Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ике яһүд һәм татар язучылары Россия Язучылар берлегенә керми калган?

Татарстан язучыларын үз канаты астына алырга Россия Язучылар берлеге рәисе Иванов һәм аның командасының Казанга килүе — очраклы гына булса кирәк — Хәтер көненә туры килде.

14 — 16 октябрьдә бер төркем рус язучылары «Литературные города России» проекты кысаларында Казанда булып китте. Аларны ТР мәдәният министры кабул иткән, Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә иҗат кичәсе узды, рус әдәбияты үсеше проблемалары буенча түгәрәк өстәл утырышы оештырылды.

Бераз тарихи чигенеш: Россия Язучылар берлеге, ягъни Николай Иванов җитәкләгән «Союз писателей России» иҗтимагый оешмасы Татарстанда Данил Салихов исеме белән бәйле. Моннан 11 ай элек — 2020 елның ноябрендә Татарстан Язучылар берлегенең ул вакыттагы җитәкчесе Данил Салихов «Союз писателей России» гомумроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Николай Иванов чакыруы буенча Мәскәүгә барып, аның белән очрашып кайткан иде. Россия Язучылар берлегенең рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдәге аккаунтында язылганча, ике як моңарчы булган вазгыятьне төзәтү омтылышын һәм теләген белдергән, ике берлекне берләштерү буенча конкрет адымнар билгеләнгән. «Җирләрне җыю, ә ташларны тарату түгел — очрашуның лейтмотивы шул», — дип белдергән Иванов. Ә аңарчы Россия Язучылар берлеге идарәсенең беренче секретаре Геннадий Иванов Татарстанның Мәскәүдә мәдәният көннәре уңаеннан, берничә язучыга медаль тагып киткән иде.

Данил Салиховның Мәскәү визиты үз вакытында татар җәмәгатьчелегендә зур сораулар һәм шау-шу тудырды. Дөрес, әлеге гамәлнең дәвамы булмады. Болай да вәкаләтләре беткән килеш, съезд уздырып булмау сәбәпле генә китә алмый торган Данил Салиховны яз көне алыштырып та куйдылар.

Татарстан язучылар берлегенең яңа рәисе баштан ук Россия Язучылар берлекләре белән тигез хокукларда эшләү теләген алгы планга чыгарды.

Ркаил Зәйдулла (июнь, 2021 ел): «Россия Язучылар берлегенең идарә рәисе Николай Иванов (Союз писателей России. Авт) митрополит белән очрашырга Казанга килергә тиеш иде. Шунда аның минем белән очрашу теләген әйтеп шалтыратканнар иде. Очрашырга каршы түгеллегемне, әмма алар составына кушылырга җыенмавыбызны әйттем, ул минем компетенциядә дә түгеллеген аңлаттым.

Бу мәсьәләдә безнең позиция анык билгеле. Ул мин генә хәл итә торган әйбер түгел, язучыларның да фикерен беләм: алар Россия Язучылар берлеге составына керергә теләми. Ул безгә нәрсә бирә? Елга бер-ике тапкыр фестивальгә чакырырлар, бәлки. Мин аңа мохтаҗ түгел.

Мәскәүдә Сергей Шаргунов җитәкчелегендә Язучылар берлекләре ассоциациясе оештырылды бит. Шаргунов — билгеле язучы, РФ Дәүләт Думасы депутаты, әтисе дә билгеле тәрҗемәче булган кеше. Аның белән элемтәгә кереп, ассоциациягә турыдан-туры кереп буламы икәнен белештем. Аның җавабы болай: «Мин Татарстан Язучылар берлегенең мөстәкыйль рәвештә ассоциациягә керүенә каршы түгел, ләкин гамәлгә куючылардан „Союз писателей России“ моңа вето куячак. Алар үзләре сезне йотмакчы була».

Россия Язучылар союзы турыдан-туры безнең үзләрендә икәнен күрсәтмәкче, чөнки Татарстан Язучылар берлеге Россия Федерациясендә зур оешма санала.

