Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Корбанова Гөлнур

Гөлнур Равил кызы Корбанова (Хәсәншина) 1979 елның 19 мартында Татарстанның Актаныш районы Пучы авылында туа. 1996 елда Пучы урта мәктәбен тәмамлый.

Мәктәп елларыннан ук Г.Корбанова әсәрләре белән вакытлы матбугат битләрендә күренә башлый. Аның беренче шигырьләре, мәкалә, хикәяләре «Сабантуй», «Ялкын», «Мәгърифәт» кебек газета-журналларда басыла.

Әдәбиятка булган мәхәббәт Гөлнурны Казанга алып килә. 1996–2001 елларда ул Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш  телләр факультетында укый. Студентлык еллары да иҗади активлык белән уза: бер-бер артлы «Казан утлары», «Сөембикә», «Идел» журналларында шигъри цикллары дөнья күрә.

Г.Корбанова үзенең хезмәт юлын Казанның үзәкләштерелгән китапханә системасында эшләүдән башлап җибәрә.

2006 елда Татарстан китап нәшриятында шагыйрәнең «Уемның куены» исемле беренче китабы дөнья күрә. Анда лирик-фәлсәфи шигырьләре, поэмасы һәм балладалары урын ала.

2007 елда нәшер ителгән «Утлы яшеннәргә кагылсаң» исемле шигырьләр җыентыгы тыйнак, хәтта яшерен җан халәтен чагылдыра.

Гөлнур Корбанова балалар өчен дә иҗат итә. 2012 елда балалар өчен табышмаклар, шигырьләр тупланган “Аю булу кыенмы” исемле китабы дөнья күрә.

Шагыйрә, үз туган теленең мәгънәсен, кадерен, тәмен белеп, сүз белән мөкәммәл дәрәҗәдә идарә итә, үзенең уй-хисләрен төрле шәкелгә сала белә, кызыклы темаларга мөрәҗәгать итә, образлы фикерләргә таяна.

Бүгенге көндә ул Татарстан Язучылар берлегенең  Матбугат үзәге җитәкчесе вазифасын башкара.

Г.Корбанова – 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 


Язучылар