Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мансур Зыя

(1916–1965)

Шагыйрь Зыя Мансур (Зыя Мансур улы Мансуров) 1916 елның 17 декабрендә хәзерге Башкортстан Республикасының Дүртөйле районы Җитембәк авылында игенче гаиләсендә туа. 1937 елда урта мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын башлый: Дүртөйле район газетасында башта – корректор, соңга таба әдәби хезмәткәр булып эшли. 1939 елда гаскәри хезмәткә алына һәм, Ватан сугышының беренче көннәрендә үк хәрби-пехота мәктәбенә җибәрелеп, 1941 елның ахырында аны тәмамлап чыга, аннары 1942 елның башыннан сугыш беткәнчегә кадәр хәрәкәттәге армиядә хезмәт итә, авыр сугышларда катнаша, яралана, фронта күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Армиядән кайткач, З.Мансур 1946.1949 еллар арасында Дүртөйле район үзәгендә радиотапшырулар дикторы, аннары Илеш районы Мәдәният йортының директоры булып эшли. 1949 елның җәендә Казанга килеп, университетның филология факультетына укырга керә, ләкин ике елдан сәламәтлеге начараю аркасында укуын ташларга мәҗбүр була һәм Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар редакторы булып эшли башлый.

1953–1955 елларда З.Мансур «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр вазифасында, ә 1956 елдан фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Зыя Мансурның давыллы сугыш елларында Ватан азатлыгы өчен изге көрәшкә күтәрелгән совет солдатының патриот хисләрен, кичерешләрен чагылдырган лирик шигырьләре утлы-ялкынлы фронт тормышы шартларында – окопларда һәм солдат землянкаларында язылалар. Инде сугыш афәте бетеп, тыныч тормышка кайткач, шагыйрь дәртләнеп-ялкынланып иҗат эшенә чума. 1951 елда, университетта укыган чагында, аның «Язгы ташкыннар» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә, аннары ул ел аралаш диярлек яңа китап бирә бара. Гомумән, үзе исән чагында (1950–1965) З.Мансурның ун җыентыгы басылып чыга (1966 елда нәшер ителгән «Этаплар китабы»н да шагыйрь үзе төзеп калдыра). Бу китаплар укучылар тарафыннан җылы каршы алыналар һәм әдәби тәнкыйтьтә дә, нигездә, уңай бәягә очрыйлар.

Зыя Мансур – иң беренче чиратта лирик шагыйрь. Иҗатына хас сыйфатлар – халыкчан гадилек, табигыйлек, оптимистик рух һәм кешелеклелек бигрәк тә аның лирик шигырьләрендә ачык гәүдәләнә. Шагыйрьнең тематикасы да киң. Яшьлек һәм мәхәббәт, туган ил, заман һәм буыннар язмышы, яшәүнең мәгънәсе, кешеләр арасындагы дуслык-иптәшлек һәм әхлак мөнәсәбәтләре – лирик шигырьләрендә шагыйрь әнә шулар турында уйлана, фикер йөртә.

Юмор-сатира – Зыя Мансур иҗатының шулай ук көчле якларыннан берсе. Тормышның ямен җибәрүче аерым типлар-карьеристлар, бюрократлар, исерекләр, халыкара сугыш чукмарлары һ.б. шагыйрьнең сатирик әсәрләренә төп материал хезмәтен үтиләр. Аларны тәнкыйтьләү өчен автор сатира жанрының төрле формаларына мөрәҗәгать итә (мәсәл, памфлет, пародия, эпиграмма һ.б.).

З.Мансур – балалар өчен дә иҗат итә. Аның мәктәп тормышы, табигать күренешләре турындагы шигырьләрен, «Омтылу» (1955), «Озын колак баласы Елак-Мылак» кебек поэма-әкиятләрен (1955) балалар әле дә булса яратып укыйлар.

Ул 1965 елның 11 ноябрендә Казанда вафат була.

З.Мансур – 1955 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Язгы ташкыннар: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1950. – 80 б. – 3065 д.

Ләйсән: шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 101 б. – 3000 д.

Уйланулар: шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 144 б. – 2000 д.

Озынколак баласы Елак-Мылак. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 16 б. – 15000 д.

Сайланма шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 284 б. – 4000 д.

Этаплар китабы: сайланма әсәрләр / кереш сүз авт. Г.Хуҗин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 192 б. – 6000 д.

Үрләргә күңелем гашыйк: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 143 б. – 4000 д.

Сайланма әсәрләр: поэмалар, шигырьләр, җырлар / кереш сүз авт. З.Мәҗитов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 303 б. – 5000 д.

Озынколак баласы Елак-Мылак: шигырьләр, әкиятләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 128 б. – 8000 д.

Озынколак баласы Елак-Мылак: шигырьләр, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 48 б. – 14000 д.

* * *

В эту минуту: стихи / пер. с татар. Р.Сефа. – М.: Сов. писатель, 1960. – 100 с. – 2000 экз.

Лейсан – весенний дождь: стихи / пер. с татар. А.Никифорова. – М.: Сов. Россия, 1972. – 77 с. – 5000 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

М ә җ и т о в З. Шагыйрь җаны // Казан утлары. – 1973. – № 5. – 85–88 б.

М ә җ и т о в З. Бөтнек чәчәге // Шәһри Казан. – 1996. – 27 дек.

Ш а б а е в М. Зыя Мансур // Казан утлары. – 1996. – № 12. – 165–166 б.

Р ә х и м о в М. Шагыйрь-солдат // Ватаным Татарстан. – 1999. – 1 окт.

Р ә х и м о в М. Шагыйрь-солдат // Шәһри Казан. – 1999. – 1 окт.

Х у җ и н М. Онытылалар… // Мәйдан. – 2004. – № 6. – 112–123 б.

Язучылар