Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ярлы Кәрим

Ярлы Кәрим (Габдулла Әхмәтвәли улы Кәримов) 1901 елда Уфа губернасының Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасы Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. Башта – авылның мәхәллә мәктәбендә, соңыннан Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. Октябрь инкыйлабыннан соң, Гражданнар сугышы чорында, Кызыл Гаскәрләр сафына басып, Петроградны Юденич акгвардиячеләре һөҗүменнән саклап калуда актив катнаша, шунда каты яралана. 1921–1922 елларда Мәскәүдә Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетында укып кайтканнан соң, ул 1926 елга кадәр Казанда, Уфада һәм Башкортстан республикасының Белорет контонында газета һәм партия эшендә була. 1926 елда Ярлы Кәрим, Гражданнар сугышында алган яралар һәм контузияләр нәтиҗәсендә каты авырып китеп, хастаханәгә эләгә һәм шул авыруыннан терелә алмыйча, 1937 елда Уфада вафат була.

Ярлы Кәрим – узган гасырның егерменче еллары башында әдәбият мәйданына килгән яшь шагыйрьләрнең берсе. Аның әдәби мирасы күләм ягыннан зур түгел. Бу мирас 1919–1925 еллар арасында Төркстан фронтының матбугат басмасы «Кызыл маяк» газетасында, Уфа, Казан, Мәскәүдәге татар көндәлек матбугатында басылып чыккан берничә дистә шигырьдән гыйбарәт. Искелеккә, революция дошманнарына каршы нәфрәт хисе белән сугарылган, илдәге социалистик үзгәрешләрне, яңа тормыш яралгыларын дәртләнеп яклаган бу шигырьләр шул чор татар совет поэзиясенең идея-эчтәлек ягыннан ныгый, үсә баруына билгеле бер дәрәҗәдә уңай тәэсир ясый. Ярлы Кәримнең әдәби иҗаты һәм тормыш үрнәге аның бертуган энесе – күренекле шагыйрь Фатих Кәримнең дә шәхес һәм язучы буларак формалашуында уңай роль уйнавы билгеле.

Ярлы Кәрим поэзиясенең аерым үрнәкләре «Татар поэзиясе антологиясе»ндә (1957) китерелә.


Язучылар