Описание
Театр белгече һәм тәнкыйтьче Рәүф Мәхмүт улы Игъламов 1941 елның 19 октябрендә Казан шәһәрендә татарның күренекле архитекторы Мәхмүт Камал улы Игъламов (1908-1973) гаиләсендә дөньяга килә. 1959 елда шәһәрнең 89 нчы урта мәктәбен тәмамлый һәм архитектор әтисенең һөнәри белгечлеген дәвам иттерү теләге белән Казан төзүче-инженерлар институтына укырга керә.
Ләкин бер-ике елдан, төгәл фәннәргә күңеле ятмыйча, институтта укуын ташлап, 1962 елдан Казан театр училищесында укый башлый. Училищены драма артисты дигән диплом алып тәмамлагач, 1966-1971 елларда Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтының театр белгечлеге факультетында югары белем ала. Казанга кайткач, 1971 елдан Казан мәдәният институтының (1995 елдан мәдәният һәм сәнгать академиясе) әдәбият һәм сәнгать тарихы кафедрасында ассистент булып эшли башлый. 1974 елдан шул ук кафедраның өлкән укытучысы, 1994 елдан 2002 елга кадәр «Заман драматургиясенең теоретик нигезләре», «Драма теориясе», «Татар театр сәнгате тарихы» кебек махсус курслардан студентларга лекцияләр укый. 1981 елда, үзлегеннән әзерләнеп, Мәскәүдә «Татар совет театры формалашуында Кәрим Тинчурин драматургиясенең роле» дигән темага сәнгать фәннәре кандидатлыгына диссертация яклап кайта.
Сәхнә әдәбияты белгече һәм тәнкыйтьчесе буларак, Р.Игъламов Казан һәм Мәскәүнең көндәлек матбугатында узган гасырның җитмешенче елларыннан языша башлый. Ул . татар драматургиясе һәм тарихына караган оригиналь фикерле дистәләрчә күзәтүләр, очерк язмалары, Кәрим Тинчурин драматургиясенең үзенчәлекләрен яңача теоретик нигезгә куеп тикшергән гыйльми хезмәтләр, шул җөмләдән «Күренекле драматург» («Выдающийся драматург», 1987) дигән монография, татар драматургиясенең классигы Галиәсгар Камал, сәхнә әдәбияты осталары Риза Ишморат, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев кебек драматурглар, Фуад Халитов кебек актерлар турында язган иҗат портретлары һәм белешмә-мәкаләләр авторы. Р.Игъламов шулай ук Казан курчак театры тарихына багышланган кулланма-дәреслек һәм «Искусство играющих кукол» (2004) дигән китап авторы буларак та билгеле.
Ул 1991 елдан «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эш леклесе» дигән мактаулы исем йөртә.
Р.Игъламов – 1989 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Выдающийся драматург. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. – 112 с. – 1400 экз.
Искусство играющих кукол. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2004. – 232 с. – 2000 экз.
Испытание временем: доклады, статьи, рецензии о татарском театре и драматургии. – Казань: Отечество, 2007. – 260 с.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
С а ф и у л л и н Ю. «Әкият» дөньясына чакыру // Мәдәни җомга. – 1999. – 17 дек.
А р с л а н о в а Ф. Гадел тәнкыйтьче, олуг остаз // Шәһри Казан. – 2001. – 19 окт.
А р с л а н о в Г. Алда әле якты үрләр бар // Мәдәни җомга. – 2001. – 26 окт.
Г ы й м р а н о в а Д. Шигъри йөрәкле тәнкыйтьче // Ватаным Татарстан. – 2001. – 30 нояб.
* * *
С и б г а т у л л и н а Э. Книга о Тинчурине // Сов. Татария. – 1988. – 27 марта.
К о ж е в н и к о в Л. Новая книга // Идель. – 2004. – №11. – 30-35 б.