Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Саттаров Үзбәк

Балалар язучысы Үзбәк Газиз улы Саттаров 1922 елның 8 мартында Татарстан Республикасының Әлмәт авылында (хәзерге Әлмәт шәһәре) урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа.

1939 елда Әлмәт урта мәктәбен тәмамлагач, Казан Коммуналь төзелеш инженерлары институтында, аннары Свердловск (хәзерге Екатеринбург) шәһәрендә Урал индустриаль институтында укый, ләкин институтны тәмамларга туры килми.

1941 елның августында аны армия хезмәтенә чакыралар. Бер ел хәрби училищеда укып техник-инженер белгечлеге алганнан соң, Ү.Саттаров сугыш беткәнче фронтның алгы сызыгында була, Курск, Воронеж, Белгород өлкәләрен, Украинаны азат итү сугышларында катнаша. Сугышчан батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены (1945) һәм медальләр белән бүләкләнә.

1947 елда армиядән кайткач, Ү.Саттаров Казан дәүләт химия-технология институтының өченче курсыннан укуын дәвам иттерә һәм аны 1950 елда тәмамлагач, 1952 елга кадәр Кемерово шәһәрендәге химия комбинатында башта – инженер-конструктор, аннары проектлар бүлегенең өлкән инженеры булып эшли.

1952 елның августында Ү.Саттаров туган шәһәре Әлмәткә кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр (ул 1982 елның 7 октябрендә Әлмәт шәһәрендә кинәт вафат була) Татарстан нефть һәм газ сәнәгате предприятиеләрендә механик, инженер, баш инженер, ә 1965–1982 елларда «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең генераль директоры урынбасары булып эшли. Югары квалификацияле белгеч-инженер, уйлап табучы буларак, Татарстан нефть һәм газ сәнәгате үсешенә үзеннән зур өлеш кертә, нефть һәм газ җыю, ташу һәм хәзерләү техникасына, технологиясенә кагылышлы күп кенә фәнни хезмәтләр яза. Бу өлкәдәге хезмәтләре өчен ул «Техник фәннәр кандидаты» дигән гыйльми дәрәҗә һәм «РСФСРның атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Бер үк вакытта Ү.Саттаров әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә, татар балалар әдәбиятында миниатюр хикәяләре белән таныла. Ул Ватан сугышына кадәр үк каләм тибрәтә башлый, ләкин аның әдәбиятта актив эшләве узган гасырның җитмешенче елларына туры килә. Бу елларда әдипнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язган бәләкәй хикәяләре-миниатюралары цикл-цикл булып «Казан утлары» журналында еш басыла. 1980 елда алар, бергә тупланып, «Алма биргәч ни дияргә?» исеме белән аерым китап булып басылып чыга. Нәниләр дөньясының сафлыгын, самимилеген, ышанучан, садә беркатлылыгын тормышчан ситуацияләр, оста тотып алынган детальләр аша сурәтләгән бу хикәяләр үзләренең җыйнаклыгы һәм образлы теле белән аерылып тора. Хикәяләрнең тәрбияви әһәмияте дә зур: алар нәниләрне кечкенәдән үк дөньяны танып белергә, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең яман икәнен аңлап үсәргә өйрәтәләр.

Ү.Саттаров – 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Алма биргәч ни дияргә?: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 95 б. – 4000 д.

Алма биргәч ни дияргә?: хикәяләр. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 96 б. – 3000 д.

Молекулалар дөньясына сәяхәт. – Казан: Рухият, 2000. – 192 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ф ә й з у л л и н Р. Үзбәк абый үзе иде // Казан утлары. – 2002. – № 3. – 184–185 б.

Ф ә й з у л л и н Р. Кеше китә, җыры кала // Ватаным Татарстан. – 2002. – 31 авг.


Язучылар