Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рәхим Гали

       Язучы, шагыйрь, фольклорчы, галим, әдәбият тарихчысы һәм тәнкыйтьчесе Гали Рәхим (Мөхәммәтгали Мөхәммәтшакир улы Габдерәхимов) 1892 елның 4 ноябрендә Казанда сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. Махсус укытучылар яллап һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә йөртеп улына русча һәм мөселманча җитеш белем биргәннән соң, ата кеше аны, сәүдәгәр булуын теләп, Казандагы коммерция училищесына укырга кертә, аннары, училищены тәмамлагач, 1913 елда икътисади белем алуын дәвам иттерергә дип Мәскәү коммерция институтына җибәрә.

           Әмма балачактан ук әдәбиятка, сәнгатькә, гуманитар фәннәргә гашыйк булган, бик иртә үзе дә каләм тибрәтә башлаган егет, гәрчә сәүдә-икътисад өлкәсендә белемен камилләштерүдән баш тартмаса да, параллель рәвештә үзен кызыксындырган гуманитар һәм табигать фәннәрен үзләштерүгә дә зур игътибар бирә, гарәп, фарсы, төрек телләрен, Шәрык һәм Көнбатыш әдәбиятларын тирәнтен өйрәнә, тарих һәм сәнгать турындагы китапларны җентекләп укый. Аның актив әдәби иҗат эшчәнлеге дә нәкъ менә шушы сәүдә училищесында һәм коммерция институтында укыган студентлык елларында башланып китә. 1909 елда унҗиде яшьлек авторның беренче басма әсәре – Җирнең физик географиясе, хайваннар, үсемлекләр дөньясы турында, русча чыганаклардан файдаланып, фәннипопуляр жанрда язылган һәм җиде дистәдән артык рәсемнәр белән бизәлгән «Җир йөзе» исемле китабы дөнья күрә.

           Беренче китабы басылып чыкканнан соң, Г.Рәхимнең әдәбият һәм фән дөньясында аралашу даирәсе бермә-бер киңәеп китә. Ул Г.Камал, Ф.Әмирханнар белән якын элемтәдә тора, «Ак юл» балалар журналы мөхәррире Фәхрелислам Агиев, «Аң» журналы мөхәррире Әхмәтгәрәй Хәсәни һ.б. әдәбият-сәнгать әһелләре белән дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыра. Фикер-карашлар хосусында ул бигрәк тә туганнан туган агасы Газиз Гобәйдуллин белән дус була. Соңга таба, егерменче елларда, татар әдәбияты тарихына багышланган китапларын алар бергәләп язалар.

           1913 елдан башлап Г.Рәхим аеруча «Ак юл» һәм «Аң» журналлары белән хезмәттәшлек итә. «Ак юл»да аның татар халык авыз иҗаты әсәрләренә нигезләнеп язылган һәм табигать, тереклек дөньясының гүзәллеген романтик буяуларда тасвирлаган дистәләгән әкият-хикәяләре («Үги кыз», «Гөлчәчәк», «Камыр батыр», «Алдар таз», «Алты аяклы айгыр», «Габдерәшит бабай» һ.б.) басыла. Аларның күбесе соңыннан, 1919–1921 елларда, «Балалар күңеле» сериясендә һәркайсы егермешәр мең тираж белән аерым китап яисә җыентык рәвешендә нәшер ителәләр. 1919 елда «Мәгариф» нәшриятында әдипнең балаларга атап язган яңа унбер хикәясен («Җылан мөгезе», «Шүрәле», «Убыр», «Битлек», «Бөти», «Төлке» һ.б.) үз эченә алган күләмле генә тагын бер җыентыгы басылып чыга.

