Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гыйззәтуллин Нур


Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Нур Габделхәй улы Гыйззәтуллин 1928 елның 12 июнендә Татарстан АССРның Актаныш районы Яңа Байсар авылында укытучы гаиләсендә туган. Актаныш урта мәктәбенең сигез классын һәм 1945 елда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлагач, 1945—1949 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты : бүлегендә укый. Берникадәр вакыт Казан педагогия училищесында һәм Казанның 12 нче татар урта мәктәбендә укытучы булып эшли, шул чорда конкурс имтиханнарына әзерләнеп, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурага укырга керә, 1952 елда аны тәмамлагач, шул ук институтта башта әдәбият секторы лаборанты, аннары 1953 елдан 1959 елга кадәр кече гыйльми сотрудник булып эшли. 1953 елның январенда «Кави Нәҗминең прозасы» дигән темага диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. 1959 елдан бирле Н. Гыйззәтуллин институтның шул ук секторында өлкән гыйльми сотрудник булып хезмәт итә. Ул— 1950 елдан КПСС члены.
Н. Гыйззәтуллинның әдәби тәнкыйть өлкәсендәге беренче чыгышлары аспирантурада укыган елларына туры килә. 1949—1959 еллар арасында аның республика көндәлек матбугатында татар әдәбиятының төрле мәсьәләренә багышланган мәкалә, рецензияләре басыла. Күренекле татар совет язучысы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Кави Нәҗминең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүдәге хезмәтен аерата билгеләп, үтәргә кирәк. 1956 елда Н. Гыйззәтуллин язучының тормыш һәм иҗат юлына анализ ясаган монографиясен бастырып чыгара. Китап, тулыландырылып һәм баетылып, 1957 елда рус телендә дә дөнья күрә. 1958—1960 елларда исә галим, С. Әдһәмова белән берлектә, К. Нәҗминең дүрт томлык әсәрләр җыелмасын басмага әзерләү буенча зур эш башкара. «Татар совет әдәбияты тарихы» (Казан, 1960), «История татарской советской литературы» (Мәскәү, 1965) кебек күмәк хезмәтләрдә дә К. Нәҗми иҗатына, Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллардагы татар прозасына багышланган өлешләр Н. Гыйззәтуллин тарафыннан языла.
Болардан тыш, Н. Гыйззәтуллин СССР Фәннәр академиясенең М. Горький исемендәге дөнья әдәбияты институты тарафыннан чыгарылган алты томлык «История советской многонациональной литературы» дигән капиталь хезмәтнең икенче һәм дүртенче томнарында (Мәскәү, 1971, 1972) утызынчы еллар Һәм сугыштан соңгы татар әдәбияты һәм татар совет прозасы турындагы очерклары белән катнаша. Н. Гыйззәтуллин СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты тарафыннан әзерлән-гән күп томлы «Татар әдәбияты тарихы» өчен егерменче-утызынчы еллар, Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллардагы әдәби хәрәкәт һәм проза жанры, әдәби багланышлар һәм тәрҗемәләр, публицистика, егерменче һәм сугыштан соңгы еллардагы тәнкыйть һәм әдәбият белеме турында бүлекләр һәм Г. Сәгъди, Г. Нигъмәти, Г. Гали, Г. Толымбай, К. Нәҗми кебек тәнкыйтьче һәм әдәбият галимнәренең, язучыларның иҗат портретларын язды.
Н. Гыйззәтуллин—1957 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Кави Нәҗми: Тәнкыйть-биографик очерк. Казан: Таткнигоиздат, 1956 — Рец.:Җәләлиева М— Сов. әдәбияты, 1957, № 3, 118-120 6.
Әдәбият белеме сүзлеге.—Казан: Таткитнәшр., 1958—229 б. 5000.
Татар совет әдәбияты тарихы: Очерклар.—Казан: Таткитнәшр., 1960.— 822 б. 3000. (СССР Фәннәр академиясе. Казан филиалы. Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм тарих ин-ты).
Проза Кави Наджми: Автореф. дисс. на соиск. учен. степ. канд. филол. наук — Казань: 1952.—19 с. (Казан, ун-т им. В. И. Ульянова-Ленина) 100.
Кави Наджми: Критико-биогр. очерк —Казань: Таткнигоиздат, 1957.— 132 с. 2000. Библиогр.: с. 129—132. Рец. Башкуров Р. Книга о выдающемся татарском писателе.— Вопр. лит., 1958, № 10, с. 229-233.
История татарской советской литературы.— М.: Наука, 1965-578 с.— о/б с. 3500. На обороте тит. л. сост.: Б. Гиззат, Н. Гиззатуллин, X. Хайри, Г. Халит.

Аның турында

Нур Гыйззәтуллинга 50 яшь.—Казан утлары, 1978, № 6, 187—188 б.


Совет Татарстаны язучылары, 1986

 


Язучылар