(1903–1985)
Язучы-прозаик, драматург Гариф Закир улы Галиев 1903 елның 10 маенда элекке Самара губернасының Бөгелмә өязе Чәкән волосте (хәзерге Татарстан Республикасының Азнакай районы) Урманай авылында вак сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. 1910 елның җәендә атасы кинәт үлеп киткәч, җиде яшьлек Гарифны Урманайдан унике чакрым ераклыктагы Бәйрәкә авылы мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Ул анда 1918 елга кадәр укый, мәдрәсә җәдит ысулындагы уку йорты булганлыктан, дин гыйлеменнән тыш дөньяви фәннәрдән дә заманы өчен ярыйсы гына белем ала. Моның өстенә ул үзлегеннән күп укый, бигрәк тә матур әдәбият әсәрләре белән нык кызыксына.
1917 елгы инкыйлаб вакыйгалары Бәйрәкә мәдрәсәсе шәкертләрен дә канатландырып җибәрә. Алар, мәдрәсә каршында драма түгәрәге оештырып, тирә-як авылларда спектакльләр куеп йөри башлыйлар. Шәкертләр арасында Гариф иң актив артистларның берсе була. Бу мавыгуларын ул 1918 елның көзендә Бөгелмә шәһәрендә ачылган өчьеллык укытучылар семинариясенә кереп укый башлагач та дәвам иттерә, семинариядәге сәнаигы нәфисә (әдәбият-сәнгать) түгәрәгенә яратып йөреп, рухи омтылышларына азык таба.
Ләкин Идел буе өлкәләрендәге 1921 елгы дәһшәтле ачлык афәте Г.Галиевкә семинарияне тәмамларга мөмкинлек бирми, соңгы курска җиткәч, укуын ташлап, ул туган авылына кайтырга мәҗбүр була. Анда 1925 елга кадәр авыл сельпосында приказчик булып эшли, бер үк вакытта, волость җир комиссиясе әгъзасы буларак, крәстиян хуҗалыклары һәм авыллар арасындагы һәртөрле җир низагларын, җир дәгъваларын хәл итү эшләренә якыннан катнаша. Шул чорда ул каләм тибрәтә башлап, Казанда чыга торган «Крәстиян гәзите»ндә авыл тормышы хәлләренә караган беренче язмаларын, хәбәрләрен бастыра.
1925 елның көзендә Г.Галиевне гаскәри хезмәткә алалар. Ул Белоруссиянең Бобруйск шәһәрендә урнашкан укчылар полкында солдат һәм китапханәче булып хезмәт итә, бер үк вакытта, көндәлек хәрби тормыш яңалыклары турында газеталарга хәбәрләр язып торуын дәвам иттереп, ахырга таба гадәти хәбәрләр белән генә канәгатьләнмичә, хикәя жанрында да көчен сынап карый. Мәскәүдә чыга торган «Эшче» газетасының 1925 елгы 11 ноябрь санында аның «Вәли ничек кызылармеец булды» исемле беренче хикәясе дөнья күрә. Беренче хикәя артыннан башкалары языла, алары да шул ук «Эшче» газетасында басылып чыгалар.
1926 елның ахырында гаскәри хезмәттән кайткач, Г.Галиев бер кыш туган авылында зурлар өчен оештырылган кичке мәктәптә эшли, аннары, 1927–1928 елларда, Азнакай урта мәктәбендә укыта. Нәкъ менә шул вакытларда Мәскәүдә яшәүче язучы Мәхмүд Максуд, яшь авторның «Эшче»дә басылган барлык хикәяләрен бергә туплап, 1927 елны «Кызыл Армия хикәяләре» исеме белән ике-өч табак күләмендәге мөстәкыйль җыентыгын бастырып чыгара.
1928 елның көзендә Г.Галиевне Бөгелмәдә чыга торган «Сабанчы» газетасына эшкә чакырып алалар. Ул анда 1930 елның декабренә кадәр җаваплы сәркәтип вазифаларын башкара, аннары, шулай ук махсус чакыру буенча Казанга күчеп, Татарстан Җир эшләре комиссариатының матбугат басмасы «Колхоз гәзите» (элекке «Крәстиян гәзите»нең яңа исеме) редакциясендә сәркәтип булып эшли башлый. 1935 елда «Колхоз гәзите» чыгудан туктагач, Г.Галиев Ватан сугышы башланганга кадәр әүвәл «Советлар канаты» дигән күптиражлы завод газетасы, аннары «Колхоз бригадиры» журналы редакцияләрендә җаваплы сәркәтип хезмәтендә була.
Утызынчы елларда Г.Галиевнең әдәби иҗат эшчәнлеге аеруча активлаша. 1931–1941 еллар дәвамында аның янә тугыз китабы дөнья күрә. Алар арасында «Фамилиясез кеше» (1932), «Бибкәй аланы» (1939) кебек заманында популярлык казанган повестьлар, хикәя китаплары һәм очерк җыентыклары бар.
Ватан сугышы башлангач, Г.Галиев 1941 елның августыннан 1946 елның апреленә кадәр хәрби хезмәттә була. Әүвәл Мари республикасында (Суслонгерда) һәм Горький өлкәсендә урнашкан артиллерия запас полкында полк китапханәсе башлыгы, аннары 1943 елның гыйнварыннан фронтның алгы сызыгында Мәскәү хәрби округы чыгарган татарча матбугат органы «Кызыл сугышчы» газетасында һәм аның дәвамы – Беренче Белоруссия фронты сәяси бүлеге карамагында чыккан «Кызыл Армия» газетасында җаваплы сәркәтип булып хезмәт итә. Сугышчан йөкләмәләрне үрнәк булырлык итеп үтәгәне өчен ул «Кызыл Йолдыз» ордены, «Варшаваны азат итү өчен», «Берлинны алу өчен» медальләре белән бүләкләнә.
Сугыштан соңгы елларда Г.Галиев «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясенең очерклар бүлегендә әдәби хезмәткәр, аннары, элекке «Колхоз бригадиры» журналы яңадан чыга башлагач, 1949 елның августыннан 1958 елның маена кадәр әлеге журналның җаваплы сәркәтибе булып эшли.
Сугыштан соңгы елларда Г.Галиев, нигездә, балалар әдәбияты өлкәсендә активрак эшли, күп нәрсәләр белән кызыксынучан, яңалыкка омтылучан, матур хыялларга бирелүчән балаларның үз тормышыннан җитди яки шаян эчтәлекле хикәяләр, табигать, җәнлекләр дөньясы турында әкиятләр яза. Аның бу төр хикәяләре һәм әкиятләре «Җәй көне» (1958), «Курайлы елга» (1961), «Чәчәкле малайлары» (1965), «Күңелле хикәяләр» (1968), «Без авылныкылар» (1982) кебек җыентыкларында урын алган. Г.Галиев бер пәрдәле пьеслар авторы буларак та билгеле. Аның кече күләмле уннан артык пьесасы бар. Аларның күбесе үз вакытында һәвәскәр сәнгать коллективлары тарафыннан кат-кат сәхнәдә уйналган. Арадан берсе – «Хаттан башланды» исемлесе, аеруча уңыш казанып, өч мәртәбә рус телендә (1950, 1953, 1954) һәм немец телендә (1956, Дрезден) басылып чыга.
Гомумән, авылда туып үскән, авыл тормышын, крәстиян хезмәтен яхшы белгән, авыл кешеләренең уй-хисләрен, теләк-омтылышларын нечкә сиземләгән Г.Галиев үзенең әдәби иҗатында да авылга турылыклы булып кала. Аның күпсанлы хикәяләре, очерклары, сәхнә әсәрләре тупланган кырыктан артык китабын тулысы белән татар авылына, аның табигатенә, кешеләренә багышланган үзенчәлекле тарихи-әдәби елъязмалар дип бәяләргә мөмкин. Әсәрләрендә әдип хезмәткә, табигатькә дан җырлады, авыл халкының гасырлар буе чарланып килгән гореф-гадәтләрен зурлады, яшь буын тәрбиясенә, шәхеснең әхлакый яктан гуманлы принципларда формалашуына кагылышлы күптөрле мөһим мәсьәләләрне үзәккә алып, әдәби чаралар ярдәмендә егерменче гасыр дәвамында авыл тормышында булган катлаулы тарихи үзгәрешләрне, шул тарихи-иҗтимагый шартлар эчендә җир кадерен белеп, аның хакын хаклап яшәгән авыл кешеләренең самими образларын гәүдәләндерергә омтыла.
Ул 1985 елның 22 мартында Казанда вафат була.
Г.Галиев – 1939 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.