Ә фестивальләр мәсьәләсенә килгәндә, үзе генә шул союзга кереп, аларга Ренат Харис күп йөрде инде. Бәлки, аның бәхете арткандыр, ләкин мин аннан артык мәгънә күрмим. Аралашырга кирәк, әлбәттә, рус язучысымы, яһүдме, төрекме, үзбәкме, литвамы… Минемчә, кемнеңдер составына кермичә, һәр оешма белән турыдан-туры бәйләнешләр булдырырга тиешбез. Безнең белән дуслашырга телиләр икән — тигез дуслашсын!»

Россия Язучылар берлегенә Татарстан һәм Яһүд округы гына керми калган

Беренчел планнарда җәй килергә тиеш булса да, рус язучылары делегациясе октябрьдә килде. Дөрес, Ркаил Зәйдулла алар белән очраша алмады. Чөнки беренче көнне ул Түбән Новгород өлкәсенең Уразовка авылында күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Кави Нәҗминең тууына 120 ел тулуга багышланган тантаналы чараларда катнашты. Ә икенче көнне бөтенләй авырып киткән.

Мәскәү кунаклары: Россия Язучылар берлеге рәисе, прозаик Николай Иванов; Россия Язучылар берлегенең Беренче секретаре, шагыйрь Геннадий Иванов; Россия Язучылар берлегенең Милли әдәбият Советы рәисе, шагыйрь-тәрҗемәче Валерий Латынин; шагыйрь-тәрҗемәче, нәширче Сергей Гловюк; Россия Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, Патриарша премиясенең беренче лауреаты, прозаик Владимир Крупин; Россия Язучылар берлеге каршындагы шигърият Советы рәисе, шагыйрь Виктор Кирюшин; язучы, публицист, тарихчы Игорь Шумейко.

Россия язучыларның Иҗат кичәсе Казанның Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә үтте.

Николай Иванов (Казан, 14 октябрь, 2021 ел): «Ә без сезне бик сагындык. Татарстан язучылары — Россия Язучылар берлегенең сирәк кунаклары. Донецк, Луганск, Молдова язучылары бездә ешрак кунак була. Без Татарстан мәдәният министры белән очрашып, хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләдек. Болар 30 елга сузылган өзеклекне куша алыр дип уйлыйм. Безнең хезмәттәшлек өчен акча да түгел, теләк кенә кирәк.

Безнең оешма — Россия Президенты Владимир Путинның рәхмәтен алган бердәнбер язучылар берлеге. Ни өчен диләр? Беренчедән, без — бердәнбер бөтенроссия оешмасы, башка оешмалар барысы да регионара гына яки өлкәнеке. Безнең Еврей округы (анда ике генә язучы) һәм Татарстаннан кала бөтен регионнарда да бүлекчәләребез бар. Икенчедән, безнең аксакалларыбыз барысы да туган җирдә җирләнгән — алар читкә чыгып качмады. Беркем дә озын берлек эзләп тә йөрмәде. Барысы да үз халкы янында калды. Без моның белән горурлана алабыз. Артыбызда 63 еллык тарих, заманында Берлекне җитәкләгән Леонид Соболев, Сергей Михалков һәм башкалар тора.

Безнең Берлектә 8 мең мең язучы бар. Берлектәге 91 оешманың иң зурысы — Мәскәү оешмасы — 2 меңнән артык әгъза. Иң кечкенәсе — Магадан өлкәсе — 19 кеше. Россия — шигъри ил, язучыларыбызның 63 проценты — шагыйрьләр. Шагыйрь ни әйтә — мәдәнияттә шул була, шуңа да җаваплылык көчле. Ирләр бездә 60 процент, хатын-кызлар — 40. Безне яшь составы бераз борчыды: 30 яшькә җитмәгән язучылар 6 гына процент булып чыкты. Язучы иҗаты зирәк акыл һәм тәҗрибә икәнен аңлаган хәлдә дә бу безне борчый. Проблема бар икән, без аны чишү юлын табабыз: иң актив яшьләрне сайлап, Берлекнең яшь әдәбиятчылар советын төзедек. Аннары яшьләрне җыйдык та, автобуска утыртып Донецкига алып киттек. Без аларны Краснодондагы каберлеккә алып бардык: «Биредә сезнең яшьтәшләрегез ята. Йөрәгегез авыртса гына язучы була аласыз. Шул вакытта гына сез безгә кирәк», — дидек.

Туксанынчы елларда бернәрсә дә приватизацияләп кала алмадык. Чөнки без башка тәрбия алган. Аның каравы, без әдәбиятта эксперт сүзен, әхлаклылыкны һәм сүзебезнең чисталыгын приватизацияләдек».

Тагын печенеглар…

«Союз писателей России» оешмасы идарәсендә ике Иванов һәм икесе дә патриотизм белән аерылып тора. Геннадий Иванов шигырьләрен укыды. Менә аларның кайбер юллары:

«…России быть расхлябанной нельзя

Со всех сторон, со всех границ набеги.

Не расслябляйтесь, русские князья, —

В покое не оставят печенеги.

Они нам никакие не друзья

И не партнёры — что вы лебезите?

Не расслабляйтесь, русские князья,

И в сердце верность Родине носите…»

Иҗади очрашуга республиканың рус телле язучылары һәм… курсантлар килгән иде. Тамашачы залында рус телле язучылардан Айрат Бик-Булатов күренде, әмма ул яртысына кадәр дә утырмады, чыгып китте. ИЯЛИдагы эш урынына якын булгач, эштән соң язучы-галим Фәрит Яхин да сугылган икән, ләкин ул иҗат кичәсендәге хисләре белән бүлешеп тормады. Курсантлар да азакка кадәр утырмады.

Яңа оешма төзелергә мөмкин

Кичә ахырында Россия Язучылар берлеге рәисе Николай Иванов рус телле алты татар язучысына таныклыклар тапшырды. Россия Язучылар берлегенең яңа әгъзалары — Владимир Антонов, Валерий Орлов, Андрей Драгунов, Юрий Хара, Сергей Манжалеев, Олег Стоянов.

Николай Иванов: «Без иҗатчыларны караштыргалап торабыз. Болар безнең яңа гвардия! Татарстанда безнең егермеләп әгъзабыз бар — бәлки, сез үзара бер җыелырсыз. Татарстанда Россия Язучылар берлегенең тулы канлы бүлеген төзү теләге туса, безнең пленум тәкъдимне кабул итсә, Россия Язучылар берлеге составында Татарстан Язучылар берлеге юк дигән «ак тап»ны юар идек. Пленум декабрьдә булачак. Бу бары тик сезнең теләктән тора, без беркемне дә беркая да куып кертмибез.

Без монда Татарстан Язучылар берлеге белән берләшмибез. Сезнең биредә бик көчле язучылар оешмасы бар. Алар мөстәкыйль. Без уставыбыз буенча Россия субъектларында үз оешмаларыбызны  төзи алабыз, моңа хокукыбыз бар».

Хәзер Казанда Россия Язучылар берлегенең егермеләп әгъзасы бар. Болар арасында — «Златоуст» рухи әдәби берләшмә җитәкчесе, шагыйрә Татьяна Сушенцованың, Татарстан Китап нәшрияты баш мөхәррире Ленар Шәехның булуы билгеле.

ххх

— Йә ничек йоклап тордыгыз? — диде Николай Иванов яшь әгъзаларга икенче көнне Пушкин үзәгендә оештырылган заманча әдәбият проблемаларына багышланган түгәрәк өстәл утырышы башланыр алдыннан.

— Уйланып яттым, — диде алтының берсе.

— Уйланырсыз да… сез взнос түлисе барын да уйлагыз, — дип шаяртты кунакларның берсе.

Түгәрәк өстәл утырышында төп доклад белән КФУ профессоры, рус теле әдәбияты белгече Әлфия Галимуллина чыгыш ясады. Ул кунакларны Татарстанда рус телле әдәбият торышы белән таныштырды. ТР Мәдәният министрлыгының Иҗтимагый оешмалар һәм матбугат чаралары белән хезмәттәшлек бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов иҗади берлекләргә республика ярдәме турында сөйләде.

Татарстан Язучылар берлегенең Рус язучылары секциясе җитәкчесе Ольга Иванова: «Безнең рус телле язучылар секциясен мин әле бер елга якын гына җитәклим. Мин һәрчак язучы язарга тиеш дигән фикердә торам. Бүгенге геройлар турында гына түгел, тарихны да язарга кирәк. Тарих астын өскә әйләндереп түгел, документаль нигездә язылсын иде. Мин романнарымда бик катлаулы чорны — Казан ханлыгы алыну чорын тасвирладым. Рус язучылары карашыннан ул бөтенләй башкача кабул ителә, татарларның башкачарак караш. Мин урталыкта — үзем Ольга Ефимовна Иванова булсам да, әнием татар. Ике милләтне дә яратам. Татарстанда үсмәдем, татар телен дә белми идем. Биредә шушы ачылмаган тарихи темага — татар ханбикәләре темасына алындым. Бу безнең тарихыбыз. Ә гомумән алганда, безнең темаларыбыз уртак».

Николай Ивановтан йомгаклау сүзе: «Төрле сәбәпләр аркасында элемтә булмады. Без хәзер Татарстан язучыларын турыдан-туры кабул итә башладык. Бу дөрес түгел, чөнки язучы үз территориясендә яшәп кала һәм кагыйдә буларак үз туган җире турында яза. Безнең өчен язучының үз җиренә документаль бәйлелеге кирәк. Хәзер егермедән артык язучыбыз Татарстанда икән. Мин, рәис буларак, уставны үтәргә тиешмен — безнең язучыларыбызга иҗат өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк. Алар берләштерелергә тиеш. Без аларны үзара Казан ячейкасы дип атыйбыз инде. Өч-дүрт булганда ярый иде ул. Ә хәзер алар арта бара. Димәк, тулы канлы бүлек булдыру сорала. Пленумнан яңа бүлек булдыруны сорасалар — рәхим итсеннәр! Моннан өч ел элек Кырымда һәм Севастопольдә бүлекләр оешты һәм без аларны кабул иттек».

— Этник татар булган рус телле язучылар — Гүзәл Яхина, Шамил Идиатуллин һәм башкалар сезнең берлеккә карыйлармы? — дип сорадым азактан Ивановтан.

— Бәлки, ниндидер Берлектә торалардыр, белмим. Гүзәл Яхина турында минем үз фикерем бар. Миңа ул кызыклы түгел. Чөнки мин державник. Аның темасы тар юнәлешле. Тарихта ул ничек калыр? Дөрес язамы — бу аның үз намусында. Мин дөньяны һәм ул алган пролблемаларны бераз киңрәк күрәм. Ул тасвирлаган проблемалар алай яссы түгел. Мин аның иҗади потенциалын күрмәдем әлегә. Яза икән — язсын, — диде ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булган Гүзәл Яхина турында.

«Златоуст» рухи әдәби берләшмә җитәкчесе Татьяна Сушенцова: «Татарстанда кирәктер инде ул оешма. Чөнки бөтен җирдә дә бар. Без кайда гына, нинди генә оешмада булсак та, бер эш башкарабыз. Һәрберебез иҗат итә. Иҗатыбыз белән укучыга шатлык китерәбез. Төп максатыбыз шул.

Яхшы язучылар күбрәк блусын өчен аларны өйрәтергә, тәрбияләргә кирәк. Россия Язучылар берлегенең («Союз писателей России») Казан ячейкасы өч ел эшләп килә бит инде. Тагын бер кат ассызыклап әйтәм — Татарстан Язучылар берлегенең мөстәкыйльлегенә беркем дә кагылмый. Татарстан Язучылар берлеге — аерым суверен оешма. Башка төрле сүз ишетсәгез, ышанмагыз! Берләштерү, үз карамакларына алу турында сүз бармый.

Юк! Бары тик үзара хезмәттәшлек турында гына сөйләштек. Алар безнекеләрне Мәскәүгә чакырып торалар. Аларның хәзер Россия халыклары әсәрләрен тәрҗемә итү конкурсы бара. Милли әдәбиятка зур әһәмият бирелә. Без бит бу хакта бик аз беләбез. Барысын да дөрес эшләсәк, хезмәттәшлек бик файдалы булачак.

Без сезнең аша да министр Ирада Әюповага һәм Мәдәният министрлыгына рәхмәт сүзләрен җиткерергә телибез. Бик позитив очрашулар үтте, Татарстан кунакларны җылы кабул итте».

“Интертат”


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм