Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мөхәммәтова Фәүзия

Фәүзия Мөхәммәтова күп кенә популяр җырлар авторы, шигырь hәм бәетләр язучы, Нурлат төбәгендә яшәүче шагыйрә.. Күңеле кешеләргә шифа – ярдәм, җылы бөркү, кайнар хис һәм яктылык белән тулы. Алар чишмә кебек ургып ак кәгазьгә ята. Фәүзия  шул хисләреннән шигъри сәйлән тезә, тәкыяләр үрә.

    Фәүзия Мөхәммәтова – шигъри җанлы шәфкать туташы. 1952 нче елны Нурлат районы Якты Күл авылында туган, хәзерге вакытта шул ук районның Югары Норлат авылында яши. Гомер буе шәфкать туташы булып, кешеләргә армый – талмый ярдәм кулы сузган , изгелек кенә кылган әүлиядәй ханым. Өч бала анасы. Эчкерсез, риясыз җан. Авылдашларын, якташларын дару белән генә түгел, шигырьләре, җырлары, бәетләре белән дә дәвалый. Аның шигъри геройлары Нурлат төбәгенең  бизәге булырлык мәшһүр кешеләре дә, гади якыннары да, гыйбрәтле тормыш юлы үтүчеләр дә, көтмәгәндә фаҗигале язмышка юлыгып, якты дөньядан мәңгелеккә китүчеләр дә, гыйшык утында янган “Мәҗнүн” нәр һәм “Ләйлә”ләр дә… 

    Җиде китап авторы. Беренче китабы (2000 елда чыккан) “Сиңа дигән җырым” һәм менә җиденчесе (2012 ел) “Яшәү кыйбласы” Рухият фонды ярдәме белән дөнья күрде. “Өлешемә тигән көмеш”, “Мәхәббәткә мәдхия”, “Кояшлы көз”, “Ышаныч. Өмет. Мәхәббәт” шигырләр һәм җырлар җыентыгы, туган авылы тарихын чагылдырган “Якты Күлем” китабы һәм балалар өчен язылган “Изгеләр чишмәсе турында кыйсса” – барысы да “Идел-Пресс” нәшриятында басылган.

  Шигырьләре лирик хисләргә бай. Ул – лирик хисләр җырчысы. Аның шигырьләре көйгә салынганчы ук җырлап торалар. Әсәрләрендә табигатьтәге үзгәрешләр дә, туган тел, туган нигез, дуслык, мәхәббәт темалары да урын алган. Мәхәббәт, яшьлек, ярату хисе белән тулы, һәр җанны чистарта, яктырта алырлык шигырьләрне дулкынланмый уку мөмкин түгел.

 

1. Мөхәммәтова Фәүзия.  Кояшлы көз.-  Яр Чаллы : 2004.-182 б.


Язучылар