Яңа гасыр» радиосында яңалыклар һәм сәясәт бүлеге мөхәррире, «Нәсел тамгасы», «Әбүгалисина» кебек тапшырулар авторы, алып баручысы була. 2013-2023 елларда «Гаилә һәм мәктәп», «Идел» журналларын җитәкли.

Гөлүсә Закирова – шигърият һәм проза жанрларында, публицистикада каләм чарлый. Аның беренче иҗат тәҗрибәләре балалар матбугатында туксанынчы елларда басыла башлый. Шигырьләре «Сәләт» оешмасы әзерләгән «Җәйнең җиде төсе» җыентыгында, «Казан утлары», «Идел» журналларында, хикәяләре республиканың «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Сөембикә», «Идел» газета-журналларында дөнья күрә. 2013 елда «Тузганак күзләре» исемле хикәяләр китабы нәшер ителә.

Ул архивлардан авыл тарихларын өйрәнеп, китап итеп бастырып чыгару эше белән дә шөгыльләнә. Алабуга районы Морт авылы, Әлки районы Карга авылы, Арча районы Шушмабаш авылы, Актаныш районы Куян авылы, Саба районы Икшермә авылы, Апас районы Кече Болгаер авылы, Актаныш районының биш авылын берләштергән «Тамыр» хуҗалыгы тарихларын җыентык итеп туплады.

Бүген ул Татарстан китап нәшриятында яшь язучыларны барлау, үстерү буенча проектлар белән шөгыльләнә.

Гөлүсә Закирова – 2014 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Бүгенге татар әдәбияты: хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 2010. – 358 б. – 500 д.

Бәйрәм бүген!: сценарийлар, шигырьләр, бәйрәмнәр тарихы / – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 183 б. – 3000 д.

Морт – туган йорт: фәнни-популяр басма. – Казан, «Полигран-Т», 2011. – 312 б. – 500 д.

Каргауыл: фәнни-популяр басма. – Казан, «Полигран-Т», 2013. – 512 б. – 1000 д.

Тузганак күзләре: хикәяләр. – Казан, «Полигран-Т», 2014. – 104 б. – 500 д.

Шушмабаш: фәнни-популяр басма. – Казан, «Полигран-Т», 2015. – 512 б. – 1000 д.

Агыйдел Куяны: фәнни-популяр басма. – Казан, «Полигран-Т», 2015. – 512 б. – 500 д.

Кече Болгаерым: фәнни-популяр басма. – Казан, «Полигран-Т», 2018. – 623 б. – 300 д.

Бер «Тамыр»дан: фәнни-популяр басма. – Казан, «Идел-пресс», 2019. – 309 б. – 300 д.

Өч авыллы Икшермә: фәнни-популяр басма. – Казан, «Идел-пресс», 2019. – 558 б. – 1000 д.

 


Язучылар