Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Туктаров Фуад

    Сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, журналист, публицист Мәхмүт-Фуад Фәссах улы Туктаров элекке Казан губернасы Чистай өязе Мораса авылында Фәссах хаҗи гаиләсендә туып үсә. Чистай мәдрәсәсен һәм Казанда Татар учительләр мәктәбен тәмамлый. 1906–1907 елларда, «таңчылар» исеме белән билгеле төркемнең бер әгъзасы буларак, Казанда «Таң йолдызы», «Таң мәҗмугасы», «Тавыш» исемле газеталарны чыгарышуда (Гаяз Исхакый белән бергә) якыннан катнаша.

          Соңга таба Петербургта Думадагы мөселман депутатларының сәяси газетасы «Дума»да мөхәррирлек итә.

          Столыпин реформалары чорында Ф.Туктаров, сәяси көрәштән һәм иҗтимагый эшләрдән читләшергә мәҗбүр булып, 1912 елны Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә. 1915 елда укуын тәмамлагач, адвокатлык эше белән шөгыльләнә. 1911–1919 елларда яңадан сәяси-иҗтимагый эшкә кире кайтып, матбугатта актив языша, Казанда милли шурачылар газетасы «Корылтай»ның баш мөхәррире була. Аннан эмиграциягә китә.

          Инкыйлаб чорында татар милли азатлык хәрәкәтенең лидерларыннан берсе булып танылган һәм 1917 ел ахыры 1918 ел башында Уфада җыелган Милләт Мәҗлесе тарафыннан Версаль солых конференциясендә игълан ителгән Идел-Урал штатының өч кешелек солых һәйәте әгъзасы итеп сайланган Ф.Туктаров (башка әгъзалары . Гаяз Исхакый, Садри Максуди) 1919 елның ахырларында фикердәшләре Г.Исхакый, Г.Терегуловлар белән бергә Ерак Көнчыгыш илләре аша Европага юнәлә һәм шул китүеннән инде Ватанына кире әйләнеп кайтмый.

          Публицист буларак, Ф.Туктаровның «Беренче, Икенче, Өченче Думада мөселман депутатлары һәм аларның кылган эшләре» исемле 240 битлек китабы 1908 елны Казанда «М.Усал» имзасы белән басылып чыга.

          Ул 1938 елның 19 декабрендә Анкара шәһәрендә вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Беренче, Икенче, Өченче Думада мөселман депутатлары һәм аларның кылган эшләре. – Казан (?), 1908. – 240 б.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

М и ң н е г у л о в Х. Гаяз Исхакыйның көрәштәш дусты // Татарстан. – 1993. – № 4. – 22–31 б.


Язучылар