           Инкыйлабкача елларда Г.Рәхим әдәбиятның башка жанрларында да көчен сынап карый. Яшь әдипнең бай-мул тормышлы гаиләдә ир белән хатын арасындагы фикри каршылыкларны көлкеле ситуацияләргә куеп тасвирлаган «Дача кайгысы» исемле ике пәрдәле комедиясе 1914 елда «Сәйяр» труппасы артистлары тарафыннан «Шәрекъ клубы» сәхнәсендә куелып, спектакль матбугатта уңай бәя ала. Әдип шагыйрь һәм тәрҗемәче буларак та таныла. Ул лирик шигырьләр, сонетлар яза, Көнбатыш һәм Шәрык поэзиясе үрнәкләрен татар теленә тәрҗемә итә. Аерым алганда, Шәрыкның классик шагыйрьләреннән Хафиз, Хәйям, Руми, Сәгъди, Җами, Хакани һәм Рабиндранат Тагорның бер төркем шигырьләре Г.Рәхим тәрҗемәсендә (фарсыдан) 1917 елны «Аң» журналы битләрендә басыла, ә инкыйлабтан соң 1919 елда аерым җыентыкка тупланып чыга.

           Г.Рәхимнең инкыйлабка кадәрге әдәби иҗатының тагын бер юнәлеше – әдәби тәнкыйть һәм әдәбият теориясе. Бу төр хезмәтләреннән «Тукаев – халык шагыйре» («Аң», 1913, № 9), «Халык әдәбиятымызга бер караш» («Аң», 1914, № 16–17, 19, 20–22) исемле күләмле мәкаләләре тикшерелгән мәсьәләләрнең җитди куелышы һәм кызыклы теоретик фикерләре белән ул заманның татар әдәбият белемендә яңа сүз булып яңгырыйлар.

           1917 елның башларында әтисе вафат булганнан соң, Г.Рәхим, укуын ташлап, Мәскәүдән Казанга кайта һәм Февраль инкыйлабы көннәрендә, гәрчә туганнан туган агасы Г.Гобәйдуллин һәм тел-әдәбият галиме Җ. Вәлидиләр кебек үк бернинди сәяси партиядә әгъза булып тормаса да, киң күтәрелеш алган татар милли азатлык хәрәкәтенә кушылып, милли шурачыларның матбугат органнарыннан берсе булган «Корылтай» һәм аның дәвамы «Алтай» газеталарында хезмәттәшлек итә. Октябрь инкыйлабын ул күңеле белән кабул итми, әмма әдәби-гыйльми иҗат эшчәнлеген дәвам иттерү хакына яңа хакимиятнең кырыс идеологик таләпләренә буйсынырга мәҗбүр була, һәрхәлдә, үзенең ризасызлыгын ачыктан-ачык күрсәтми.

           Егерменче елларда аның әдәби-гыйльми иҗаты педагоглык эше белән бергә үрелеп бара. 1919–1921 елларда ул өчьеллык педагогия курсларында, хәрби-сәяси курсларда һәм Шәрык академиясендә төрки-татар әдәбияты тарихын һәм татар фольклорын укыта. 1922 елда Казанда Шәрык педагогия институты ачылгач, шунда эшкә күчеп, 1930 елга кадәр төрки-татар әдәбиятлары кафедрасының әүвәл лекторы, ә 1927 елдан доценты сыйфатында студентларга борынгы дәвер татар әдәбияты тарихы һәм фольклордан лекцияләр укый. Утызынчы еллар башында (1930–1931) Г.Рәхим Казан икътисад фәнни-тикшеренү институтының татар теле һәм әдәбияты кабинетында секретарь, Казан дәүләт университеты фәнни китапханәсенең сирәк кулъязмалар бүлегендә гыйльми консультант вазифаларын башкара, бер үк вакытта егерменче еллар дәвамында төрле гыйльми оешмаларда – Казан дәүләт университетының Тарих, этнография һәм археология җәмгыятендә, Татарстан Мәгариф халык комиссариаты каршындагы Гыйльми үзәктә (Академцентрда) хакыйкый әгъза булып тора, 1926–1930 елларда исә Татарстанны өйрәнү җәмгыятенең гыйльми сәркәтибе булып эшли.

           Г.Рәхимнең Октябрьдән соң матур әдәбият өлкәсендә иҗат иткән әсәрләре күп түгел. Шундыйлардан аның көндәлек матбугатта һәм күмәк җыентыкларда басылган бер төркем лирик шигырьләрен, Солтан Габәши белән бергәләп иҗат иткән «Кәккүк» җырын, «Җанвар» («Тормыш хыялы» 1918 елда сәхнәгә куела, 1919 да китап булып басылып чыга) исемле ике пәрдәле комедиясен, 1918 елда «Шәрекъ кызы» журналының бишенче санында басылган «Бер шагыйрьнең өйләнүе» исемле романтик хикәясе белән шәһәр шау-шуыннан туеп, табигать кочагына, иреккә омтылган зыялы бер егетнең Идел буендагы ялгыз йортта яшәгәндә кичергән уй-хисләрен, мәхәббәт турындагы романтик, Беренче бөтендөнья сугышы турындагы көенечле уйларын нечкәләп тасвирлаган «Идел» дигән лирик повестен (1923) күрсәтеп үтәргә мөмкин.

           Ләкин бу әсәрләр, бигрәк тә «Идел» повесте, сыйнфыйлык идеологиясенә, пролеткультчылык принципларына буйсындырылган рәсми әдәбият белеме тарафдарларының каты тәнкыйтенә очрый. Бу хаксыз тәнкыйтьләр ахыр чиктә Г.Рәхимнең матур әдәбият өлкәсендә эшләү дәртен тәмам сүндерә, «Идел» повестеннан соң инде ул проза әсәрләре язудан туктый, иҗади игътибарын бүтән өлкәләргә – әдәбият-сәнгать тарихына, татар халкының иҗтимагый фикер үсеше этапларын өйрәнүгә, фольклористикага, тел белеменә, археологиягә юнәлтә. Болардан тыш ул К.Насыйри, Г.Ильяси, Ә.Уразаев-Кормаши кебек XIX йөз татар язучыларының биографияләрен ачыклау буенча җентекле тикшеренүләр алып бара һәм алар хакында матбугатта күп кенә яңа мәгълүматлар бастыра. Ул шулай ук Г.Камал, М.Гафури, Һ.Такташларның әдәби иҗат эшчәнлекләрен, Г.Ибраһимовның аерым әсәрләрен анализлаган җитди мәкаләләр авторы буларак та билгеле.

           Гали Рәхим – гомер юллары аянычлы язмышка дучар булган күренекле тел-әдәбият галиме Җ.Вәлиди, язучы С.Җәләл һ.б. бик күп җәмәгать, сәясәт, әдәбият, фән эшлеклеләре кебек үк, егерменче еллар ахыры – утызынчы еллар башында ил өстенә ябырылып төшкән большевистик репрессияләр афәтенең беренче буын корбаннарының берсе. ОГПУ органнары тарафыннан ул 1931 елның 6 маенда кулга алына. Аны егерменче еллар ахырыннан башлап татар халкын куркыту өчен кулланылган «солтангалиевчелек»тә, милләтчеләрнең ниндидер уйдырма «оештыру үзәге»ндә әгъза булып торуда, халык арасында һәм матбугат аша милләтчелек идеяләре таратуда гаеплиләр.

           Бер ел төрмә зинданнарында иза чиктергәннән соң, ОГПУның махсус коллегиясе 1932 елның 11 маенда Г.Рәхимне биш елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгара. Хөкем карарын үтәү өчен әдипне Ак диңгез – Балтыйк каналы төзелешенә, хезмәт колониясенә җибәрәләр.

           Ике елдан 1934 елның 22 август карары белән яхшы эшләгәне өчен Г.Рәхимне срогыннан алда азат итәләр. Ул Казанга кайта, педагогия институтындагы элеккеге эшенә урнаша алмагач, 1936 елның көзеннән 1938 елга чаклы Дәүләт банкында финанс хезмәткәре булып эшли. 1938 елда яңадан кулга алына, судсыз-нисез ике еллап Казанның төрле төрмәләрендә утыра. Ниһаять, 1940 елның 27 февралендә махсус киңәшмә утырышы Г.Рәхимне гаепсез дип таба һәм иреккә чыгара. Ләкин аны беркайда да эшкә алмыйлар. Исәнлеге шактый какшаган әдип сугыш елларындагы авыр, ач тормыш йөген күтәрә алмый, 1943 елның 3 мартында туган сеңлесе Рауза Габдерәхимованың подвал-фатирында дөнья куя. Кабере – Казанның Яңа бистә зиратында.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Камыр батыр: балалар өчен хикәяләр. – Казан: Мәгариф, 1918. – 16 б.

Җылан мөгезе. Чирле чебеш: хикәяләр. – Казан: Мәгариф, 1919. – 16 б. – 20000 д.

Җанвар: пьеса. – Казан: Өмид, 1919. – 52 б.

Габдерәшит бабай: хикәя. – Казан: Мәгариф, 1919. – 24 б. – 20000 д.

Халык әдәбиятымызга бер караш: җырлар. – Казан: Гасыр, 1919. – 80 б.

Җылан мөгезе һәм балаларга махсус башка хикәяләр. – Казан: Мәгариф, 1919. – 80 б.

Камыр батыр: балалар өчен хикәяләр. – 2 басма. – Казан: Татгосиздат, 1921. – 15 б. – 20000 д.

Габдерәшит бабай: хикәя. – Казан: Мәгариф, 1921. – 23 б. – 20000 д.

Сер тотмас. Таз – патша кияве: хикәяләр. – Казан: Мәгариф, 1921. – 15 б. – 20000 д.

Кырык бер күгәрчен. Алдар таз: хикәяләр. – Казан: Мәгариф, 1921. – 16 б. – 20000 д.

Камыр батыр: балалар өчен хикәяләр. – 3 басма. – Казан: Тат. дәүл. нәшр., 1922. – 15 б. – 20000 д.

Идел: хикәя. – Казан: Татпечать, 1923. – 127 б. – 3000 д.

Битлек: хикәяләр һәм әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1923. – 96 б. – 5000 д.

Татар әдәбияты тарихы өчен материаллар җыю юлында бер тәҗрибә: борынгы дәвер. – 1 бүлек: мәдхәл / соавт. Г.Газиз. – Казан: К.Якуб матбагасы, 1923. – 175 б. – 5000 д.

Татар әдәбияты тарихы: феодализм дәвере. – 2 басма. – Казан: Татар. матбугат һәм нәшр. комбинаты, 1925. – 315 б. – 5000 д.

Утыз еллык хезмәт. – Казан: Тат. дәүл. нәшр., 1925. – 36 б. – 3000 д.

Беренче тюркология корылтае һәм аның тикшергән мәсьәләләре. – Казан: Тат. дәүл. нәшр., 1926. – 96 б. – 1500 д.

Татар әдәбияты тарихы: борынгы дәвер. – 2 бүлек / соавт. Г.Газиз. – Казан: Татарстан Халык комиссариаты хозурындагы Гыйльми мәркәз нәшр., 1927. – 235 б. – 3000 д.

Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 287 б. – 2000 д.

* * *

Шәрекъ шагыйрьләре: җыентык / төз., тәрҗ. һәм кереш сүз авт. Г.Рәхим. – Казан: Корылтай, 1919. – 64 б.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

М ә һ д и е в М. Бүген дә хәрәкәттә // Казан утлары. – 1978. – № 7. – 160–170 б.

М ә һ д и е в М. Әгәр бәхетең кара булса… // Соц. Татарстан. – 1990. – 20 дек.

А з и з о в а Г. Гали Рәхимнең әдәбият укытуга кагылышлы фикерләре // Гыйльми язмалар. – 1997. – № 2. – 191–197 б.

Г а л и е в а Э. Татар әдәбияты фәненең ике йолдызы // Милли мәдәният. – 2002. – № 2. – 4–24 б.


Язучылар