Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Вәлишева Марианна

Марианна Сергеевна Вәлишева 1970 елның 4 декабрендә Казан шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа.

1988 елда 18 нче махсус инглиз мәктәбен, 1994 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. Татар телен белә, инглиз телендә сөйләшә ала.

 М.Вәлишева шигырьләрен 1985 елда яза башлый, 1986 елда Мәскәүдә Бөтенсоюз балалар иҗаты бәйгесендә лауреат исеменә лаек була. Аның шигырьләре күптиражлы «За ускорение» газетасында, кайберләре, татар теленә тәрҗемә ителеп, «Ялкын» журналында басыла.

       М.Вәлишева гарәп теле курсларын тәмамлый, бер ел Ш.Мәрҗани мәчетендә укый, гарәп каллиграфиясе белән шөгыльләнә, тугра һәм шәмаилләр ясый, 1993 елдан Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының сәнгать белеме бүлегендә өлкән лаборант. Ул Азнакай районы авыллары зиратларында борынгы кабер ташларын һәм Казандагы Татар зиратын өйрәнә. Аның катнашында бу турыда республика телевидениесендә тапшыру әзерләнә.

      1995 елда автор фэнтези жанрында «Замок пробуждения» исемле повестен яза, бу аның прозада беренче тәҗрибәсе. 1996 елдан «Татарстан» журналында әдәби хезмәткәр булып эшли. Бу чорда җитди рәвештә әдәби әсәрләрне татар теленнән рус теленә тәрҗемә итә башлый. 1998 елдан М.Вәлишева «Казан» милли мәдәни үзәгендә һәм «Эхо веков» альманахында татар теленнән русчага тәрҗемәче булып эшли. Журналист буларак М.Вәлишева газета-журнал редакцияләре белән хезмәттәшлек итә.

     1996 елда аның «Атсыз» һәм «Месть» хикәяләре «Идель» журналында, төрки мифологиягә нигезләнеп язылган тарихи-мистик «Когда все было иначе» повесте һәм «Девочка и кот» дигән гомуми исем белән аталган балалар хикәяләре «Казань» журналында дөнья күрә.

     2000 елдан М.Вәлишева Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедия институтында рус текстларын редакцияләү бүлегендә әдәби редактор. Аның мифология белән кызыксынуы мифология һәм миф барлыкка килүнең социаль-фәлсәфи аспектларын фәнни яктан өйрәнүгә китерә. 2004 елда авторга «Фәлсәфә, социология һәм хокук өлкәсендә Республика җәмгыятенең эшчәнлеген мәгълүмати пространствода демифологизацияләү» дип исемләнгән фәнни-тикшеренүләр проектын тормышка ашырган өчен яшь галимнәргә хөкүмәт ярдәме йөзеннән Татарстан Республикасы Гранты тапшырыла. М.Вәлишеваның мәкаләләре фәнни җыентыкларда басыла.

      М.Вәлишева – 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин