Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шиһап Рәшит

Рәшит Шиһап (Рәшит Әхмәтдин улы Шиһапов) 1938 елның 6 гыйнварында Татарстанның Балык Бистәсе районы Яншык авылында туа. Казан педагогика училищесын һәм Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Озак еллар Республика һәм Лениногорск телевидениеләрендә, Лениногорск предприятиеләрендә, шәһәрнең «Заман сулышы» газетасы редакциясендә бүлек мөдире булып эшли.
Р.Шиһап училищеда һәм институтта укыганда ук шигырьләр яза башлый. Бу чорда шигырьләре республика матбугатында еш басыла. Аның сүзләренә композиторлар җырлар да иҗат итә. «Рәмзия» (М.Яруллин), «Күзләрең лә, күзләрең» (Л.Айтуганов), «Кайтырсыңмы», «Яфраклар серләшкәндә» (Ф.Хөснуллин) җырлары «Татарстан» телерадиокомпания-сенең фондына да кертелә.
Бераз вакыт ул иҗаттан читләшеп тора, шулай да язуыннан туктамый. Узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап Р.Шиһап Лениногорскида «Хисләр давылы» (1992), «Җырларымнан мине эзләгез» (1993), «Яратулар белән дөнья тулы» (1996), «Сыкрау» (1997) дигән шигырь җыентыкларын бастыра. 1997 елда Татарстан китап нәшриятында аның шигырьләре һәм поэмалары тупланган «Заман белән бәхәс» (1997), «Җан авазы» (1998), «Идел-Пресс» нәшриятында «Тормыш кыры» (2001), «Рухият» нәшриятында «Ишетәсеңме?» (2002) «Мин яшәдем» (2008) исемле китаплары дөнья күрә.
Ул күп еллар Лениногорскидагы Халык драма театрының режиссеры булып эшли. Хәзерге вакытта әлеге театр Рәшит Шиһап исемен йөртә. 1996 елда аңа «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Р.Шиһап — Ш.Бикчурин исемендәге әдәби премия лауреаты.
Шагыйрь 2003 елда вафат була, үзенең туган авылы Яншыкта җирләнә. Р.Шиһап — 1994 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Хисләр давылы: җырлар, шигырьләр / кереш сүз авт. А.Хәсәнов. — Лениногорск, 1992. —646. —2000 д.
Җырларымнан мине эзләгез: җырлар, шигырьләр / кереш сүз авт. Җ.Рәхимов. — Лениногорск, 1993. — 826. — 2000 д.
Сыкрау: шигырьләр. — Лениногорск, 1997. — 58 6. — 300 д.
Заман белән бәхәс: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. Ә.Рәшитов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. — 80 6. — 2000 д.
Җан авазы: шигырьләр, поэма. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. — 96 б. — 1500 д. Юлларда язмышлар: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. Г.Гыйльманов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. — 966. — 2000 д.
Тормыш кыры: шигырьләр, поэма. — Казан: Идел-Пресс, 2001. — 240 б. — 500 д.
Ишетәсеңме?: шигырьләр, поэма. — Казан: Рухият, 2002. — 320 б. — 1000 д.
Мин яшәдем: шигырьләр, җырлар, поэмалар / кереш сүз авт. Ә.Рәшитов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 3106. — 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Алишева И. Ак бабай // Шәһри Казан. — 2008. — 11 гыйнв.
ШиһаповМ. Абыем турында // Ватаным Татарстан. — 2008. — 28 гыйнв


Язучылар