Игү аты (исеме) калса, ирнең йахшырак,
Соңра калгыйнча тулы алтун рәвак (сарай).
Йадкяре калса кемнең игү ат -,
Үлмәс ул ир – кемдә булса, бу сыйфат.
Сәйф Сараи (1321-1396)
Үзенең яшәеше белән яңа эрага кадәр үк дөньяга аваз салган, төрле этник төркемнәр белән керешкән, аралашкан, кушылган, Евразиянең зур мәйданнарына таралып гомер кичергән татар кавеменең, ягъни безнең әби-бабаларыбызның тарихы гаять катлаулы, каршылыклы. Ул данлы һәм шанлы да, аянычлы һәм фаҗигале дә. Кайчандыр зур мәмләкәтләр корган, тоткан, теле илендә генә түгел, халыкара мөнәсәбәтләрдә дә иркен кулланылган халкыбыз әкренләп тә, кызулап та үз барлыгын, үз җирләрен җуя барган. Ахыр чиктә тәмам дәүләтчелеген югалткан колониаль коллыкка эләккән, Гаяз Исхакый әйтмешли, башка кавемнәр өчен материал, чимал рәвешенә әйләнгән. Мәгълүм ки, Көнбатыш Себер, Идел-Урал төбәкләре, гомумиләштереп әйткәндә, Идел-йорт татарның төп яшәү урынына әверелгән. Әмма, ни кызганыч, моннан йөз ел элек төзелгән Татарстанга тарихи җирләребезнең бик аз өлеше генә кертелә. Хәтта аңа терәлеп торган күп кенә татар авыллары да җөмһүриятебезнең тышында кала. Милләтебезнең дүрттән бере генә Татарстанда яшәү үзе генә дә күп нәрсә хакында сөйли. Ни аяныч, инде аның да зур өлеше үз телен, гореф-гадәтләрен юньләп белми. Урыслашып китүчеләр дә шактый.
Кыскасы, без хәзер Шекспирның атаклы “Гамлет” трагедиясендә яңгыраган “Быть или не быть” дилеммасы алдында торабыз. Аерым милләт булып саклануыбыз, киләчәгебез безнең бүгенге эш-гамәлләребезгә, үзебезгә бәйле. Ярар, бераз фәлсәфәгә дә бирелеп киттем, шәт, укучым гафу итәрдер. Тукай әйтмешли, “сүз башым бит Шүрәле”. Шуңа күрә мәкаләдә куелган төп темага күчик.
Билгеле булганча, Алтын Урда татарның дәүләтчелек, этник, мәдәни-мәгърифәти тарихында гаять мөһим роль уйный. Евразиянең зур мәйданнарын ике гасырга якын биләгән бу мәмләкәттә болгар, кыпчак, татар, хәзәр һәм кайбер башка этник компонентлар кушылуыннан оешкан безнең әби-бабаларыбыз дөньяга инде тәмам татар атамасы белән таныла. Илнең төп халкы утрак тормыш алып бара, күп санлы кала-шәһәрләр, сәүдә үзәкләре барлыкка килә. Ил төрле мәмләкәтләр, кавемнәр белән икътисади-сәүдә, иҗтимагый-рухи мөнәсәбәтләрдә тора. Аеруча Мөселман Көнчыгышы, бигрәк тә, мәмлүкләр идарә иткән Мисыр белән. Генуя, Венециянең Кырымдагы “сәүдә факторияләре”, Византия Идел-йорт белән Европа арасындагы дәвамлы багланышларны тәэмин итүдә сизелерлек роль уйный. Урыс кенәзләре белән Жучи Олысы бигрәк тә тыгыз мөнәсәбәтләрдә тора.
Алтын Урда мәдәнияте, фәне, иң беренче чиратта, әлбәттә, үз составына кергән кавемнәрнең рухи кыйммәтләренә, традицияләренә таянып үсә. Шуның белән бергә илнең интеллектуаль тәррәкъкыятендә башка халыкларның, аеруча гарәп-фарсыларның рухи казанышларын иҗади үзләштерү дә мөһим роль уйный. Бу мәмләкәттә яшәгән, иҗат иткән каләм әһелләренең тик бер өлеш әсәрләре генә безгә хәзергә мәгълүм. Әмма аларда Жучи Олысындагы рухи тормышның байлыгын ачык күрәбез. Рабгузыйның “Кыйссасел-әнбия” (1310), Котбның “Хөсрәү вә Ширин” (1342), Харәзминең “Мәхәббәтнамә” (1354), Мәхмүд Болгариның “Нәһҗел-фәрадис” (1358), Хисам Кятибнең “Җөмҗөмә солтан” (1369) һәм кайбер башка ядкярләр бүгенге укучыларны да сокландырырлык, таң калдырырлык. Болар арасында аеруча Сәйф Сараиның “Гөлестан бит-төрки”, “Сөһәил вә Гөлдерсен” әсәрләре мөһим урын били. Еш кына аның иҗатын Алтын Урда чоры татар сүз сәнгатенең кульминациясе дип тә атыйлар. Бу бөек затның тирән уй-кичерешле, сәнгати яктан камил әсәрләре инсани рух, әхлаклылык белән сугарылган. Алар тормыш дәреслеге кебек.
Мәгълүм ки, шагыйрь иҗатын гыйльми өйрәнү, нигездә, узган гасырның урталарында гына башлана. Әмма, шуңа да карамастан, бу юнәлештә инде шактый зур эш башкарыла. Сәйф Сараи әсәрләренең 1969 елда А. Бодроглигети тарафыннан әзерләнеп чыгарылган фәнни басмасы укучыларга билгеле бер дәрәҗәдә таныш. Татар дөньясында С. Сараи Әмир Нәҗип, Хатип Госман, Зәйнәп Максудова, Хатыйп Миңнегулов… тарафыннан шактый өйрәнелгән. 1999 елда шагыйрьнең барлык әсәрләре “Гөлестан. Лирика. Дастан” исеме астында Казанда аерым җыентык рәвешендә дә басылып чыкты. Бу юлларның авторы тарафыннан әзерләнгән бу китап тиешле шәрех-аңлатмалар, кереш һәм ахыргы мәкалә белән тәэмин ителгән. С. Сараи иҗаты хәзерге вакытта татар әдәбияты дәреслекләрендә, академик басмаларда, анталогия-хрестоматияләрдә дә урын алган.
2021 елда шагыйрьнең тууына 700 ел тулу шактый киң күләмдә билгеләп үтелде. Дистәләгән язмалар дөнья күрде. Алар арасында Хатыйп Йосыф углының да мәкаләләре бар. Аларның дүртесе “Рухи мирасыбыз сәхифәләре” дип исемләнгән китапта да урнаштырылган (Казан, 2022. – 190-254 б.).
Сәйф Сараиның юбилее уңае белән төрле гыйльми, мәдәни чаралар да уздырылды. Бу юнәлештә аеруча Татарстан фәннәр академиясе, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, аның Алтын Урда бүлеге (җитәкчесе – Илнур Миргалиев) бигрәк тә нәтиҗәле эшләр башкарды. Мәсәлән, 2021 елның 15 июнендә Сәйф Сараига багышланган халыкара конференция гыйльми- иҗтимагый тормышыбызда мөһим бер вакыйга рәвешендә кабул ителде. Аның материаллары саллы гына китап рәвешендә басылып та чыкты: “Золотоордынское наследие” // Сборник статей, посвященный 700-летию со дня рождения средневекового татарского поэта Сейфа Сараи (Выпуск 4. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АНРТ. 2021. – 340 с.). Ул без фәкыйрегезнең “Литературное наследие Сейфа Сараи” мәкаләсе белән ачыла (С.8-21). Шунысы үзенчәлекле: конференция җыентыгында шагыйрьнең тормышы һәм иҗат мирасы Идел-йорт, Алтын Урда, татар тарихы белән тыгыз бәйләнештә карала. С. Сараи бер робагыенда болай яза:
Камышлы йорт бәнем туган илем иде,
Белең: горбәткә килтергән – белем иде.
Килеб улдым Сарайда шийр фидае (ягъни шигърияткә бирелгән кеше – Х.М.)
Сарайның шагыйре – илнең гидае.
Димәк, ул “Камышлы” төбәгендә туган, яшәгән, бераздан Алтын Урда башкаласына укырга килгән һәм биредә каләм әһеле буларак танылган. Билгеле булганча, бу исемдәге торак пунктлары Идел-йортта элек тә, хәзер дә берничә. Равил Фәхретдинов, Габдрахман Таһирҗанов, Илнур Миргалиев һәм кайбер башка галимнәр робагыйда телгә алынган “Камышлыны” хәзерге Самара янындагы район үзәгенә нисбәт итәләр. Алар фикеренчә, бу исемдәге торак пункты биредә Жучи Олысы чорында ук булган. Әлбәттә, шагыйрьнең туган елы, урыны мәсьәләсенә өстәмә факт-мәгълүматлар табылмыйча, тәмам нокта куярга әле иртәрәк. Әмма югарыдагы карашның да яшәргә хакы бар. Чөнки ул шул чор чынбарлыгы белән гомумән каршылыкка керми. Мәгълүм булганча, Урта Идел, хәзерге Самара төбәкләре – Болгар, Алтын Урда чорларында ук әби-бабаларыбыз гомер кичергән, икътисади, мәдәни-мәгърифәти яктан мөһим урыннар. Аннан соңгы гасырларда һәм хәзергәчә бу җирләр әби-бабаларыбызның тупланып яши торган төбәкләре. Узган гасырның икенче яртысында гына да Самара якларыннан татар әдәбиятына, мәгърифәтенә, сәнгатенә күпләгән талантлар килә: Зыя Ярмәки, Әнвәр Давыдов, Сәләй Вәгыйзов, Рөстәм Мингалимов һ.б. – әнә шундыйлардан. Бу төбәктә соңгы вакытта Ш. Мәрҗани Институты хезмәткәрләре, Самара өлкәсенең галимнәре белән берлектә җирле тарихны өйрәнү эшен тагын да көчәйтеп җибәрделәр. Уртак проектлар гамәлгә ашырыла, гыйльми чаралар уздырыла. Казанда үткәрелгән С. Сараи конференциясендә дә бу төбәкнең, аеруча Камышлы районының вәкилләре, актив катнашты. Мәгълүм ки, 1391 елда Кондырчы елгасы буенда Урта Азия хөкемдары Аксак Тимер белән Алтын Урда ханы арасында гаять күп корбаннар китергән зур сугыш була. Анда татар ханы Туктамыш җиңелә. Хәзерге Үзбәкстан хакимияте, шул тарихи вакыйга уңае белән, сугыш булган урында Аксак Тимергә һәйкәл куярга теләгәч, Самара төбәгенең татар җәмәгатьчелеге бу проектны гамәлгә ашыруга кискен каршы чыкты. Бу хәрәкәттә ул Казан галимнәренең дә төпле яклавын тапты.
Соңгы вакытларда Самара төбәгендә Сәйф Сараига мөнәсәбәтле аерым чаралар да үткәрелде. Шундыйларның берсе 2022 елның 17 нче маенда Камышлыда булды. Ул төбәкара фәнни-гамәли конференция – “Сәйф Сараи укулары – 2022” исеме астында уздырылды. Нигездә, Камышлы район хакимияте, Ш. Мәрҗани Институты, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган бу чарада Татарстанның гыйлем әһелләре, журналистлар белән беррәттән, Самара өлкәсенең, аеруча Камышлы төбәгенең галимнәре, күпләгән милли җәмәгатьчелек вәкилләре, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, шулай ук укучылар катнашты. Мәктәп балаларының җыр-биюләре, С. Сараи шигырьләрен сөйләүләре, доклад-чыгышлар бу чараны тагын да баета төште.
Шунысын да искәртик: камышлылар Сәйф Сараины тәмам диярлек үз якташлары дип саныйлар. Бу чарага да ныклап әзерләнгәннәр. Район китапханәсендә, мәсәлән, бөек шагыйрьгә бай эчтәлекле махсус стенд ясалган. Хәтта С. Сараиның исеме, шагыйрьлеге язылган полиэтилен пакетлар да гамәлдә.
Камышлыдагы гыйльми-гамәли конфренция район хакимияте башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаветдиновның төзек, камил татар телендә матур итеп сәламләве, эчтәлекле кереш сүзе белән башланып китте. И. Миргалиев татар тарихы, С. Сараи хакында, ике төбәк арасындагы бәйләнешләр турында кызыклы мәгълүматлар бирде, юбиляр-шагыйрьнең әдип кенә түгел, күренекле дәүләт эшлеклесе булуына да басым ясады, камышлыларга, район китапханәсенә Ш. Мәрҗани институты әзерләгән, аның катнашында дөнья күргән бик кыйммәтле басмаларны (шул исәптән, Мәхмүд Болгариның “Нәһҗел-фәрадис” китабын да) бүләк итте. И. Миргалиев инициативасы белән Түбән Камада яшәүче билгеле рәссам Илдус Мортазин тарафыннан ясалган С. Сараи портреты да хуҗаларга тантаналы төстә тапшырылды. Халык бу бүләкне аеруча хуплап кабул итте. Бездә еш кына элеккеге күренекле затларыбыз шактый өлкән (күбрәк карт) кешеләр рәвешендә гәүдәләндерелә. Портреттагы С. Сараи исә көчле, куәтле, ир уртасындагы шәхес рәвешендә сурәтләнгән.
Без фәкыйрегезнең һәм Эльмира Сәйфетдинованың докладларында С. Сараи тормышының һәм иҗади эшчәнлегенең төрле яклары яктыртылды. Казан әдибәсе, әнисе ягыннан татар булган Ольга Иванова халкыбызның урта гасырлардагы аерым күренекле затлары (Нурсолтан, Гәүһәршад, Сөембикә) трилогиясе һәм кайбер башка әсәрләре белән укучылар арасында шактый танылып килә. Әле 2021 елда гына аның “Великая Орда” дигән күләмле (592 битлек!) китабы дөнья күрде. Конференциядәге чыгышында ул кыскача гына бу өлкәдәге эшчәнлеген бәян кылды. Аның хәзерге вакытта С. Сараи хакында тарихи роман язуын залдагылар бик тә хуплап кабул итте.
Конференциядә С.Сараи тематикасы, аның белән теге яки бу дәрәҗәдә бәйләнешле башка мәсьәләләр турында да доклад-чыгышлар тыңланды. Тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов Алтын Урдага шактый тулы сыйфатлама бирде. Самара төбәген өйрәнү җәмгыятенең җитәкчесе Шамил Галимов үз докладында Урта гасырлардагы Идел-йорт тарихына кагылышлы бик тә мөһим мәсьәләне күтәрде.
Мәгълүм ки, күп кенә рәсми белешмә-энциклопедияләрдә Идел-Урал киңлекләрендәге шәһәр-кальга – авылларның күпчелеге бу җирләр Рәчәй дәүләте составына кертелгәннән соңгы елларга нисбәт ителә. Шуңа карап еш кына төрле юбилей-бәйрәмнәр дә үткәрелә. Әйтерсең лә, Урта һәм Түбән Идел буйларында 16-17 гасырларга кадәр кала-салалар булмаган, безнең әби-бабаларыбыз яшәмәгән. Ш. Галимов фикеренчә, хәзерге вакытта киң таралган мондый рәсми караш объектив тәнкыйтькә мохтаҗ.
Әстерхан, Сарытау, Сарычин һәм кайбер башка билгеле шәһәрләр кебек, Самара да Алтын Урда чорында ук яши. Ул бертуган Пициганилар, Фра Мауэре карталарында (1367, 1459) ук Samar атамасы белән теркәлгән. Кайбер галимнәр фикеренчә, бу шәһәрчек Болгар чорында барлыкка килә.
Конференциядә Самара төбәгенең кайбер башка вәкилләре дә тарихи, мәдәни, мәгърифәти тармакларга кагылышлы доклад-чыгышлар ясадылар.
Җөмһүриятебезнең көньягына терәлеп торган Камышлы районындагы халыкның 86 процентын милләттәшләребез тәшкил итә. Юкка гына аны, кайбер вакытларда “Кече Татарстан” дип йөртмиләрдер. Районның табигате матур, җирләре уңышлы, урман-таулары да бар. Юллары да начар түгел, кешеләре дә чагыштырмача мул яши. Йорт-каралтылар төзек. Әмма шунысы пошындыра: элек милли тормыш кайнап торган, татар мәктәп-мәдрәсәләре гөрләп эшләгән Камышлы төбәгендә русча укытуга күчкәннәр. Мөгаен, шул сәбәпле русча сөйләм еш яңгырый. Конференция район үзәгендәге урта мәктәптә узды. Анда, нигездә, милләттәшләребезнең балалары белем ала. Әмма, ни кызганыч, мәктәптә татарча сөйләм бик ишетелми. Халкыбызның сакланышы, иң беренче чиратта, туган телдә укытуга, милли мәгарифнең тулы канлы яшәвенә бәйле. Әгәр дә без бу тарихи хакыйкатьне, тормыш тәҗрибәсен онытсак, С. Сараи әйткән шулай булырга ярамаганлыкка “гыйбрәтле” мисал булып калырбыз:
И ничәләрне күрептер бу җиһан,
И ничәләрдән дәгый артып калыр!
Сән алардан алмасаң гыйбрәт бу көн
Таң белән сәндан болар гыйбрәт алыр.
***
Сер итеп кенә әйтим: хәзерге вакытта Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Самара өлкәсе галимнәре катнашында С. Сараи, Камышлы төбәге турында махсус фәнни җыентык әзерләнә. Шәт, ул тиз арада укучыларыбызга барып ирешер.
22.05.2022
Хатыйп Миңнегулов – филология фәннәре докторы