Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Дунай Фаяз

       Публицист, очерклар, тәнкыйть мәкаләләре, шигъри әсәрләр авторы Фаяз Дунай (Фәсих Хәбибулла улы Хисмәтуллин) 1936 елның 15 гыйнварында Татарстанның Әлки районы Алпар авылында колхозчы гаиләсендә туа. Мәктәптә укыган елларында ук хезмәт юлын башлый: колхозда комбайнчы ярдәмчесе, комбайнчы, диспетчер булып эшли. Алпар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1954-1957 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укый, аннары, укуын бүлеп, Мөслим, Кайбыч, Балык Бистәсе район газеталарында мөхәррирлек тәҗрибәсе туплый. Университетта укуын ул татар теле һәм әдәбияты бүлегендә дәвам итеп, 1967 елда югары белем алып чыга.

          1970 елдан Фаяз Дунай – КамАЗ һәм Чаллы шәһәре төзелешендә: балта остасы һөнәреннән башлап Төзелеш идарәсенең кадрларга техник белем бирү, оператор-диспетчер хезмәте күрсәтү бүлекләре башлыгы вазифаларын башкара, Чаллы елга портында җитәкче урыннарда эшли.

          Көндәлек матбугатта Фаяз Дунай узган гасырның илленче елларыннан бирле языша. Ул – әдәби хәрәкәткә, иҗтимагый-мәдәни һәм милли яшәешкә кагылышлы җитди проблемаларны кыю күтәргән күпсанлы публицистик мәкаләләр, очерклар, тәнкыйди язмалар, эсселар, памфлет һәм фельетоннар авторы. Аның «Язмышлар дәрьясы», «Экранда күрсәк икән» кебек әдәби-тәнкыйди очерклары, «Зая гомер» памфлеты, «Иманнар какшаган дәвер», «Шаукым», «Көрәшми азатлык килми», «Ялганның киләчәге юк» кебек сәяси-публицистик мәкаләләре, Мирсәет Солтангалиев шәхесенә багышланган «Алданган пәйгамбәр» исемле күләмле эссе-мәкаләсе,

          КамАЗ һәм Чаллы шәһәре төзелеше чорында шәһәр хакимиятен җитәкләгән Рәис Беляев турындагы хатирәи язмалары («Онытылмас Рәис») укучылар арасында һәм җәмәгатьчелектә киң яңгыраш табалар. Әдипнең бу төр әсәрләренең бер өлеше аның «Белеп язуга ни җитә» (1990), «Таңнарның кадерен белик» (1990) исемле җыентыкларында урын ала.

          Фаяз Дунай – поэзия, драматургия, прозаның эрерәк жанрларында да үзенең каләм көчен сынап караган әдип. 1996 елда аның Чаллыда шигъри әсәрләре тупланган җыентыгы басыла («Җанымның әрнүләре»). «Сөюнең сынаулары бар» исемле драмасы исә 1987 елда ук драматургларның Бөтенсоюз семинарында белгечләрнең югары бәясен ала.

          Фаяз Дунай 1994 елдан «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә.

          Ул 2007 елда Яр Чаллы шәһәрендә вафат була.

          Ф.Дунай – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар